- 13.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
«Безнең гәҗит» газетасының 2009 ел, 6 май санында чыккан «Каберстан»да кунакта» мәкаләсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Әле бүген дә, шушы язма турында ишетеп аны укымый калганнар, яңадан бастыруыбызны сорыйлар. Кызганычка каршы, «Безнең гәҗит»тә бер үк мәкаләне кабат-кабат бастыру бик үк яраклы гамәл булмас, дип уйлап, без ул мәкаләне кыскартып, яңа ачылган «Могҗизалы дөнья» газетасының июль санында тәкъдим итәрбез. Мәкаләдә сүз үз вакытында мәрткә киткән кеше – Хәнифә апа турында. Аны табиблар үлде дип әйткәннән соң да, әтисе бу сүзгә ышанмыйча, янында 3 көн, өч төн утыра. Һәм яраткан кызы әтисен сөендереп, 3 көннән соң берни булмагандай күзләрен ача. Хәнифә апа бу хикәятендә менә шул 3 көн эчендә кайларда «булганын», ниләр күргәнен бәян иткән иде. «Теге дөньяның» хикмәтләрен сөйләде ул. Әлеге герой белән очрашудан соң, минем үземә дә бик күпне күрергә туры килде. Бер-бер артлы бертуган ике абыем, сеңлем, хатынымның әтисе һәм әнием китеп барды. Бүген мәет күрсәм, ул үлмәгәндер кебек тоела. Алла сакласын, мәрткә киткән генә булып калса, каберендә аңына килеп, яңадан газапланып җан бирсә… Кабер газаплары күрсәтмә, дип телибез бит. Мөгаен, динебез буенча да нәкъ менә шул күздә тотыла торгандыр. Интернетта бик күп риваятьләргә, язмаларга юлыктым. Тарихи документлар теркәлгән. Алар арасында күчерелгән зиратлар турында да мәгълүматлар бар. Һәм ни хикмәт, кайбер каберләрдә кешенең җасәде боргаланган, тугланган, бөгәрләнгән. Тукымалар теткәләнгән. Күренеп тора, мәрхүм каберенә төшеп ятканнан соң да газап кичергән. Бүген менә шушы куркыныч әйберләрне тасвирламакчы булам.
МӘРТКӘ КИТҮ НИ УЛ?
Медицина телендә летаргик йокы, дип атала ул. Летаргия грек сүзе. Ул кешенең авыру халәте. Аның йоклыймы, үлгәнме икәнен ачыклау кыен. Ул селкенми. Тышкы йогынтыларга реакция белдерми. Чеметсәң дә, селкетсәң дә, хәрәкәтсез, йөрәге туктый, сулыш алуы беленми. Мәрткә китү берничә сәгатьтән берничә атнага, хәтта сирәк кенә берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин («Могҗизалы дөнья» газетасының июль санында шул рәвешле 4 яшьтә йоклап китеп, 20 яшьтә генә уянган бер кызның тормышын бәян итәрбез). Медиклар мәрткә китүнең сәбәпләрен көчле стресс кичерү, каты авыру, йончыгу белән дә бәйли. Авыру әйләнә-тирә мохитны ишетеп, аңлап ятарга мөмкин, әмма ул үзенең исән икәнен белдерергә көч таба алмый. Интернетта шундый коточкыч хикәятләргә тап булдым. Кайберәүләр хәтта үзләренең җеназасын белеп ята, әмма берни кыла алмый. Һәм бу вакыйгаларны бәян итүчеләр, бәхетле очрак белән генә, кабергә кереп ятканчы исән кала. Фәнни яктан табигатьнең бу могҗизасы (әллә фаҗигасе дияргәме) әлегәчә өйрәнелеп бетмәгән.
ӘКИЯТМЕ?
Тереләй күмелгәннәр турында нинди генә куркыныч вакыйгалар сөйләнми. Алар даими үстерелеп, тагын да куркынычрак төсмер өстәлеп, гасырлардан гасырларга күчә бара. Кызганыч, бу хикәятләр нигезсез түгел. Каберлекләрдә җир астында тапаланган кием-салым да, тырнап кулларын имгәткән, табуттан чыгарга азапланган мәетләр табыла. Кайчакта мондый кешеләрнең гомерләре бетмәгән булып чыга. Зират караклары яки зират яныннан үтүчеләр коткара. Караклар яңа каберләрне казып, мәетләрне талау белән шөгыльләнә. Әлбәттә, мондый коткару да бик сирәк. Кабердән тавыш ишеткән бик кыю кеше генә аны казуны оештыра ала торгандыр… Англиядә бик күп еллардан бирле бүгенгәчә бер закон яши: терелгән кеше үзенә ярдәмгә дәшә алсын өчен, барлык моргларда да бауга тагылган кыңгырау тора.
Бөек язучы Николай Гоголь үзенең тереләй күмелүеннән коты чыгып яшәгән. Гәүдәсен таркала башлагач кына күмәргә, дип дусларына гел әйтә килгән. Ләкин 1931 елның маенда Мәскәүдә Данилов монастыре зиратын күчергәндә (язучы шунда җирләнә) Гогольнең баш сөяге кырыйга борылганлыгын, ә табутның эчлеге тырналганлыгын күрәләр.
14 гасырның данлыклы итальян шагыйре Петрарка белән дә шуңа охшашлы хәл була, ләкин ул бәхетле төгәлләнә. Шагыйрь 40 яшендә каты авырый һәм үлеп китә. Аны җирләгән вакытта ул күзләрен ача һәм үзен яхшы хис итүен әйтә.
Үзбәкстаннан Нәзирә Рөстәмова (аның турында «Могҗизалы дөнья» газетасының июль санында укырга мөмкин булачак) дүрт яшендә мәрткә китә. Әти-әнисе кызларын үлде дип уйлап, җирлиләр. Ләкин шул ук төндә аларга төш керә: алар ялгышканнарын, кызларын тереләй күмгәннәрен аңлый. Кызны казып алып, Ташкенттагы фәнни тикшеренүләр үзәгенә китерәләр һәм кыз анда 16 ел йоклый. Шунысы гаҗәп, уянуга ул бернинди кыенлыксыз йөреп китә һәм үзенең моңарчы мәрхүм ата-бабалары белән аралашып төшендә яшәгәнлеген сөйли.
Казахстанның Астана шәһәрендә бик хисле кызга әдәбият дәресендә укытучысы шелтә белдерә. Кыз рәнҗеп, чын канлы күз яшьләре белән (бу да бик сирәк була торган күренеш) җылап җибәрә. Больницага алып барганнан соң, аның куллары, аяклары, аннан тәне ойый башлый, йөзе очлая, кыз мәрткә китә. Баланы тикшерүне дүшәмбегә кадәр кичектерәләр, ләкин ял көннәрендә кизү торган табиблар, аны үлде дип уйлап, моргка урнаштыра. Кыз, ярган вакытта авыртуга түзә алмыйча, уянып китә. Бәхеткә, ул исән кала, ләкин аннан соң бик озак вакыт психик травмадан дәвалана.
Августина Леггард бала табу белән бәйле стресстан соң йоклап китә һәм… бернинди уколга да, суккалауларга да сизгерлек күрсәтми, аның каравы, ашаткан вакытта бик акрын гына авызын ача. 20 ел үтә, ләкин йоклаган хатын һаман да шул яшь килеш кала һәм менә ул селкенеп ала, һәм сөйләшә башлый: «Фредерик, мөгаен хәзер соңдыр, бала ачыккандыр, мин аны ашатырга телим», – ди ул берни булмагандай. Ләкин яңа туган бала урынына ул үзенә ике тамчы су кебек охшаш яшьтәш хатынны күрә. Ләкин вакыт үзенекен итә. Уянган хатын коточкыч тизлектә картая башлый. Бер елдан ул карт әбигә әйләнә һәм 5 елдан үлә.
Иң озак мәрткә китү очрагы рәсми рәвештә Гиннес рекордлар китабына кертелгән. Надежда Лебедина 1920 елда Днепропетровск өлкәсендә бер авылда туа. 1954 елда ире белән бик каты ачуланышып, көчле стресс кичергәннән соң, Надежда авыр йокыга тала һәм бары тик 20 елдан соң гына, 1974 елда аңына килә.
КАЯН БЕЛЕРГӘ?
Мәрткә китү сирәк очрый. Һәм, чынлап та, кешене үлгән дип уйларга нигез була. Тәне салкын һәм ак, күз алмасы яктылыкка реакция белдерми, сулышы һәм йөрәк тибеше сизелми. Кан басымы түбән, авырту сизми. Берничә тәүлек дәвамында авырулар эчми, ашамый, сидек-тәрәт чыгу туктала, кеше авырлыгын югалта, организм сусызлана.
Мәрткә китүнең җиңел очракларында кеше хәрәкәтсез калса да, акрын сулышы, кайчагында күз кабагының селкенүе, күз алмасының тирәнгә китүе сизелә. Кеше йотарга мөмкин, су салгач аның йоту яки чәйнәү хәрәкәте сизелә. Ул әйләнә-тирәдәгеләрне сизә.
Бүгенге медицина бик тирән мәрткә киткән кешенең дә үлмәгәнлеген ачыклый ала. Бик авыр очракларда да кешенең тышкы факторларга сизгерлеген чамалап була, әйтик, электр тогы белән тәэсир иткәндә, мускуллары кыскара, электрокардиограмма һәм электроэнцефалограмма йөрәкнең һәм баш миенең активлыгын абайлый.
– Мәрткә киткән кеше мәет кебек бозылмый. Ләкин аның аяк-куллары, бөтен гәүдәсе суына, йөрәге туктый, сулыш алуы беленми. Үлгән кешене көзге белән карарга кирәк. Борын каршына китереп тотып торырга. Әгәр парланса, димәк, кеше исән. Ул да булмаса, култык астына кыстырып торырга. Аннан соң чын мәетнең борын яфраклары да эчкә баткан, сап-сары була. Ә менә мәрткә киткән кешенең башка җире саргайса да, ул саргаймый, ди «Теге дөнья»да булып кайткан Хәнифә абыстай.
Мәрткә китү кинәттән килеп чыга һәм кинәт төгәлләнә дә. Ул кеше организмы, тормышы өчен куркыныч түгел. Әлбәттә, үлде дип җирләп куймасалар. Еш кына күп елларга сузылган мәрткә киткән кеше ашый ала, һәм үзенең физиологик йомышларын үти. Әлбәттә, алар хәрәкәтсез һәм ярдәмгә мохтаҗ.
АШЫКМАСКА
Минем бер танышым гел әйтергә ярата: үлгәч, ярырга сорыйм, ди ул. Чынлап та, бүген без, мөселман кануннарына таянып, якыннарыбызны суд медицина экспертизасына тапшырмаска тырышабыз. Матур килеш җирлик дип, ярдырмас өчен, таныш-белеш эзлибез.
Православ динендә мәетне җирләүне ашыктырмыйлар. Бик сирәк очракларда гына беренче көндә җирләнә, ә менә мөселманнар тизрәк урнаштыру ягын карый. Гадәттә, 1-2 тәүлектән соң мәет таркала башлый. Бу инде аның чынлап та үлгәнлеген тасвирлаучы сыйфат. Мәрткә киткәнлеге аңлашылган икән, авыруга тынычлык кирәк, һава чиста, җилләтелгән булырга тиеш, витаминлы ризык белән тукландырырга кирәк. Әгәр инде авыруны ашату мөмкинлеге юк икән, ризык сыегайтылып, зонт аша үткәрелә. Шулай ук, система аша тукландыру да каралган. Мәрткә киткән кешене бик яхшылап тәрбияләргә кирәк, юкса, озак хәрәкәтсез ятудан тәндә катып калу, тишелү, тире бозылу башланырга мөмкин һәм инфекцияләр килеп чыгып, авыруның хәле катлауланырга һәм ул чынлап торып үләргә мөмкин.
Мәрткә китү – авыр эмоция кичерешләреннән соң организмның тормыш проблемаларыннан үзенчә качуы ул. Үлем йокысына талучылар арасында хатын-кызлар күбрәк, башлыча, яшьләр. Баш авыртулар, хәлсезлек, ватылганлык – мәрткә китүнең беренче ал шартлары. Мәрткә китү, табигате белән, гадәти йокыдан берни белән дә аерылмый.
Аңлашылганча, тыныч калырга тырышырга, юкка-барга бәргәләнмәскә, конфликтлы ситуацияләрдән качарга, нервыларны сакларга кирәк. Сабырлык, гомумән, гомерегезне сыйфатлы итәр. Юкка гына талашкан чакта, туктап, 2 рөкагать намаз укып алырга киңәш итми динебез.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
ИГЪТИБАР: «БГ» редакциясе тәкъдим иткән «Могҗизалы дөнья» газетасын (индексы — 16215. Каталогта 84 бит) кулыңнан ычкындырма. Тормышыбыздагы серле, гаҗәп хәлләргә дини, дөньяви гыйлем ярдәмендә аңлатмалар бирүче басма 16 битле, 2 айга бер чыга, язылу хакы – нибары 36 сум гына.

Комментарии