- 16.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Германиядә чыга торган бер журналдагы мәкаләне укыгач, күпләр хәйран кала. Анда бер фермерның ничек итеп мәче үләксәсеннән дизель ягулыгы ясавы турында язылган. Хәтта яңа ягулыкка фермер исемне дә “4 үле мәче” дип кушкан. Үлгән 4 “мырауҗаннан” әлеге немец 10 литр биодизель ягулыгы алган. Ә бу аның тракторына 100 километрга җитә.
Баксаң, хәйләкәр немец инде берничә ел шыпырт кына шундый ягулыктан файдалана икән. Үзе ясаган махсус аппаратта һәм катализаторда ул теләсә нинди чүп-чарны ягулыкка әйләндерә. Ләкин шулай да иң яхшы ягулык нәкъ менә мәче үләксәсеннән чыга, ди.
Эх, соң мин әйтәм, чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, әллә безгә дә тотыныргамы шундый эшкә?! Нәрсә-нәрсә, ә үләксәләр бездә җитәрлек ич. Аларны кая куярга белмиләр. Республикадагы үләксә базларының күбесе шыплап тулган. Кыскасы, бездә андый ягулык ясау өчен чималның мәңге бетәсе юк.
Немецлар, әлбәттә, тырыш һәм башлы халык. Моны инде бөтен дөнья белә. Шуңа күрә безнекеләр дә күп вакыт алардан үрнәк алырга тырыша. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Татарстан хөкүмәте биоэнергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Саксония немецлары белән сөйләшүләр башлап җибәргән иде. Мәгълүм ки, Саксониянең “Бандерхольц” компаниясе нәкъ менә тирес һәм башка шуның ише органик калдыкларны биогазга әйләндерү җайланмалары ясый. Әгәр ике арада эшләр пешсә, алар озакламый безгә дә кайта башлаячак.
Ә калдыкларга килгәндә, әлегә бездә аңа кытлык көтелми. Мәсәлән, тиресне генә алып карыйк. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре исәпләп чыгарган: бер сыер тәүлек эчендә “җитештергән” тирестән 4,2 кубометр биогаз алырга була, ә биодизельгә күчереп санаганда, бу 2,7 литр дигән сүз. Димәк, фермадагы мең сыер бер тәүлектә 3 мең литрга якын ягулык алырга җитәрлек чимал “эшләп” чыгара. 1 тонна тавык тизәгеннән исә 700 литр бензинны алыштырырлык газ алырга була. Республика буенча авыл хуҗалыгында ел саен 250 миллион тонна чамасы калдык җыела. Аңардан 58 миллион куб.метр биогаз алырга мөмкин.
Советлар союзы вакытында Балтыйк буенда һәм Кырымда берничә биогаз җитештерү җайланмасы төзелгән иде анысы. Тик алар, нигәдер, киң кулланыш тапмады. Гәрчә әлеге технологиягә бик зур өметләр багланган булса да. Чөнки ул арзанлы ягулык җитештерү белән бергә, тау-тау калдыклардан арынырга да мөмкинлек бирә. Ә моны экология өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлатып торырга кирәкми.
Сер түгел, соңгы берничә дистә ел эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә энергия өчен чыгымнар күзгә күренеп артты. Ә энергиянең үз бәясе исә, гомумән, җитештерелгән продукция бәясен 2-3 тапкырга узып китте. Бу нисбәттән хәзер безгә энергия саклый торган технологияләргә күчү юлларын эзләргә туры килә.
Әлбәттә, биоягулык турында сүз бүген генә кузгатылган нәрсә түгел. Кешелек бу хакта күптәннән уйлана. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында безнең “полуторка” машиналарының байтагын нәкъ менә агачтан алынган биогаз йөртте. Аны җитештерү бераз мәшәкатьле булса да, бензин юк чакта ул безне авыр хәлдән коткарды.
Бүген биоягулык җитештерү турында уйланмаган ил юк. Бу өлкәдә аеруча алга киткәннәре – Америка, Кытай һәм Бразилия. Америка, мәсәлән, 2017 елга илдә бензин куллануны 20 процентка киметеп, альтернатив ягулык куллануны 35 процентка арттырырга җыена.
Бразилия, гомумән, биоягулыкны 70нче елларда ук актив куллана башлады. Аны шикәр камышыннан ягулык ясый торган дистәләгән завод эшли. Хәзер бу илдә бензинны да биоэтанол кушып саталар. Барлык бензинның 20-25 процентын спирт тәшкил итә. Бразилиядә бүген 4 миллионнан артык автомобиль бары тик чиста биоэтанол белән генә йөри. Америкада да 100дән артык биоягулык заводы бар. Аларда чимал буларак, башлыча, рапс һәм кукуруз кулланыла.
Кытайда да бүген 20 проценттан артык ягулык биоэтанолга нигезләнгән. Украина белән Казахстан да биоягулык җитештерүне үстерү буенча махсус программалар кабул итте. Моның өстенә әлеге илләрдә башка төрле альтернатив ягулык алу өстендә дә эш алып барыла. Мәсәлән, Украинада быел Европада иң зур кояш электростанциясе эшен башларга тиеш. Бу хакта журналистларга ил Президенты Виктор Янукович белдерде. Ә бу станция өчен кояш батареясе җитештерүче заводны исә сентябрь азагында, октябрь башларында ачарга җыеналар.
Ә менә Бөекбританиядә “Bio-Bug” дигән автомобиль чыгара башлаганнар. Аның өчен ягулыкны (ничектер, әйтергә дә уңайсыз) кеше тәрәтеннән алачаклар. Машина гади ягулыкта та, канализация агынтыларыннан алынган метанда да йөри. Автомобиль бензинда эшли башлап, двигатель билгеле бер температурага кадәр кызгач, автомат рәвештә метанга күчә. Метан бетә икән, яңадан бензин яга башлый. Машинаны ясаучылар исәпләп чыгарган. 70 фатирдан агып чыккан тәрәтнең бер тәүлек нормасы машинага 16 мең (!) чакрым юл узарга мөмкинлек бирәчәк. Дөрес, кайбер тәнкыйтьчеләр соңгы вакытта биоягулык тирәсендә купкан мондый ыгы-зыгыны абсурд дип саный. Янәсе, биоягулык берничек тә җир астыннан чыккан органик ягулыкны алыштыра алмый. Әлбәттә, бензин куллану күпкә җайлырак. Ләкин шунысын да онытмыйк: кешелек дөньясы барлык нефть запасының яртысын инде җир астыннан суырып бетерде. Бүген хәтта нефтьне экспортка чыгаручы илләр дә, мәсәлән, Норвегия, биоягулык тармагын актив үстерүгә йөз тота. Акрынлык белән булса да Русия дә бу хакта уйлана башлады. Татарстанда, мәсәлән, аның өчен чимал базасын ачыклау бара. Бу максатта иң кулае, әлбәттә, бөртекле культуралар. Аның бездә традицион игелә торганнары: бодай, арпа, арыш. Аларның тоннасыннан якынча 400 литр тирәсе спирт чыга. Биоэтанолдан тыш алардан тагын он, коры аксым, азык чүпрәсе, көрпә һәм апара да алына. Бу төр продуктларның базарда һәркайсының үз кыйммәте бар. Өстәвенә, бүген ягулык белән авыл хуҗалыгы продукциясе арасында гадел булмаган аерма (диспаритет) булганда, гомумән, ашлык сату отышсыз. Ә менә шул ашлыктан биоэтанол җитештерү – икенче нәрсә. Мәсәлән, 2005 елда 1 тонна бодай уртача 100 доллар торса, биоэтанол исә 800 доллар иде. Моннан нинди файда алырга мөмкинлеген күз алдына китерү кыен түгелдер, мөгаен. Әлбәттә, әгәр дә республикада биоягулык заводы төзелсә!
Бу төр чимал базасына килгәндә, Татарстанда ел саен тотрыклы төстә 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алына. Шул ук вакытта бодайга ихтыяҗ нибары 300 мең тонна, арыш 100 мең тонна тирәсе генә. Бездә элеваторлар да, ашлык кабул итү пунктлары да җитәрлек. Кыскасы, биоягулык сәнәгатен үстерү өчен, мөмкинлекләр аз түгел. 2007 елның ноябрендә “Нәфис Космитекс” һәм Татарстан дәүләт инвестиция венчурлык фонды “Казан МЭЗ” (май экстрадицияләү заводы) акционерлык җәмгыятен оештырганнар иде. Әлеге заводны төзү 46,7 миллион еврога төште һәм ул елына 300 мең тонна рапс эшкәртә ала. Аның белән эш иткәндә, бу завод елына 14,2 миллиард сум табыш китерә. Төзү өчен килгән барлык чыгымнарны каплау белән беррәттән республикада үсемлекчелек һәм терлекчелекнең үсешенә дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, рапс түбе – катнаш азык ясау өчен үтә кыйммәтле чимал. Нәтиҗәдә, рапс игүчеләр дә, аны эшкәртүчеләр дә отачак.
Альтернатив технологияләр бөртекләрдән кала шулай ук тирес, юынтык сулар, һәртөрле калдыкларны да эшкәртергә мөмкинлек бирә. Бусы инде, әйткәнебезчә, экология өчен гаять мөһим.
Бүген күпчелек илләрдә биоягулык җитештерү мәсьәләсе хөкүмәт дәрәҗәсендә карала. Татарстанның исә бу өлкәдә дә лидер булырга мөмкинлеге зур.
Биотехнологиянең үзенә килсәк, аның өчен чимал чыгымнары бихисап. Икенче төрле әйткәндә, җирдә ни үсә, барысы да биоягулык ясау өчен ярый. Аеруча шикәр камышы, чөгендер, кукуруз, бодай, бәрәңге, салам, пычкы чүбе – кыскасы, составында крахмал һәм шикәр булган теләсә-нинди үсемлектән биоэтанол алырга була. Бер америкалы, хәтта, кешегә пластик операция ясаганнан калган майдан да ягулык ясарга тәкъдим итә. Технология көмешкә ясый торган аппарат кебек. Аерма шунда гына: азык спирты алганда ул 4-5 ректификация колоннасы аша үтә, ә биоэтанолга аның икесе дә җитә. Ул тулысынча судан арына һәм 99 градуслы спирт барлыкка килә. Ә менә биодизель – майлы кислоталардан аерып алынган моноэфир. Ул бик гади, аны хәтта өй шартларында да җитештереп була. Теге үлгән мәчеләрдән ягулык ясаган немец моны исбатлап күрсәтте инде.
Әгәр миңа кайчан да булса Америкага барырга туры килсә, аннан биокалдыклардан ягулык ясый торган аппарат төяп кайтыр идем. Русия биоягулык ассоциациясе вице-президенты Алексей Аблаев сүзләренә караганда, Америкада андый аппаратларны хәзер теләсә кемгә күпләп сата башлаганнар, ди. Аппаратның эшләү принцибы һич баш вата торган түгел. Мәсәлән, бакка 90 өлеш рапс мае, 9 өлеш метил спирты һәм бер өлеш селте саласың да бүлмә температурасында бераз тотып болгатасың. Химик реакция нәтиҗәсендә өскә моноэфир, ягъни дизель күтәрелә, ә аста глицерин кала. Аларны аеру әллә ни катлаулы түгел. Хәзер Америкада танылган “Макдональдс” кафеларында бәрәңге кыздырганнан калган майга чират торалар, ди. Ә нигә тормаска, аны бит теге бакка саласың да менә сиңа ягулык, рәхәтләнеп чаптыр үзеңнең тимер аргамагыңны. Нефтең дә кирәк түгел, мин сиңа әйтим!
Замир ДӘҮЛӘТОВ
Еланда кеше күзе…
Егерме елга якын чынлап торып бакча белән шөгыльләнгән кеше буларак, табигать кочагында гаҗәеп хәлләрне күзәтергә туры килә. Сүзем елан һәм саескан турында.
Җәй башы. Озын-озын түтәлләргә яшелчәләр утыртылган. Җир җиләге чәчәктә, хәтта аерым җиләкләре дә күренгәли. Көн үзәге. Ашыкмыйча гына атлыйм.
Кинәт түтәл уртасына күзем төште. Әкрен генә 50-60 см озынлыктагы елан шуыша. Мин дә аңа иярдем. Ун метрлап узгач, җир җиләге түтәленең кырыена чыгып бөгәрләнеп боҗра хәленә килде дә башын күтәреп, бертуктаусыз телен уйнатып, текәлеп миңа карап тора башлады. Мин дә аңа текәлдем. Җете кара күзләрендә шундый мәгънәле караш ки, ис китәрлек. Әйтерсең лә кеше кешегә карый. Бер минут тирәсе карашып торгач, еланны тынычлыкта калдырып киттем.
Икенче кызыклы очрашу саескан белән булды. Күршедә ташландык бакчада саескан оя ясаган һәм шунда ул хәтта кыш та чыга. Калган ризыкларны чыгарып куюга рәхәтләнеп сыйланалар.
Быел җәйнең эсселеге чамадан тыш булганлыктан, көндезләрен барлык тәрәзәләр дә калын пәрдәләр белән капланган. Өй эчендә кем барлыгы тәрәзәдән күренми. Ял иткәндә һәрвакыт өйнең икенче катына менеп ятарга яратам.
Бу юлы гомеремдә бер мәртәбә беренче каттагы бүлмәгә кереп яттым да йокыга киткәнмен. Кинәт тәрәзәгә нидер бәрелгәнгә уянып киттем. Пәрдәне ачсам, саескан канатлары белән пыялага талпына. Икенче саескан тәрәзә төбендәге баланга кунган. Мине күрүгә, кошлар мунча түбәсенә күчте.
Күздән йокы качты. Бакчага чыктым. Карасам, алмагачлар арасында бер ир заты күрәм. Шунда исем китте. Саесканнар бакчама чит кеше кергәнгә, мине уяткан.
Элек саесканга карак кош итеп кенә карый идем, чөнки өстәлдә вак-төяк әйбер калдырсаң, шунда ук чәлдерә. Бу очрактан соң аңа “сакчы” итеп тә карый башладым.
Шамил БАҺАУТДИН.
tatarlarsamara.org
Комментарии