- 13.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Безнең Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасында гасырлар шавын саклап калган гаҗәеп бер урын бар. Аны карама чокыры дип атыйлар.
Аның хакында бик күп сүзләр йөри. Элек-электән бу урында төрмәчеләр качып яткан дип тә сөйлиләр. Әле ул чакта анда көчле елга агымы булган. Ялгышып бу урынга килеп чыккан кешене үтереп, әнә шул елгага ыргыта торган булганнар. Бүген ул елга инде кипкән. Гомумән, карама чокыры ниндидер бер сихри көчкә ия, диләр. Яңа Ибрайдан Иске Ибрайга килеп йөргән туган абыем сөйләгән иде. Борынга кызлар исе кергән вакытта ул кичен мотоцикл белән күрше авылга юнәлә. Күктәге йолдызларны саный-саный караңгы төнгә кала бу. Карама чокырына җитә дә, тауны менгәч, янә шул чокыр хасил була. Шулай өч тапкыр кабатлана. Куркуга төшкән абый белгән догаларын укый-укый авылга “оча”.
Карама чокырының шундый сихерле булганына ни сәбәпче соң? Хәер, моңа бәйле бер вакыйга бар. Авылдагы бер ир-ат үлеп китә һәм төннәрен аның рухы кайтып, өйдәгеләрне борчый, куркыта башлый. Бу хәлдән шактый газаплангач, хатыны муллага мөрәҗәгать итә. Ул башкалар белән киңәшләшеп, хатынны бу “шайтан коткысыннан” коткарырга була. Төнен мәетне казып алып, карама чокырына алып баралар һәм сул кабыргасына усактан агач казык ясап кагып җиргә беркетәләр. Шуннан соң ул гаиләне борчымый башлый, тынып кала. Ә бар сихер көче карама чокырына күчә.
Әйе, күп риваятьләр яшеренгән карама чокырында. Аларны ишетү күпләрне шомга сала, ә кайберәүләр игътибар бирми. Иске Ибрайдан Яңа Ибрайга хәзер ике юл. Берсе ындыр табагы яныннан сузылган асфальт юл булса, икенчесе урман яныннан үтә. Асфальтлысы хәзер төп юлга әйләнде, шулай да ерак юлны якын итеп урман яныннан йөрүчеләр дә бар. Тик карама чокыры һаман да күңелгә шом салуын дәвам итә.
Без тормышта бер булса да яман, башка көчләр белән очрашып торабыз. Гасырлар үтә, корылмалар җир белән тигезләнә, алар урынына яңалары төзелә. Ләкин кайберләре гасырлар аша үзенең барлыгын белдерә. Мәсәлән, элек зират булган урында төзелгән асфальт юлда гел авария була дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Элек мәчет булган урынга салынган гади бер авыл өендә төннәрен азан яңгырап чыга һәм башкалар. Азмы-күпме бу хәлләр ишетелеп тора. Бер карасаң, болар әкият сыман. Ләкин бу хәлгә тарыган кеше аның әкият булмавына ышана.
Алсу НУРГАТИНА,
Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбенең
10 сыйныф укучысы.
Комментарии