Кошлар – якын дусларыбыз

Кошлар – якын дусларыбыз

Язның беренче ае. Табигать уяна. Язгы һаваны сулагач, ничектер рәхәт булып китә. Табигать кенә түгел, кешеләр дә уяна кебек… Табигатьнең җанлануына сокланып бетеп булмый. Март аенда сыерчык бураны була, шул бураннар белән сыерчыклар да кайта, ди халык. Дөрес икән бит. Алар караңгы төннәрдә дә, буранлы көннәрдә дә туган якларына ашкына. Юлны ничек табалар икән соң? Шунысы билгеле: кошларның хәтере яхшы. Җылы якка киткәндә һәм кайтканда, алар төрле ориентирлардан файдаланалар. Мәсәлән, диңгез яры яки елга үзәне, урманнар һәм таулар. Ә диңгезләр һәм океаннарны кичкән юл ялгышмауны нәрсә белән аңлатырга? Өстәвенә, кошлар күкне болыт каплаган чакта да, караңгы төндә дә, томанда да очалар, ялга туктыйсы утрауларны табалар. Әйе, бу бик сәер!

Күчмә кошлар бездән китеп, төрле илләрдә: Алжирда, Сириядә хәтта Африканың көньягындагы илләрдә дә кышлый. Аларның күченүләрен тикшереп, галимнәр бу үзенчәлек кошларга тумыштан бирелә, дигән фикергә киләләр. Мәсәлән, кош баласын туган җиреннән икенче илгә алып китсәң, үскәч ул барыбер үзенең якташлары янына кышларга кайта.

Җир шарында 8600 төрле кош яши икән. Илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә 700дән артык төрле кош очрый. Татарстанда җәй көннәрендә 200 төрдән күбрәк, ә кышкы айларда 40лап төрдәге кош очратырга була. Кошлар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Алар бик тиз очалар. Мәсәлән, керәшә (яр карлыгачы) сәгатенә 150 километр, карлыгач 90 километр, сыерчык 80 километр, чыпчык 30 километр тизлек белән оча. Лачын һавада үзенең корбанына хәтта сәгатенә 380 километр тизлек белән дә ташлана ала икән!

Кошлар күпме яши соң? Тургай 13 ел, чыпчык 14, саескан 20, күгәрчен 35. Бөркетләр 100 елдан артык яши дигән мәгълүмат бар. Кошлар бик кызыклы, үзенчәлекле җан ияләре. Алар арасында төрле «һөнәр» ияләрен дә очратырга була: бик матур сайраучылар, оста йөзүчеләр. Тукран агач кайрысын бик оста тишә. Яр карлыгачлары җитез очалар, ә тәвә кошлары тиз йөгерә.

Урманның һәр катлавының үз кошлары бар. Алар урманны тәртиптә тоталар. Кошлар көндез дә, төнлә дә, кышын да, җәен дә безгә ярдәмгә киләләр, хезмәт итәләр. Корткычлар белән көрәштә аларның һәркайсының үзенә генә хас осталыгы бар.

Песнәк, мәсәлән, җәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый, ике зур песнәк бакчадагы 40 төп алмагачны төрле зарарлы корткычлардан чистарта ала.

Кошлар иген басуларындагы, урманнардагы, яшелчә һәм җимеш бакчаларындагы, ял итү паркларындагы һәм башка урыннардагы бик күп зарарлы кортларны юк итәләр.

Кошларның дусларыбыз булуын онытмыйк. Алар безнең якта рәхәтләнеп яшәсеннәр, авыл хуҗалыгына, халыкка тагын да күбрәк файда китерсеннәр.

ИлүзәГАЛИМҖАНОВА.

КФУ студенты.

Комментарии