Рәхмәт, Кыш бабай!!!

Бәйрәмнәр үтеп киткәч, Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем бит әле. И шатландым инде! Беркөнне күрше апа кергән иде. Кулында тәмле конфетлар. “Регина, Кыш бабай сиңа дип калдырды. Үзе бик ашыкты. Ферма ягына таба йөгереп китеп барды. Бераз өшегән дә иде. Тәртипле булсын, авырмасын, әти-әнисен тыңласын”, – дип әйтеп калдырды ди. Тәрәзәдән карадым, ә анда суык бабай бизәкләр төшереп киткән. Шулай итеп, Кыш бабайны күрә алмадым. Конфетларын яратып ашасам да, үзен күрмәгәч бераз кәефем төште.

Кыш бабай, ничектер, моңсуланып калганымны ишеткән. Үзе Камчатка якларына – минем шикелле нәниләр янына бүләк таратырга киткән икән. Күрше апа аркылы миңа бер пакет күчтәнәч җибәргән. Бүләгенә караганда, аның белән сөйләшү миңа тагын да ошады. Кыш бабай шалтыратып хәлләремне белде бит. Тавышы да йомшак икән, “әйе, әйе, Регина” дип кенә тора. Исемемне дә белеп өлгергән. Аңа күчтәнәчләре өчен рәхмәт әйттем, бераз каушап та калдым әле. Сүзләрем күп иде. Барысын да әйтеп бетерә алмадым. Ул еракта булгангамы, телефон гел өзелде. Аның шалтыратуын дүрт күз белән көттем. Аннары бөтенләй югалды. Әллә бүтән шалтыратмыймы, онытты бугай мине, дип уйладым. Бераз ачуландым да әле үзен. Ялгышканмын икән. Ул миңа гел шалтыратырга теләгән. Әмма явыз караклар юлда аның телефонын урламакчы булган. Кыш бабайга шактый көч куярга туры килгән. Ярый әле үзен яклап кала алган, сугышып булса да телефонны караклардан саклаган. Ул гел еракта йөри. Көннәр дә суык. Кыш бабайны шундый жәлләдем инде. Аңа тимиләрме? Кайда яши икән?

Кыш бабай, конфет-прәннекләр бик тәмле булды. Аларны үзем генә ашамадым. Ә әти-әниемне дә, апамны, кунакка кайткан Алинә апамны да, күрше апаны да сыйладым. Алар да сиңа зур рәхмәт әйтте.

Кыш бабай, февраль уртасында туган көнем. Безгә кунакка кил, ярыймы? Бүләк булмаса да үпкәләмәм. Үзеңне бик тә күрәсем килә. Көтеп калам. Ишекләребез гел ачык! Берәр матур шигырь дә өйрәнеп куярмын.

Регина ТУКТАРОВА

Комментарии