СКОЛИОЗ ДӘВАЛАНМЫЙ, ДИМӘГЕЗ!

Бу һөнәргә бер уку йортында да өйрәтмиләр. Ул табигатьтән бирелә. Өйрәнгән очракта да, бу эшне тиешенчә башкару өчен талант кирәк. Дөрес, һәркемдә ниндидер сәләт бар. Әмма мондыен табигать бик азларга гына бүләк итә.

– Бу эш белән яшьтән үк кызыксындым, – дип сөйләде бистәсендә яшәүче Ания апа Миңлегалиева. – Кызыксынып эшли башлавыма да 20-25 ел бардыр инде. Иң беренче пациентым Яр шәһәрендә бармагы чыккан бер малай булды. Хәзер исә төрле авыр травмадан соң чыккан аяк–кул буыннарын да урынына утыртам.

– Бу табигатьтән бирелгән сәләтме, әллә барысы да тырышлык белән ирешелдеме?

– Икесе дә бардыр дип уйлыйм. Сәләт берничә процент кына бирелә ул. Әтием дә сөякләр утырта белә иде. Ләкин сәләт булганда да, аны ачу өчен тырышлык кирәк.

– Ания апа, күбрәк нинди проблемалар белән киләләр?

– Баш авыртуы белән еш киләләр. Муен сөягенең берәр дискы урыныннан күчсә, гадәттә, баш авырта. Шулай ук массаж да ясыйм бит әле, аңа да халык күп йөри. Массаж ясау белән беррәттән кешеләрнең умыртка баганасы дисклары тәртиптәме, шуны да тикшерәм. Кирәк булса, аларны урынына утыртам. Күп кенә эчке органнарның авыру сәбәбе умыртка баганасы дисклары тәртиптә булмаудан килә. Умыртка баганасының дискы төрле якка чыгарга мөмкин. Эчке якка кереп киткән дискны чыгару бик авыр, еш булмаса да андыйлар да очрый. Алар дөрес утыртылгач, яшь кеше булса, ул шунда ук буйга үсеп китә. Чөнки әлеге дефект үсешне тоткарлый. Эче төшкән кешеләрне бу арада бик күп кабул итәргә туры килде. Әле якын арада ике баланы китерергә тиешләр. Яшьләр, балалар арасында соңгы вакытта эч төшү очраклары күбәйде. Моның сәбәбе хәзер күпчелек баланың физик хезмәт, спорт белән шөгыльләнмәвендә дип уйлыйм. Укып бетереп, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә башларга күпчелек баланың организмы әзер булмый.

– Эшегез белән бәйле истә калган берәр вакыйга сөйләгез әле.

– Узган ел, ике ягыннан күтәреп, Кукмарадан бер хатынны алып керделәр. Аның эче төшкән булуын ачыкладым. Февраль аеннан башлап, август ахырына кадәр авырып яткан. Шул көнне үк үз аягы белән чыгып китте. Берничә көннән кабат килеп күренергә куштым. Икенче көнне авылда (Ания апалар җәй көне Нормабаш авылында торалар – Л.З.) казлар карап йөрим. Капка янына бер килеп туктады. Шуннан кызыл костюм кигән, ясанган хатын чыкты. Башта танымадым. Әлеге хатын икән. Хәзер сөйләшеп, аралашып яшибез. Күп кенә авырулар бирегә аның тәкъдиме, киңәше белән килә. Блокнотымда барлык клиентларымның телефон номерлары бар. Кайберләренең хәлен берничә ел дәвамында шалтыратып белеп торам.

Шулай ук узган ел Нырты авылыннан ике килде. Укырга керергә кирәк, ә сколиоз белән боларны алмыйлар икән. Бер көн эчендә дәвалап кайтардым. Шул ук проблема аркасында югары уку йортын тәмамлап эшкә урнаша алмый йөрүче бер егет тә килгән иде. Менә аны озак дәваларга туры килде, чөнки ул травмадан калган сколиоз белән йөри икән. Умыртка баганасы дискы бүсере белән урынга ятарга калган бер кырык яшьләрдәге ирне дәваладым. Хәзер әнә Мәскәүгә йөреп эшли.

– Ания апа, сөяк утыртучылар хәзер күп авылда бар. Әмма бик азлар хакында гына үз эшенең остасы дип әйтергә мөмкин.

– Кызганычка, шул “оста”лардан калган кешеләр белән дә очрашырга туры килә шул. Бигрәк тә, аракы белән мавыгып, бер “ярты” өчен сөяк утыртырга алынучылар куркыныч. Шуңа күрә белер-белмәс кешегә мөрәҗәгать итмәскә киңәш итәр идем. Күптән түгел генә бер кызны алып килделәр. Шундый бер адәм, әлеге кызның кулын утыртам дип, каерып, авырттырып бетергән. Шул ук кеше тагын бер апаны да байтак тилмертеп, җилкәсен кара яндырган иде. Барысын да үземә төзәтергә туры килде. Минем янга килүчеләрдән башта табибларга мөрәҗәгать итү-итмәвен сорашам. Дәвалый алмасам, үзем белгән башка халык табибына яки больницага барырга киңәш итәм.

– Язылу буенча кабул итәсезме?

– Әйе. Җәй көне артык күп кеше җыймаска тырышам. Бакча эшләре дә байтак. Узган ел казлар белән мәш килгән идек, быел чебиләр менә.

– Ания апа, сер булмаса, бер көнгә, якынча күпме кеше килә?

– Төрлечә булырга мөмкин. Массажны көненә 12-15 кешегә дә ясарга була. Әмма үзем көнгә 5-6 кешедән арттырмыйм. Күп кенә массаж ясаучылар организмның билгеле бер өлешенә, әйтик муен, җилкә, арка яки аякларга гына ясыйлар. Мин авыруның нинди булуына карап, комплекслы массаж ясыйм. Болай эшләүнең, авыр булса да нәтиҗәсе зуррак. Клиентларым арасында сәламәт яшәү турында кайгыртып профилактика максатында килүчеләр дә, ниндидер авырудан зарланучылар да бар. Кайчакта, язылып тормыйча, кичке унда килеп керүче кешеләр дә булгалый. Ерактан булган очракта кире бормыйм инде. Аннары килгән кешегә шунда ук әйтеп җибәрәм: кайсы урын авырдан төзеләчәк, кайсы җире җиңел генә үз хәленә кайтачак яки күпме вакыт авыр күтәрүдән сакланырга кирәк булачак.

– Сезгә хәтта Свердлов өлкәсеннән дә киләләр дип ишеткән идем…

– Әйе, булгалады. Балтач, , Арча, Саба районнарыннан еш киләләр. Яр Чаллыга барсам, анда көтеп торалар. Бик сораган кешене шул шәһәрдәге кызым язып бара да, шунда баргач, шалтыратып чакырабыз.

– Бер чыккан сөяк гел чыга, диләр…

– Шулай шул. Әлеге вакыйга кабатланмасын өчен саклану шарт. Физик культура дигән файдалы шөгыльне ят итмәскә кирәк, умыртка баганасын сәламәт, тигез итү өчен турникта тартылу файдалы булыр. Эч төшмәсен өчен, бигрәк тә киләчәктә бала табасы яшь хатын-кызларга авыр предметлар күтәрергә алынмаска киңәш итәм.

Ания апаның ире Рәшит абый Кукмара район газетасы “Хезмәт даны”нда эшли икән. Әлеге газета хезмәткәрләре дә: “Ания апаның куллары алтын. Кышка төрле салатлар әзерли, шундый тәмле пешерә, – дип уртаклашты. – Өстәвенә, күпме кешене дәвалап аякка бастыра. Файдасы тимәсә, йөрмәсләр иде. Үзебез дә, авырта башласак, кайчан бушый, дип көтеп кенә торабыз. Иң ышанычлы реклама чарасы – халык үзе. Бер-берсеннән ишетеп киләләр инде аның янына”, – диделәр миңа.

Ричард Бах әйтмешли, искиткеч сынга әйләндерү өчен, һәркемгә туганда ук зур кисәк мәрмәр һәм инструментлар бирелә. Кайбер кешеләр шул мәрмәргә бер дә кагылмыйча, гомер буе үзе белән сөйрәп йөри. Кайберләре аны бик тиз ватып, вак кисәкләргә әйләндерә. Бары тик бик азлар гына аннан зур шедевр ясый. Миңа калса, әлеге ханым мәрмәр кыйммәтен аңлаган да, алтын кулларын кешелеккә хезмәт иттерә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

-Кукмара-.

ЯШЕН…

(булган хәл)

Яшен беркайчан да бер җирне ике мәртәбә сукмый. Тик шулай да бер сугуы белән кеше гомерен, аның барлык хыял, өметләрен челпәрәмә китерергә, юк итәргә сәләтле.

Әлфис балачактан ук яшеннән куркып үсте. Юк, үзе өчен түгел, ә әтисенә тимәсә генә ярар иде дип курка иде ул. Курыкмаслык та түгел шул, аларның терәге, таянычы булырдай әтиләре генә калды бит. Ә әниләре инде аларны мәңгелеккә калдырып, бакый дөньяга күчте. Үлүенең сәбәбе – аны көпә-көндез яшен сукты. Берничек тә саклап кала алмадылар. Менә шуннан башлап, курку хисе аны ир уртасы булганчы сагалап килде дә инде.

Табигатьнең явыз шаяруы әнисенең гомерен өзү белән генә чикләнеп калмады. Яшен Әлфис тормышын бик күпкә газаплы, аянычрак ясады. Аның хәләл җефетен, күз алмасыдай якын булган бердәнбер кызын да каһәр суккан яшен аркасында җир куенына бирде бит ул. Менә бүген дә бөтен дөньяны дер селкетеп яшен яшьни, күк күкри. Ә 38 яшьлек ир-ат караңгы бүлмәдә, юрган астында калтырап ята. Беренче карашка көлке тоелган бу хәл аның өчен җан әрнеткеч күренеш иде.

Әлфисне яшен тавышы гына да үткәнгә, шушы сынауларга кире борылып карарга мәҗбүр итә сыман. Инде бу вакыйгаларга да күпме вакыт үткән, ә яраткан ирне һәм атаның хәтерен генә вакыт агымы томалый алмаган икән. Әйтерсең лә бу вакыйгалар бүген генә булган…

… Сабантуй. Көне дә менә дигән. Русчалатып әйткәндә “по заказу” сыман гына. Кояшы да кыздыра, бәйрәм дә кызганнан-кыза бара. Бу көнне шундый коточкыч вакыйга булыр дип уйлау түгел, ә берәү дә башына китерә алмый иде.

Көтмәгәндә, уйламаганда гына таулар артыннан дөньяны кара төскә буяп болытлар гаскәре килеп чыкканын бәйрәмдә мәш килгән халык абайламый да калды.

Әлфис сыйныфташлары белән очрашырга киткән җиреннән кайтып өлгерә алмады. Аның хатыны белән кызы яңгырдан качып, ачыклыкта япа-ялгыз үсеп утырган каен астына ышыкланган икән. Яшенгә шул гына кирәк булган диярсең, чалт иттереп зифа каенны бер мәл эчендә икегә ярган да салган. Шулай итеп, каен белән Әлфиснең Рәмиләсен дә Асиясен дә юк итте. Халык ярдәмгә килгәндә, аларның тәннәре суына башлаган була инде.

Әлфисләрнең гаиләсен эзәрлекләгән бу яшен камчысы озак еллар үткәч тә үзен оныттырмый. Язгы чәчүдән кайтып килгән ирне төнге сәгать 11дә яшен суга. Гомерең бетмәсә, яшисең икән ул. Аны тиз арада күреп алып, җир астына күмәләр. Яшен сукканда җиргә күмәргә кирәк икән, дигән сүзгә халык ышанып бетмәсә дә, югалтыр нәрсә булмагач, аны күмеп карарга булалар. Кем белә бит, ә бәлкем ярдәме тияр. Чыннан да, күпмедер вакыттан кире казып алганда инде ул аңына килә башлаган була. Дөрес, Әлфис үлемнән курыкса да, үлем турында уйлаштыргалый иде. Әмма бу эшкә кулы гына бармады. Чөнки үзен үтерсә җәһәннәмгә эләгәчәк, ә аның кадерлеләре җәннәт бакчаларында булуын белә иде ул.

Ир янә үзе дә сискәнеп, куркыныч күргәндәй куркып, тиргә батып уянды. Ә җиһанда кабат яңа көн туган икән инде. Әлфис тиз генә торды да, салкын чәй генә йотып эшенә ашыкты…

Нурия ХӘМИДУЛЛИНА

Оялары түгел кыяда…

Матурлык, гүзәллек символларының берсе булган карлыгачны без текә яр буйларында гына яши дип уйларга, күрергә күнеккән. Әмма искәрмәләргә урын кешеләр арасында гына түгел, кошлар тормышында да бар икән. Шулай булмаса, бер пар карлыгач Сауш авылында яшәүче Сәгъдәт һәм Тәлгать Исмәгыйлевләр абзар-курасына, аның да электр чыбыкларын тоташтыручы тартма өстенә оя ясамас иде. Ясаган шул, әни кош дүрт йомырка салырга да өлгергән. Менә-менә кошчыклар чыгарга тиеш, ди.

– Электриклар күрсә, эш харап. Алдыртырлар инде үзләрен. Ояларын нәкъ тартма өстенә үк ясаганнар. Кирәк бит, ә?! – ди беркадәр курку катыш горурлык хисе белән Сәгъдәт ханым. – Үзебез бик борчымаска тырышабыз. Күршебез Шәмсебикә апаныкыннан аерылып чыктылар. Элгәреләре аның өй кыегына оялаган иде.

Искитмәле хәл, әмма факт, җәмәгать. Электрикларның да бәгыре таш түгелдер, әлеге табигать могҗизасын алдыртырга куллары бармас. Күңелдә киләчәк көннәрдә дә ипләп кенә яши бирерләр, бала чыгарырлар, аларны исән-имин тәрбияләп үстерерләр, очарга, кыскасы, олы тормышка әзерләрләр дигән ышаныч бар. Бирсен Ходай. Без, кешеләр, шуңа ышанып калыйк. Халкыбыз белми әйтми. Карлыгач – йорт-җиргә, сандугач бакчага кунар, ди ул.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Комментарии