Күктә Аллаһ сүзе язылган иде

Күктә Аллаһ сүзе язылган иде

Бу рәсемне Чаллыда яшәүче алып кайтып биргән иде. Ул Рамазан аеның икенче көнендә күк йөзендә, болытлардан ниндидер сүз язылганлыгын күреп алган да, аны фотога төшергән. Ул ниндидер язуны аңлата кебек тоелды миңа да һәм фотоны иман әһелләренә күрсәттем. Алар шунда ук иман кәлимәсен әйтеп: «Бу бит Аллаһ, дигән сүз», – диделәр.

Күктә гарәпчә «Аллаһ» диеп язылган сүз барлыкка килү – Аллаһыбызның бер могҗизасы. Җир шарында мин барын белегез, иманга килегез һәм мин барына ышаныгыз, һәм дә догада булыгыз, диюедер.

Бу минем гәҗит битләренә язган беренче сүзләрем. Хаталары булса, гафу итегез. Рәхмәтләр белән Ильяс бабагыз Юнысов.

Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии