Хозыр Ильясны күргәнсең, диделәр

Мин дөньяга килгәч, әти-әниемне елап бимазалаганмын. Бу хәл өч яшемә кадәр дәвам иткән. Табибларга да күрсәтеп караганнар – файдасы булмаган.

Гаиләбезгә олы фаҗига килә, әтием, 41 яшендә урманда агач кискәндә, агач астында кала. Шул көннән алып мин дә елаудан туктаганмын. Сабый күңеле кайгы киләсен, ятим каласын сизгән, күрәсең. Кан тарту дигән гыйбарәгә ышанмый кара шул хәлдән соң…

Кечкенә чакта өйдә берүзем калырга курка идем, аеруча кичләрен. Берчак шулай үзем генә ялгыз калырга туры килде. Әнием авылда кино күрсәтә иде, ул эшенә китте. Йокы бүлмәсе аеруча шикләндерә иде мине ялгыз чакта, чөнки аның тәрәзәләре кырдагы кешесез, ташландык йортка карап тора. Тәрәзә пәрдәләрен тартсам да, әни киткәндә, ишеккә сөлгеләр кыстырып, ул якны ныклап ябып калдым. Үзем залда телевизорны кабызып карарга утырдым, үзем шикләнеп, теге ишеккә карап-карап куям. Шулчак курыкканга куш дигәндәй, теге ишек шыгырдап ачылып китмәсенме… Җиде-сигез өй аркылы булган клубка, әнием янына ничек барып кергәнемне хәтерләмим. Бу хәл шулай серле рәвештә кала бирде…

Апамнарның авылда гаилә корып яши башлаган мәлләре. Берчак шулай аларга кунакка барырга булдым, алар башка чыгып, иске генә бер йортта яшиләр иде әле. Төнлә йокларга яттык. Апамның йөкле вакыты. Ул да йоклый алмый ята, минем дә күзгә йокы керми. Күзне нык итеп йомам да ачам, йомам да ачам. Йоклап булмасмы, янәсе. Кинәт ишек бусагасында ап-ак озын чапан кигән, башына ак чалма ураган ак озын сакаллы бер бабай пәйда булды да миңа таба килә башлады. Телем аңкауга ябышты. Апамның: «Тимә Гөлчәчәккә. Кит, кит», – дигәнен ишетеп, «Апа, син дә күрдеңме?» – дип эндәшә алдым. Бабай юк булды. Кая ул яңадан йоклау. Иртәнгә хәтле утырып чыктым. Бу хәлне әбиләргә сөйләп күрсәткәч: «Сөбханалла, Хозыр Ильяс күренгән ич сиңа, бу бәхеткә!» – диделәр. Шул хәлдән соң озакламый тормышка чыктым, Аллага шөкер итеп яшибез.

Менә шундый хәлләр. Мондый серле вакыйгалар минем тормышта байтак булды.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии