ӘНИ ЯРДӘМ ИТТЕ…

Олы улыбыз өйләнеп күп вакыт үтмәде, кечкенәсе өйләнәм дип кайтты. Булган «мая» туйга кереп беткән. Инде нишләргә? Төн йокламый шул хакта гына уйланам. Үземнең әти-әнием запас белән яшиләр яшәвен. Тик алардан сорауның файдасы юк икәнен беләм. Без күп бала, һәрберебез үз көче белән тормыш итеп яткан көн.

Шулай бервакыт озак борчылып ятканнан соң, йоклап киткәнмен дә төш күрәм. Мәрхүм кайнанама (урыны оҗмахта булсын) үземнең борчуымны сөйләдем.

– Җыйган акчам юк югын, менә тәрәзә төбеңә бер мең сум акча куям, иртәгә һәммә кеше шунда акча куяр. Бер дә борчылма, яраткан оныгымның туе бик әйбәт узып китәр, – ди ул мине тынычландырып. Тормышта да үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп яшәде, төшкә кереп киңәшләр бирүе дә беренче тапкыр гына түгел иде.

Төшемне иремә сөйләдем. Ул андый төшләргә бер дә ышанмый үзе, шулай да «ятып калганчы, атып калыйк» дигәндерме:

– Әйдә, бабайларга барып кайтыйк әле, – диде.

– Ну, акча сорарга килдегезме? – дип каршылады ул безне. Кайнанам аның да төшенә кереп үтенгән диярсең. – Әйдә, борчылып йөрмәгез, менә 60 мең җитәме? – дип акчасын чыгарып та бирде. Кош тоткандай куанып апаларыма кердем. Булган хәлләрне сөйләп бирдем. Аның акчасы бар дип тә белмим әле.

– Берәүгә дә әйтмә, яшереп кенә җыйган 20 мең сумым бар иде, мә, өстәп җибәр, – дип, кулыма төргәк тоттырды. Ул куанганнарым.

Очып кына өйгә кайтып кердек. Үзебезнең 10 мең сум бар иде. Шул 90 мең сум акча гөрләтеп туй итәргә җитте.

Инде хәзер гүр иясе булган әти-әниемне, кайната-кайнанамны бары догалар белән генә искә алам. Урыннары оҗмахта булсын! Бакыйлыкта да безнең өчен борчыла бит алар!

Рәшидә. Әтнә районы.

Комментарии