- 16.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Әтием мине элек-электән «кечкенә күрәзәче» дип йөртә иде. Үзем дә сизмәстән, кайбер нәрсәләрне алдан әйтеп куйганмын күрәсең. Инде тормышка чыгып берничә ел үткәч, сәер, әмма күңелгә рәхәтлек бирә торган төшләр күрә башладым. Гарәп хәрефләрен мин бөтенләй белмим. Әти-әнием дә дини яктан укымышлы кешеләр булмаган. Ә төшемдә кулыма Коръән китабын алам да, укыйм да укыйм. Бәлки миңа намазга басарга өндәү булгандыр бу. Кая инде ул, дөнья мәшәкатен куып чапкан көн.
Шулай ирем белән йокларга яттык. Йокы бүлмәсенең ачык форточкасыннан айга охшашлы шар килеп керде. Иремә күрсәткән идем: «Саташасыңмы әллә?» – дип кенә куйды. Ә ул шар күз алдымда таралып, йолдыз кебек кисәкчәләргә таралды.
Мондый күренешләр минем белән берничә тапкыр гына кабатланмады. Мин эштән кайтып түр якка узам, каенанам белән сериал карарга утырмакчы булам, ә теге шар шкаф артыннан килеп чыга. Каенанам да берни күрми. Инде ул кайвакыт мин эштән кайтышка чыгып китә башлады. Шикләнә идеме миннән?!
Әгәр берәр әйбергә нык борчылсам, шуны ихластан бөтен күңелем белән яхшы якка хәл ителүен сорасам, күз алдымнан тәрәзә каршыннан чыпчык очып киткән кебек кенә бер кадр узып киткәндәй була.
Бервакыт апам авыртты. Табибларга да барып карады, биргән дәваларын алса да, файдасы булмады. Әле 50 яшькә дә җитмәгән апамның күз алдымда сула баруына бик бәргәләндем. Бервакыт шулай аның савыгуын теләп теләкләр телим, тәрәзә каршыннан матур пальтосын киеп апам узып киткәндәй булды. Ике бите алсуланып тора.
«Апам, син савыгасың, менә күрерсең, тиздән эшкә дә чыгасың әле», – дидем, миңа кемдер әйтеп торгандай. «Нинди эшкә чыгу инде ул, әле авырмасам да ярар иде», – диде ул өметсезләнеп.
Бер ай да үтмәде, апам тазарып эшкә чыкты
Икенче туганым авырганда барыбыз да өметсезлеккә бирелдек. Ул апамның хәле бигрәк тә авыр иде. Шундый теләкләрем вакытында аны да бер мизгелгә генә сабантуй мәйданында бик матур киемнән күрдем. Ходайның рәхмәте, берничә айдан сабан туена шул мин күргән киеменнән кайтып төшмәсенме!!!
Кайбер кешеләрнең өйләренә барып кергәндә бертөрле караңгылык, әйтеп булмый торган күңелсезлек тоям. Күп тә үтми, ул өйдән мәет чыга. Билгеле, минем андый кичерешләремне ул кешеләргә әйткәнем юк. Бу кичерә алмаслык гөнаһ булыр иде.
Яшерә алмыйм, гөнаһ икәнен белсәм дә, авыр вакытларда киңәшкә күрәзәлек итүчеләргә барганым булды. Бер баруымда берсе безне йоклатты да, мин уянгач, кичерешләребезне сорады. Аннан танышларыма: «Нигә миңа килеп йөрисез, әнә миндәй кеше каршыгызда бит», – ди.
Мине бу халәтем куркыта да, кызыксындыра да. Бәлки миндә кешеләрне дәвалый торган сәләт бардыр?! Мин аны куллана гына белмимдер?! Әгәр газета укучылар арасында миңа киңәш бирердәй кеше табылса, бик рәхмәтле булыр идем. Телефоным «Безнең гәҗит» редакциясендә.
Исемемне Рәхилә дип кенә куям.
Комментарии