- 13.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Физика һәм астрономия укытучыбыз Хәбир абыйның (урыны оҗмахта булсын, искә төшерүем дога булып барып ирешсен) 10 сыйныфта чакта астрономиядән биргән дәресләре әле дә хәтеремдә. Минем өчен үтә кызык фән иде ул астрономия. Югыйсә төнге аяз күктә җемелдәгән йолдызларга карап: “Кайдадыр нәкъ безнең кебек кешеләр яшидер, ә бәлкем, алар безгә бөтенләй дә охшамагандыр, яшәү, тормыш рәвешләре безнекеннән аерыладыр, анда гаделлек урнашкандыр, кеше бер-берсен рәнҗетми, бәхетле яшиләрдер…” – дип капка төбендә хыялланып утырырга ярата идем.
Ә беркөн Хәбир абый бөтенләй уйга калдырды. “Сатурн иярчене Титанда галимнәр тереклек булырга мөмкин, дип фаразлый”, – диде ул бер дәрестә. “Әһә, юкка гына уйламаганмын, без ялгыз түгел”, – дип масайдым эчтән генә. Әгәр иптәшләремә алдан әйтеп тә куйган булсам уйларымны, бөтенләй галим булып чыгасы икәнмен ләбаса. Тик оялдым шул, көләрләр, хыялый, диярләр, дидем…
Бу вакытка да 30 елдан артык вакыт үткән, күп сулар аккан. Хәбир абыебыз да бүген бакыйлыкта. Шул арада халык бердәм булып НЛОлар белән саташып алды. Оча торган тәлинкәләрне күрмәгән кеше калмады, хәтта: “Чит планета вәкилләре белән очраштым”, – дип исбатлаучылар да булды. Инде бу шаукым тынды. Тәлинкә күрүче дә сенсация ясамый. Әйтерсең ул шулай булырга тиеш. Мин дә күп тапкырлар күрдем ул билгесез объектларны. Төшләремдә үзләренә утырып очып та йөрдем. Әллә кайларга бардык. Хәтерли генә алмыйм…
Һәм менә тагын бер мәгълүмат кулыма килеп керде. Ул өстәге хатирәләремне яңартты. Балачак хыялы хак икән бит. Галимнәр: “Сатурн иярчене Титанда тереклеккә ишарә булуын дәлилләгән”, – дип белдерә “Россия 24” телеканалы. НАСА галимнәре “Кассини” иярчененнән алынган мәгълүматларны анализлагач, шундый нәтиҗә чыгарган. Алар фикеренчә, Титанда гади тере организмнар водород сулый, өслектәге химик катнашмалар белән туклана. “Җирдәге тере организмнар кислород суласа, ә Титандагылары водород сулый”, – дип белдерде тикшерүчеләрнең берсе Крис Маккей. Ягъни монда сүз җир тереклегенә бөтенләй охшамаган биологик тормыш турында бара.
Титан – Кояш системасында зурлык буенча икенче иярчен. Ул Ай диаметрына караганда, бер ярым тапкырга зуррак. Аны 1965 елда Голланд астрономы Христиан Гюйгенс ача.
Узган ел Темис астероидында су һәм катлаулы органик кушылмалар молекулалары табылды. Нәкъ менә шундый астероидларның җиргә эләгүе тормыш яралуга сәбәп булырга мөмкин, дип саный тикшерүчеләр.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии