- 12.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Башта, өйләнешкән чакларда, без – өч пар, бик дус булып, бер-беребезгә кич утырырга йөрештек. Берсендә ирләр бераз салып алгач:
– Менә миңа фәлән кыз тәкъдим ясады…
– Ә миңа бер кыз: «Их! Мин синең белән бер кич булса да кунар идем», – диде, дип мактаныша башладылар. Минем ирем генә берни эндәшми.
– Әллә сиңа бер кыз да: «Синең белән кунасы иде», димәдеме, – дип сорыйм иремнән.
– Юк, миңа әйтеп тормыйлар, куналар гына иде, – димәсенме бу. Йөрәгем өзелеп төшкән кебек булса да: «Кемнәр?» – дим.
– Пәри кызлары.
– Ниндирәк соң алар?
Шуннан соң ул аларның чибәрлекләрен, ягымлы булуларын, аларның мунчада яшәүләрен сөйләп китте. Аның шаяртып сөйләгәннәрен тыңлап, күңелле итеп таралыштык.
Беркөнне мунча яккач:
– Әйдә, пәриең янына алып барам, – дим.
Мунчага баргач, ул ләүкәгә менеп утырды да, мич арасына карап елмая, каш та сикертеп ала. Күңелгә шик керде бит әй.
Утыргычны алып аның аяк очынарак килеп утырдым. Үзем мич арасына карап-карап алам. Бер каравымда ул бармагы белән кабыргама төртте. Мин шәрә тәнем белән салкын сулы тимер кисмәккә орындым да, куркуымнан акырып җибәрдем. Тиз генә киемнәремне эләктереп:
– Әнә, кер җеннәрең белән мунча, – дип чыгып йөгердем.
– Бераз тынычлангач, мунча янына барып тыңланып йөрим. Сөйләшкән, көлешкән тавышлар да ишетелә кебек. Күпме йөрергә була инде мунча тирәли әйләнеп. Тәвәкәлләп барып керсәм, ирем мунча сәкесендә йоклап ята. Арыгандыр инде, мескенем.
Шуннан ул пәри кызы бик еш төшләремә керә башлады. Хәтта көпә-көндез аның белән үзалдыма сөйләшеп тә йөрим.
Беркөнне мунчабыз янып китте. Күккә күтәрелгән ялкын эчендә чибәрләрнең чибәре бер кыз бии-бии төтенгә уралып күккә ашты. Изге җан булгандыр, мөгаен.
Флюра ГАРИПОВА.
Ютазы районы, Каразирек авылы.

Комментарии