- 13.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Җен-пәриләргә ышанмаган кешеләр бар. Алар, гадәттә, бу дөньяның могҗизалы яклары белән очрашкач, күргәннәренә фәнни аңлатма табарга тырыша һәм дөреслектән баш тарта. Йә аларның йокысы туймаган булып чыга, йә алар берәр куркыныч кино караган да, аларга тоела гына… Үзем дә башта шулай уйлый идем. Шушы хәлләр үземдә кабатлана башлаганчы.
КЕМДЕР КАРАП ТОРА…
Җәйге ялымнан килгәч, 20 көн эчендә өелгән эшләрне башкарып, төнгә кадәр эштә калган чакларым ешайды. Төнлә тыныч та. Син кайтканчы юллар да бушаган, бөкеләр дә беткән була. Ярый әле, машинасы кул астында. Шулай уйлап, хәтта эшләремне махсус рәвештә төнгә калдыра башладым. Караңгылыктан беркайчан да курыкканым булмады. Шуңа күрә төн артында куркыныч та күрмәдем. Гомер-гомергә караңгы урамда яшәгәнгәме, минем аңа исем дә китми иде.
Җеннәр төнлә йөри, төнге 12дә җеннәр уяна, дип куркыткан иптәш кызларымнан да кычкырып кына көлә идем. Кыскасы, әнә шулай эштә төнгә кадәр утырырга ияләшеп киттем.
Беренче 3-4 көн тыныч узды. Бик үк тыныч булмаса да, тавыш-тын чыкмагач, тыныч дип әйтим инде. Чөнки сурәтләп бирерлек ниндидер хәлләр күрмәдем. Шулай да, караңгы төшеп, төн якынлаша башлагач, кемдер миңа читтән карап торадыр кебек тоела иде. Үземә үзем ышанмадым. Арганмын, күп эшләнгән, дип куркуымны акладым. Тик бу гел-гел кабатлана башлагач, сагая калдым. Моны дусларыма сөйләгәч, алар миндә паранойя галәмәте эзләп маташты, көлкегә чыгарып калдырдылар. Кемнеңдер сине күзәткәндәй тоелуы ул инде психиатриягә мәгълүм әйбер һәм паранойя дип атала, имеш. «Җеннәрең башыңда!», «син дә җенгә ышана башладыңмы?» – дип, дус дигән кешеләр ихахайлап көлә иде. Инде, чыннан да, психиатрга барырга исәпләп йөргән көннәрнең берсендә, бу хәлләр тагын да куркынычрак борылыш алды.
Беркөнне, кичке 10нар тирәсендә, янымда кемдер йөргән кебек тоела башлады. Дөресрәге, ап-ачык итеп, аяк тавышлары ишетелә иде. Аяк киемен сөйрәп кемдер яныма килеп баса да, туктап кала. Әйтерсең, муеныма ук сулап янымда басып тора. Борылып-борылып карыйм, беркем юк. Ачык калган тәрәзәне ябып, челтәрләрне төнгелеккә тартып куеп, кабат эш урынына килеп утырам. Аяк тавышы күрше бүлмәдә ишетелә. Ишекләр ачык торгач, кемдер күрше бүлмәдә йөргәнен ап-ачык итеп ишетеп утырам. Тик һаман бу әйбергә ышанмыйча, артык күп эшләвемә, арганлыгыма сылтап, әкрен генә киенеп кайтып китәм.
ШОМЛЫ ТӨН
Тагын берничә көннән эштә төнгә кунып калырга уйладым. Сәгать кичке 10нар тирәсе иде. Кояш батып беткән. Мин эшләп утырам. Ачык калган тәрәзәдән яңгыр җиле исеп китте. Тәнемә суык таралды да, барып тәрәзәне ябып килдем. Эш урыныма барып утырдым. Тәрәзәдән кемдер карап торган кебек. Яңадан торып, челтәрне тартып куйдым. Карап торучы «кемдер»нең карашы артыма күчте. Хәзер миңа арттан карап торалар иде. Болай эшләп булмаячагын аңлап, белгән догаларымны укырга керештем.
Шул арада эшкә бер хезмәттәшем килеп керде. Көндез нәрсәсендер оныткан икән. Аның белән сөйләшеп утыргач, булган курку онытылды. Үземне җүләргә чыгарып калдырмас өчен, әле генә булган тойгыларны сөйләмәдем. Бераздан ул саубуллашып чыгып китте. Ачык калган бүлмәмнән дә аның китүен – ачкыч тавышларын, ишекнең шартлап ябылганын ачык ишеттем, ләкин аны ишек төбенә кадәр озатып калмадым.
Бераздан бәдрәф эчендә нәрсәдер егылып, әйберләр бер-бер артлы коелып төште. Бу һаман китмәгән ахры, дип, шул якка бардым. Эндәшә-эндәшә барам, кап-караңгы булса да, исем китми. Бәдрәф ишеген ачтым, анда да ут янмый. Кыскасы, берәү дә юк. Яңадан урыныма барып утырып, эшкә керештем. Үземне калтыравык алганын тоям.
Бераздан ашый торган бүлмәдә кемдер сызгырды. Анда тәрәзә ачыктыр, тәрәзә артында берәрсе сызгырадыр дип, ул якка чыктым. Тәрәзә дә ябык, беркем юк. Җүләрлегемне сүгә-сүгә яңадан бүлмәгә кереп, компьютер артына кунакладым.
Бераздан күрше бүлмәдә мәче кычкырды. Монысы мине бөтенләй шок хәленә китереп җиткерде. Башымда мең төрле уй тиз-тиз алышынды. Әллә хезмәттәшем урамдагы берәр мәчене ялгышлык белән кертте микән? Ул бит артыннан ишеген дә ябып тормый гына кергән иде һәм бик озак утырып чыгып китте. Бәлки, ул ачык калган тәрәзәдән кергәндер. Тәрәзә кыегында мәче йөрергә мөмкин ләбаса. Хәер, алай дисәң, тәрәзәдә черкиләрдән куелган сеткалар тора. Бәлки, аны берәрсе үзе белән алып килгән булгандыр да, алып китәргә оныткандыр?! Ул моңарчы качып утыргандыр… Бәлки, ишетелеп кенә киткәндер… Шул арада мәче инде бөтенләй башка бүлмәдә кычкырды. Әйтерсең, сораулы тавыш белән кычкырып, ашарга сорый. Кергән бер бүлмәдә ут яндырып, теге мәчене эзләргә керештем. Җитмәсә, янымда да кемдер йөргән кебек. Инде төнге 12 тулып китүенә карамастан, таныш бер имамга шалтыратып алырга булдым.
– Син көлмә генә яме. Менә эштә утыра идем дә, җеннәр йөргән кебек тоела, ул чакта нинди дога укыйсы ул? – дим, хәзрәт кеше белән исәнләшкәннән соң.
– Моның бер көлке урыны да юк, Бәкарә сүрәсе укы, – диде хәзрәт.
Аны интернеттан эзләп табып, аудиоязма хәлендәгесен бөтен бүлмәгә акыртып куйдым. Компьютерым башта Әлхәм сүрәсен, аннары Көлхуаллахны, аннары Бәкарәне көйләгәндә, үзем күзләремне йомып, тыныч кына утыра бирдем. Бу язма өченче тапкыр уйный башлагач, мәче тавышы еш-еш ишетелә башлады. Чиелдагандай итеп төрле почмакларда кычкыра һәм бу почмаклар тиз-тиз алышына иде. Бераздан мәче, койрыгына басканнан әрнеп кычкыргандай, зәхәр һәм каты итеп, аяк астымда кычкырып җибәрде. Урындыгыма ябышып, аякларымны күтәреп утырдым да, әллә куркудан, әллә шул догалар тәэсиреннән, күземнән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәри башлады. Догаларны кабатлый-кабатлый, компьютерны сүндердем дә, тиз-тиз ишекне бикләп, кайтырга чыктым. Ә теге мәче, әйтерсең, һаман колак төбендә кычкыра иде.
Икенче көнне инде үземнең җүләр түгеллегемдә, ә биредә ниндидер көчләр булуына чын-чынлап инанган идем. Хезмәттәшләремә булган хәлләрне сөйләдем. Баксаң, алар инде биредә җеннәр яшәве хакында белә икән.
Эштә төнгә кадәр утырганнар үзләренә читтән кемнеңдер карап торуын, кунып калганнар исә, хәтта төнлә төртеп уятуларын, өсләреннән йөрүен һәм башка вакыйгаларны сөйләде. «Кешегә тими алар, син алардан курыкма», – дип, тынычландыргандай да иттеләр. Шул вакыйгадан соң, алар белән сөйләшеп йөрергә тотындым.
Эшкә килеп кергәндә дә, иң элек алар белән исәнләшәм. «Бар да тынычмы?», «Сакладыгызмы?», дип сорагандай итәм. Әгәр кичкә калып, кемдер янымда торса: «Моннан китеп тор әле, син миңа комачаулыйсың, эшләремне бетерәм дә, кайтып китәм», – дим. Чыннан да, кемдер карап торгандай булган тойгы юкка чыга. Ашау бүлмәсендә сызгырган тавышлар чыкса да, нидер егылып төшсә дә, кабат аларга эндәшәм, ачуланам, тыныч кына торсалар мактап кайтып китәм. Әле кайвакыт бу сөйләшү белән шулкадәр мавыгып китәм: үзем аларның да җавап бирүен көтәм.
