Бөҗәкләр уттан качкан

Бүгенге көн яңалыгы – Америка җирлегендә урнашкан Йеллоустоун вулканының уяну куркынычы һәм шул ук исемдәге милли парктан хайваннар качуы турындагы видеоязмалар моннан 108 ел элек булган, 1906нчы елны Бәрәңге авылы янган вакыйгаларны искә төшерде, дөресрәге, өлкәннәр сөйләп калдырган фаҗигале хәлләр күңелдә яңарды…

1906нче елның язы бик иртә килә, урман сыек яшел киемгә төренә. Авыл халкы курыс төшерергә ашыга. Курыс төшерү – чабата ясау өчен чимал, юкә кайрысын салдыру. Бу эшне агач яфрак ярганчы эшләп өлгерү кирәк. Шул елның икенче маенда Фатыйма (кушаматы-Патый) әбиебез күрше хатыннары белән урман авызына чыгуга гаҗәеп күренешкә юлыгалар. Авыл башыннан урманга таба күсе-тычкан төркеме йөгерә. Бераз юл алуга, басу өстен җиз таракан, үрмәкүч каплап алган, арырак кара таракан, кибәк ише бөҗәкләр очрый, барысы да урманга үрмәли. Бу хәлгә гаҗәпләнгән хатыннар авылга кайткач, күргәннәрен сөйлиләр. Алай да, картлар кисәтергә онытмый: «Хәерлегә булсын, ут-күз чыкмагае, сак булыгыз, төнге каравылчыларны кисәтегез!» – диләр.

Иртәгесен, өченче май көнне Бәрәңгедә янгын чыга, ярты авыл янып бетә… Шул вакытта Бәрәңгедә 355 йортта 3116 кеше яшәгән була. Сәгать ярым эчендә 250 йорт каралты-куралары белән янып көлгә әйләнә. Янып үлгән, пешеп җәрәхәтләнгән кеше бихисап була. 1000 кеше урамда бернәрсәсез утырып кала. Бәрәңге авылы тәүлекләр буе куе төтен эчендә утыра.

Чәчәргә әзерләнгән орлык, утырта торган бәрәңге, мал-туар – барысы да ут авызында кала. Кичәге бай – бүген малсыз, ялангач… Шулай да, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән купецлар, бертуганнар, Рәхмәтулла, Сибгатулла, Гибадулла Фәтхуллиннарның Кызыл амбары исән кала. Бу мәрхәмәтле җаннар янмый калган ашлыкны бөртегенә кадәр урамда калган авылдашларына өләшәләр. (Яхшылык гасырлар буе онытылмый, байлар, хәтерегезгә салып куегыз!)

…Янгынга кадәр авылда кабак (хәмер эчә торган урын) эшләгән була. Шуның зәхмәте белән авылга зыян килде дип, аны шуннан соң бер көн дә эшләтмиләр.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Бөҗәкләр уттан качкан, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии