- 12.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Кеше бу язганыма бәлки ышанмас, ә минем күзалдымда булгач, минем өчен чын. Бу могҗизаны бер атна буе үз күзләрем белән күзәттем. 25нче октябрь көнне бәрәңге бакчабызда 17 корбан сарыгы чалдык. Иртүк бакча янындагы тәрәзәгә күзем төште. Бакчада юлланып, чишмә шаулап чыга. «Мәшаллаһ!» – диеп куйдым. Тиз генә зур кәстрүлләремне алдым да, мәчеттә аш уздырырга дигән корбан итләрен куеп җибәрдем. Үз күзләремә үзем ышанмыйча, тагын тәрәзә челтәрен күтәреп, бакчада аккан саф чишмә суына бик озак карап, исем китеп күзәтеп тордым. Чишмәнең башланган җире сарык чалган урынга туры килә иде. Бер атна күзәттем шулай чишмәне. «Авылым чистарсын, эчкечелек, тәртипсезлек, комсызлык, мәрхәмәтсезлек бетсен, Ходаем!» – дип теләдем. Бу хәлне, шул вакытта Казан шәһәреннән үзенә сарык алу нияте белән килгән, күп дини китаплар авторына сөйләдем. «Балам, сиңа Ходай риза булуын әйткән шул рәвешле. Корбаннарың кабул булган. Корбан чалдыручылар да ихлас күңелле, саф кешеләр булган», – диде. Авыл җирлегендә үссәм дә, андый матур итеп, тигез генә аккан, саф суны күргәнем булмады. Мин моңа чын күңелемнән ышандым, әле дә: «Машаллаһ!» – дим. Ходаем бездән һәм безгә килеп корбан чалдыручы кешеләрдән риза булган икән. 26сы көнне зур итеп мәчеттә корбан ашы уздырдык. Ходаем кабул итсен.
Менә шуны язуым, бәндәләр мин-минлекне ташлап, гел байлык артыннан куып, малга табынып яшәгәнче, кешеләргә ярдәм итеп, күбрәк мохтаҗларны да жәлләп, булышсалар, яхшы булыр иде дә бит. Бай кешеләр саран була. Күп өстенә күп кирәк аларга. Шул байлар, түрәләр «Сираҗи күсәге»н укысалар әз генә булса да мәрхәмәтләнерләр иде.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25 Октябрь бистәсе.
Комментарии