- 12.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Пенсия яшем җиткәч тә, байтак еллар эшемнән аерылмыйча, балалар бакчасында мөдир булып эшләдем мин. Эш белән район үзәгенә барырга туры килә иде. Районнан безгә автобус йөрми. Шуңа күрә кемгә эләгәсең – шуның белән кайтасың.
Бервакыт, чираттагы баруыбызда, авыл җирлеге башлыгы Хәниф Вәгыйзов (урыны оҗмахта булсын), хисапчыбыз Хәлидә, мин һәм күрше авыл хисапчысы кайтырга чыктык. 2005 елның 4 декабре иде. Руль артында мәрхүм Хәниф. Әкрен генә кайта, чөнки юл бик бозлавык. Кинәт машинабыз каршы як юлга чыкты да, юл астына ук төшеп, яны белән ятты. Руль артындагы Хәнифебез бөгәрләнгән, аның янында утырган Нурдидәбез Хәниф утыргычының астына кергән. Без – арттагылар да үзенә бер хәл: Хәлидә арткы тәрәзә буена «кунаклаган», ә минем башым Хәлидә утырган урында, аякларым исә «шпагат» утырган сыман ике якка сузылган. Бер мизгел тынлыктан соң аваз салдым: «Сез исәнме, халык?» – дидем. Исәннәр икән, Аллага шөкер. Алгы ишек ачылмый, ә арткы ишеккә минем кул җитә үзе, аяклар тыңламый, каядыр бер аяк кысылган да икән. Мине курку хисе биләп алды: бензин агып чыгып, машинага ут капса, шартласа, беттек бит! Үземнән өстә булган ишекне ачып җибәрдем, үрмәләп диярлек чыгып, машина өстеннән җиргә сикердем. Минем арттан Хәлидә белән Нурдидә дә аякланып чыктылар. Ярый әле ул кышны кар күп төшкән иде. Исән-сау үрмәләп, юлга мендек. Ә Хәнифебез һаман чыга алмый. Ул утырган якның ишеге дә аста калган бит әле. Куркуыбыз һаман арта гына: «Тизрәк бул инде, бензин ага бит!» – дип борчылабыз без. «Курыкмагыз, хәзер», – дия-дия, ниһаять ул да чыгып җитте. Шунысы аяныч: яныбыздан әллә ничә машина узып китте, шуларның ник берсе туктап, ярдәм кулы сузсын! Шулай юл кырыенда басып тора-тора, туңып калтырый ук башладык. Ниһаять, бер машина туктады. Әллә азәрбайҗан, әллә әрмән милләтеннән булган ике-өч егет безгә ярдәмгә килделәр. Дөрес, эш хастаханәгә илтерлек булмады, исән-сау калдык. Бу мәрхәмәтле егетләр машинаны да тарттырып чыгардылар.
Безне алып кайтырга дип, авылдан икенче машина да килеп җитте, аның белән кайту юлына чыктык. Инде кайтып җитәбез генә дигәндә, бу машинабыз да зырылдап борылып, каршы як юлга чыгып басмасынмы! Артыбыздан килүче машина белән чак кына бәрелешми калдык. Мине тәмам курку алды: сумкамны кочакладым да, машинадан төшеп, җәяүләп кайтырга булдым. Ә авылга 2 чакрымнан артыграк юл бар. Шулай да, бераз тынычланып, машинабызга утырып кайта алдым. Кайтып җиткәч тә озак тынычланып булмады – икенче көнне беребез дә эшкә килә алмады. Ул могҗизалы көн – минем 54 яшь тулган көнем иде!
Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА.
Чирмешән районы, Туймәт авылы.
Комментарии