Таш үзән тамагы

Элегрәк, бала чагымда, Зөһрә әбиемнең җеннәр адаштырган җир турында, үзләренең дә төне буе шул җирдә адашып йөрүләре турында сөйләгәне хәтердә.

Каршыбыздагы тау янында, халык телендә «таш үзән тамагы» дип аталган үзән бар. Ул Туенбаш авылына бара торган юлның уң ягында, авылга, кар-яңгыр сулары агып төшкән тирән үзән башында урнашкан. Биредә кечерәк кенә болынлык. Кайчандыр монда колхозның кыр станы булды, күчмә кечерәк кенә вагон торды дип хәтерлим. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында, аның стеналарына эш күрсәткече, мактау тактасы, «Чаян» почмагы, «Яшен» кебек стена газеталары эленде. Беррәттән, тәүлек буе каравылчылар да алмашынып торды. Алар биредә ягулык, майлау әйберләрен, кырда эштән соң калган техниканы да сакладылар.

Язмамның башындагыча, Зөһрә әбием күршебез Миңсафа, Газзәбану түтиләр көзнең караңгы бер төнендә шушы үзәнлек башындагы саламлыкка салам алырга менәләр. Төн караңгысында болар салам эзли торгач, адашалар, йөри-йөри талчыгалар, арыйлар, тәмам хәлдән таеп йокы баскач, иңкүлеккә утырышалар. Инде таң пәрдәсе ачыла, авылдагы әтәчләр тавышы ишетелә. Түтиләр аңнарына килгәндә, шушы «Таш үзән тамагы» буенда әйләнеп йөрүләрен, әле дә биредә утыруларын аңлап алалар, кайту юлына чыгалар. Менә нинди ул үзәнлек башы, «Таш үзән тамагы»! Инде бу тирәгә эңгер-меңгердә, караңгы төшкәндә менмәс булалар.

Чыннан да, Зөһрә әбиемнең сөйләвенә ышанырга җирлек бар, чөнки безнең дә адашканыбыз булды ул үзәнлек башында. Мин бу сүзләргә тагын бер кат инандым.

Н.ГАЛИЕВ.

Комментарии