- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
“…Бермуд өчпочмагы турында мәгълүмат бер газетада да басылмый, шул хакта язып, безне шатландырыгыз әле”. Әгъләметдин НИЗАМЕТДИНОВ. Мамадыш районы, Кече Сөн авылы.
Бермуд өчпочмагының күп исеме бар. Аны әле тагын “Атлантика зираты”, “үлем диңгезе”, “кайгы йөртүче диңгез” һәм башкача атыйлар. Шулай да Винсент Гаддис биргән исеме күбрәк кулланыла – Бермуд өчпочмагы.
Прохоров төзегән Совет энциклопедиясендә болай диелгән: “Бермуд өчпочмагы – навигация өчен бик авыр шартлары белән аерылып торучы, Бермуд утраулары, Флорида ярымутравы һәм Пуэрто-Рико арасындагы Атлантик океанның бер районы”.
Аның мәйданы бер миллион квадрат метрдан артып китә. Бу урын рельеф ягыннан бик нык өйрәнелгән, чөнки заманында биредә нефть эзләгәннәр. Белгечләр әйтүенә караганда, рельеф ягыннан ул башка җирләрдән әллә ни аерылып тормый. Шуңа да карамастан шушы урында кораблар һәм самолетлар бик серле рәвештә юкка чыга икән. Шул сәбәпле төрле гипотеза, фаразлар яши.
Берәүләр моны начар һава шартларына бәйләп караса, икенчеләре чит планета вәкилләрен караклыкта гаепләргә дә күп сорап тормый. Имеш, Җир планетасы корабларын, самолетларны алар гына урлап ята. Каядыр шул тирәдә вакыт сызыгы булуы турында да әйткән кешеләр бар. Ягъни шуны үтәләр дә башка вакыт аралыгында пәйда булалар. Ә кайберәүләр исә Бермуд өчпочмагы ул уйдырма гына, океанның башка урынында да эзсез югалулар бу урыннан әллә ни ким түгел дигән фикердә.
Шулай да берничә карашны тирәнрәк карап китик әле.
Беренче сәбәп. Диңгез төбендә метан гидраты таркалу нәтиҗәсендә дә кораблар батарга мөмкин. Газ таркалганда су өстенә куыклар күтәрелә һәм суның тыгызлыгы шул дәрәҗәдә кими ки, ул корабны күтәрә алмас хәлгә килә һәм кораб 10 секунд эчендә төпкә чума ала. Бу төрле экспериментлар белән дә дәлилләнгән. Ә самолетлар турында әйткәндә, һавага күтәрелгән метан хәтта двигательне туктатырга да мөмкин икән. Шулай ук һава тыгызлыгы үзгәрү аркасында да самолет егыла ала.
Икенче сәбәп. Шулай ук океанда “адашкан дулкыннар” да кораблар югалуга сәбәпче була ала, ди башка берәүләр. Аларның зурлыгы хәтта 30 метрга да җитә һәм корабны әйләндереп каплау алар өчен вак эш.
Өченче сәбәп. Кайбер шартларда диңгездә инфратавышлар барлыкка килергә мөмкин һәм алар экипаж кешеләре арасында паника тудыруга сәбәпче була. Нәтиҗәдә, алар корабны ташлап китәргә мәҗбүр. Океан төбенә киткән корабны табу күп очракта мөмкин түгел. Ләкин корабны ташлап качкан кешеләр кая югала соң? Аларның берәрсе булса да исән калырга тиештер бит?
САМОЛЕТКА ЧИРАТ ҖИТКӘНЧЕ…
Бермуд өчпочмагы инде борынгы заманнардан ук куркыныч урын буларак телдән-телгә йөри. Дөрес, ул хакта балыкчы, сәүдәгәр, диңгезчеләр генә белгән. Испаннар, мәсәлән, ничә кораблары шул тирәдә батканын исәпләп барган һәм бу сан 1200дән дә артып киткән, имеш.
1840 елда Багам утраулары башкаласы Нассау шәһәренең бер портыннан ерак түгел генә “Розали” исемле кораб табыла. Бөтен җилкәннәре күтәрелгән, бер җиренә дә зыян килмәгән корабның экипажы гына булмый. Корабны тапкан кешеләргә бу бик сәер тоела.
XX гасыр мондый югалтуларга бай булып чыга. 1902 елда алман корабы “Фрея” шулай ук буш килеш табыла. Кораб бар, ә экипаждан ник бер кеше калсын. Биредә һава шартлары турында сүз дә була алмый, чөнки ул чакта көннәр җылы торган һәм бернинди шторм да булмаган.
1918 елда 309 кешелек экипажлы һәм марганец рудасы төягән Америка корабы “Циклоп” эзсез югала. Ул 180 метрдан озынрак булган һәм иң көчле кораблардан саналган.
Шундый 15-16 очрактан соң самолетлар да югала башлый…
“БЕЗ ҖИРНЕ КҮРМИБЕЗ!”
1945 елның 5 декабрендә булган хәл иң серле һәм сәер вакыйга буларак тарихка кереп калган. Ул көнне 6 самолет юкка чыга.
14:10 сәгатьтә 14 очучы биш “Эвенджер” самолетында һавага күтәрелә. 15:30 булгач, кире кайту юлына юнәләләр һәм Бермуд өчпочмагы тирәсеннән үткәндә алардан беренче сәер хәбәр килә: “Без курстан тайпылдык. Җирне күрмибез! Кабатлыйм: җирне күрмибез!”
Диспетчер координаталарын сорагач, җавап кайтара әле алар: “Кайда булуыбызны белмибез”. Бераздан аларның берсе үзенең Мексика култыгында булуын хәбәр итә, ул урын горизонтның бөтенләй икенче ягында булса да. Икенчесе океанның бөтенләй башка төрле булып күренүен кабатлый. Ә берсе болай ди: “Алар Марстан килгән кешеләргә охшаган, минем арттан бармагыз”. Караңгы төшкәнче бәргәләнеп йөргән самолетлар шулай итеп юкка чыга. Аларны эзләргә киткән самолетларның берсе шулай ук әйләнеп кайтмый. Әле алар хакында язган газеталар да “Марска киткән кебек юкка чыктылар”, дип сурәтли. Бәлки алар, чыннан да, Марс планетасындадыр, әмма бу дәлилләнмәгән. Шулай да 1990 елларда аквалангчылар бер-берсеннән берничә метр ераклыкта гына тезелеп яткан 5 самолетны табып ала. Әйтерсең алар әле генә егылып төшкән.
Тулы бер Америка штатының юкка чыгуы, океанда барлыкка килгән “сөт төсле ап-ак су”, бөтен үлчәм приборларының эшләмәве теләсә кайсы очучыны чыгырдан чыгарыр иде.
1953 елда Бермуд өчпочмагы төньягында хәрби инглиз очкычы 39 кешелек экипаж белән эреп югала. Бер елдан шундый ук хәл 42 кеше туплаган АКШ самолеты белән дә кабатлана. Кыскасы, шундый рухтагы вакыйгалар берсен-берсе алыштырып кына тора. Әгәр самолетлар суга егылса, аларның вак-төяк кисәкләре булмаган очракта да, ягулыгы су өстендә тап булып ятар иде, ди белгечләр. Әмма андый тапларның ачыкланганы булмаган.
ПОПУЛЯР ӨЧПОЧМАК
60-70 елларда Бермуд өчпочмагы иң актуаль темага әверелә. Бөтен мәгълүмат чаралары шул хакта хәбәр итә. Сенсация артыннан куып, аның хакында арттырып язылган язмалар дөньяга тарала.
1974 елда Чарльз Берлицның “Бермуд өчпочмагы” исемле китабы дөнья күрә һәм кулдан-кулга йөри торган бестселлерга әверелә. 20 миллионнан артык данәдә сатылып бетә ул. Биредә серле югалулар сурәтләнгән һәм аларга аңлатма бирелгән. “Борынгы Атлантидада кояш кристаллы булган һәм ул су астында калган. Шул кристалл аларны су төбенә ала яки үлчәү приборларына ялган сигнал бирә”, – дип яза Берлиц. Берничә елдан соң гына әлеге китаптагы кайбер фактларның ялган булуы исбатлана.
1975 елда Лоуренс Дэвид Кушеның да “Бермуд өчпочмагы: мифлар һәм чынбарлык” исемле китабы чыга. Ул, киресенчә, биредә бернинди сәер хәлләр дә булмавын, булганнарының да арттырылып сурәтләнүе хакында сөйли. Бермуд өчпочмагында булган кешеләр белән әңгәмәләр уздырып, чынбарлыкны ачарга тырыша.
АКШта Бермуд өчпочмагы турында ике фильм да төшерелгән.
Чишелмәгән серләрне, бәлки, вакыт ачар. Юкка чыккан кешеләр, кораблар, самолетлар турында бары тик Бермуд өчпочмагы һәм Алла гына белә бүген.
Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.
Пәри туе
Язмаларымны халык ярата, сүз дә юк, аның өчен укучыларыма рәхмәтлемен. Эш урыным да алар белән дискуссияләр алып бару өчен бер дигән. Иң кызу бәхәсләр маҗаралы хәлләр басылып чыкканнан соң туа. Берәү “булмас” дисә, икенчеләр “булмас димә, дөнья бу!” дип үзләренең күргәннәрен, белгәннәрен сөйли.
Хөрмәтле укучым, җеннәрне мин уйлап чыгармаган шул, Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган бит алар. Менә тагын бер укучым өр-яңа маҗара сөйләп калдырды. Түкми-чәчми аның үз сөйләмендә язам. Тик исемнәр генә үзгәртелә.
Саҗидә апа:
– Гөлзифа, сеңлем, сөйләсәң кеше ышанмас, гомер буе ияле (җенле) йорт күршесендә яшәдем, ләкин аз гына да курку хисе кичермәдем. Шундый әйбәт күршеләрдә берничек тә начар җен булырга тиеш түгел. Ул йортның хуҗасы Сәридә апа кызы кияүгә киткәч, йортта ялгыз гына йокламады, кеше дәште. Менә миңа да чират җиткән кичләрнең берсе. Кич утырдык, кул эшләре эшләнде, бер кат чәй эчеп алдык. Тышка чыгып кереп, урыннар җәеп, ятарга әзерләндек. Шунда әбием әйтеп куймасынмы:
– Саҗидә, күрше, син курыкма, безнең кайтасы кунаклар бар. Тик алар төн уртасы узгач кына кайталар. Бездә ашап-эчеп, ял итеп, сөйләшеп утыргач, ничек килгәннәр, шулай чыгып китәләр. Тик син дәшмә, йоклаган булып ят, яме?
– Соң, Сәридә әби, өстәл әзерләп калдырыйк, – дим аннан торып йөрисе килмичә.
– Юк, өй дә, өстәл дә ничек бар, шул килеш калсын. Өстәлгә дә берни куймыйбыз, – дип әбием белгәннәрен укып, өстәлдәге савытларны тастымал белән каплап, лампаны сүндерде.
Бераз яткач:
– Син алар чыгып китүгә торып йөрисе, өстәлгә кагыласы булма! – дип кисәтеп куйды, бераздан аның “тегермәне” белән стена сәгате “ярыша” иделәр.
Куркудан битәр күпме яшәп, әбигә кунаклар килгәнен күргән булмагач, кызыксынып, көтәргә булдым, ләкин көне буе эшләп арыганлык җиңде, йокыга талганмын.
Сәгать ничәләр булгандыр, уянып киттем. Караватым ишегалды тәрәзәсе янында булганлык белән, тышка күз салдым. Айның моңсу карашыннан тирә-як сихри нурга чумган. Менә кинәт кенә рус капкасы ике якка ачылып китте, буран купты, ишегалдына пар ат җигелгән олау кереп туктады. Атлары да ерак юлдан килгәннәр димәссең, биеп кенә торалар, олаудан толыпларга төрелгән өч кеше төште, кагындылар, болдырга күтәрелделәр. Ишекләр үзләре ачылып китте, өйгә уздылар. Толыпларын ишек янына салып, өстәл әйләнә тезелеп утырдылар. Менә ашыйлар, менә эчәләр, сөйләшәләр, тик сүзләре генә аңлашылмый.
Бераз утырганнан соң, кузгалды болар, толыпларын киделәр, янә ишекләр үзләре ачылып китте, ишегалдына чыктылар, янә буран купты, атларын җигеп, ипләп кенә утырып, үзеннән-үзе ачылган капкадан чыгып югалдылар. Буран басылды, капкалар ябылды.
Түзә алмадым, әбигә дәштем:
– Сәридә әби, ә, Сәридә әби?
– Нәрсә, кызым?
– Әби, син ишеттеңме?
– Ишеттем дә, күрдем дә, балам. Мин аларның бу йөрешләренә ияләнгән инде. Авылыбыздан килеп бу йортны сатып алганнан бирле “кунак”тан өзелгән юк, бәбкәм. Ярый, кызым, курыкма, үзең дәшмәсәң кагылмый алар, үз юллары белән йөри бирәләр, – дип әбием “Көлһуаллаһыларын” укып, әйләнеп ятты.
Иртән уянуга беренче уем өстәл җыештыру иде, ләкин ни хикмәт, өстәл өсте кичә ничек калган, иртән дә берни кузгалмаган, әйтерсең лә төне буе “пәри туе” булмаган…
Озакламый Сәридә әби “төп йортына” күчте. Ике баласы белән кызы Рафия торырга кайтты. Бервакыт түзмәдем:
– Рафил, ачуланмасаң, бер соравым бар иде. Сәридә әбигә иптәшкә кергәләгәнем булды, әле дә кунаклар кайтамы? – дип сорарга баздым.
– Һии, мин аларны тиз бордырам, әни исән вакыттагы кебек, иркенләп “кунак” була алмыйлар. Аты-юлы белән сүгенеп, утын агачы томыру белән чыгып ычкыналар. Барыбер әрсезләр, ара-тирә борчыйлар. Болары ярый әле. Исеңдәме, моннан күп еллар күрше Мәгыймә әбинең базы артында мари хатыны асылынып үлгән иде, менә шуның өрәге борчый соңгы вакытларда.
– Кит аннан, сөйлә әле? – мин әйтәм, бала йоннары тырпайган беләкләремне сыйпап.
– Утыр, сөйлим.
Җайлап кына эскәмиягә утырып, тыңларга әзерләндем.
– Монысы өйгә кереп борчымый, әмма чормага мич морҗасын ябарга менгәндә кәмит күрсәтеп карый, ярый әле иске киез итекне томыруга юкка чыга. Беркөн балаларга да күренгән. Уйнарга чормага менгәннәр. Түрдә матур гына мари киемендәге хатын кабага атланып йон эрләп утыра икән, үзе елмая, берсеннән-берсе матур уенчыклар күрсәтеп, балаларны үз янына чакыра, ди. Шулвакыт урталарында үлгән әбиләре пәйда булган һәм мари хатыны юкка чыккан. Ул урында кара мәче барлыкка килгән, ысылдап балаларга ташланам дигәндә, әбиләре мәчене тотып алган, икесе дә юкка чыкканнар. Балаларның шуннан соң чормага якын да килгәне юк.
Бу хәлләргә күп еллар узды. Әлеге йорт янды. Нигезен алып, бер оешма үз хезмәткәрләре өчен йорт салды. Бер гаилә күчеп килде. Ләкин ни хикмәт, беренче күчеп килгән көннәреннән бирле күзәтәм: почмак якларында бер тәрәзәдә төннәрен дә ут сүнми. Аларның да “кунак” көткәннәренә һич шигем юк, дип сүзен төгәлләде Саҗидә апа.
Саҗидә апа сөйләгәннәрен
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА язып алды.
Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.
АТЛАНТИКА ЗИРАТЫ,
Комментарии