ДУСЛАШТЫК
Инде бу хәлләргә шулкадәр ияләштем ки, беркөнне кабат эштә кунып калырга уйладым. Бу әле теге хәлләрдән соң беренче тапкыр батырчылык итүем иде. Төнге 2ләргә кадәр алар белән сөйләшеп йөрдем, төнгә куна калачагымны әйтеп аңлаттым. Ашау бүлмәсендәге диванга барып яттым. Күзләремне йомган гына идем, ике кеше яныма килеп утырды. Нәрсә хакындадыр сөйләшә башладылар. Башта берсе сөйли, аннары – икенчесе. Ир ат һәм хатын-кыз икәнен чамалыйм. Тик сүзнең нәрсә турында баруын гына аңламыйм. Күзләремне ачтым да, бушлыкка карап сөйләшеп ятам.
– Сез кемнәр соң? Милләтегез, динегез нинди? Мин бит сезне ишетәм, әйдәгез сөйләшик, – дим.
Тавышлар ишетелми башлады. Ул төнне йоклый алмадым, билгеле. Торып кайтып киттем, чөнки ниндидер шом барыбер биредә йоклап ятарга рөхсәт итмәде.
Биредә кемнәрдер үлгән дисәң, бу урынны күптән белүчеләр андый хәлләрнең булмавын әйтә. Йорт иясе дияр идең, ул берәү генә булмыймы соң? Эшебездә попларның да, муллаларның да булганы бар. Килеп намаз укучылар да җитәрлек. Алар да җеннәрнең барлыгын белә һәм килгән-киткәндә, иң беренче кергән яки иң соңгы чыккан кеше алар белән исәнләшә-саубуллаша.
Таныш-белешләрем белән, минем дә эшкә кереп-чыккалаганым бар һәм, шул чакта: «Мин килдем әле, нишләп ятасыз», – дип керүемә алар гаҗәпләнеп елмаялар. Кем белән сөйләшәсең, янәсе. Ә мин аларның инде аңламаячагын беләм һәм җавап итеп: «Берәр карак булса, качарга өлгерсен өчен шулай әйтәм», – дип шаяртам. Ә чынлыкта… минем күзгә күренмәс дусларым бар.
Җеннәрне балалар һәм күп эчкән исерек кешеләр ачык күрә, диләр. Балаларның чиста акылы аны ничектер күрергә сәләтле итәме, аңлашылмый. Тик алар өчен, әгәр яман җен-шайтаннар белән аралашмасалар, бу куркыныч түгел. Нәниләр аны үзләре дә нормаль күренешкә саный. Тик тора-бара үсә, аңлый башлагач, балаларның күзгә күренмәс ияләрне күрү сәләте югала һәм алар андый могҗиза барын оныталар. Аракы тәэсирендә кешенең күзгә күренмәстәйне күрүе шулай ук психиатриядә билгеле әйбер – «белая горячка» дип атала. «Белая горячка» өянәге кузгалган кеше параллель дөньяларны күрә башлый, андагы җеннәрне сизә, абайлый. Бу куркыныч нәрсә. Мондый кеше акылдан язарга, хәтта әйләнә тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырырга да мөмкин. Аз мыни, балта, пычак ише кораллар белән җинаять кылу очраклары?! Аннан соң, өйдә киләп сарып үзеннән-үзе уйнаклап йөргән мәчеләрне күргәнегез бардыр. Алар кем беләндер уйнаган кебек. Песиләр дә кеше күзенә күренмәс затларны күрә, диләр. Алар белән нәкъ менә шул затлар шаярмый микән, дип уйларга җирлек бар. Игътибар итеп карагыз әле үзләренә. Гомумән, без фатирларыбызда үзебез генә яшәмибез. Янәшәбездә тагын 7 төрле дөнья бар дип сөйлиләр.
Параллель дөньяларның булуына ышанмаган кешеләр фән белән аңлатырга тырышкан әйберне Коръән әллә кайчан аңлатып биргән юкса. Никадәр генә атеист булсаң да, ул әйберләр белән үзең очрашкач, Аллага да, Коръәнгә дә, дөньяның фәннән тыш серләре, аңлатып булмаслык могҗизалары барына да ышана башлыйсың.
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии