«АЛЛО, КЫШ БАБАЙ…»

Бәйрәм узды. Шул чыршы бәйрәменнән файдаланып, сезнең белән дә аралашып алдык. Кар кызы белән турыдан туры элемтә булуы хакында даими укучылар хәбәрдар инде. Ә менә быел гына безгә килеп кушылучылар ни хакта сөйләвемне аңлап та бетермидер. Газета укучыларны, ягъни сезне ниләр кызыксындыра, Кыш бабай капчыгыннан нәрсә өмет итәсез, гомумән, журналистлардан сез ни көтәсез – шуларның барысы хакында сөйләшү өчен, өч атна дәвамында шалтыратулар кабул иттек. Алдагы ике санда “Алло, Кыш бабай…” язмаларын укып, үзен танучылар булмый калмагандыр. Инде нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Кемнәр генә шалтыратмады миңа?! 3 яшьлек балалардан башлап 86 яшьлек әбиләргә кадәр номерымны җыйды. Шунысы кызык: гел хатын-кызлар гына шалтыратты. Әллә ирләр бөтенләй газета укымый инде?! Шалтыратучылар безгә киңәшләре белән ярдәм итте, редакция коллективына чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде, кайберәүләр кимчелекләребезне йөзгә бәреп әйтте… Кыскасы, рәхәтләнеп аралаштык.

“ХАТНЫ КИЛЕП АЛ!”

Берничә шалтыратучыга Кар кызы бик ошап китте булса кирәк, көненә 40-50 минут сөйләшкән кешеләр дә булгалады. Аларның хәлләрен, балалар мәшәкатен, яшь чакта үткәргән Яңа еллар, түләмәүче инвестор, мәңгегә күңелгә сеңеп калган хатирәләр турында тыңлап утырырга насыйп булды үземә. Анысы бер кызык…

Тагын бер кәмит: кайберәүләр көненә 12шәр тапкыр шалтыратты әле. Мәсәлән, Нәфисә исемле 8 яшьлек бер кыз. Аның белән бик нык дуслашып киттек. Нәрсә турында сөйләшә идегез дисезме? Чын Кыш бабай белән Кар кызы турында бер тапкыр серләштек… Икенче тапкыр шалтыратып ул миңа болай диде:

– Кар кызы, мин Кыш бабайга хат яздым, алырсыз яме?

– Ярар Нәфисә, алырбыз.

Бу кыз редакциягә хат язгандыр дип уйладым да шул килеш оныттым. Бераздан тагын шул ук номердан шалтырау килде.

– Кар кызы, инде ике сәгать тәрәзәдән карап утырам, һаман килмисез. Хатны чыгып караган идем, ул шунда тора. Кайчан килеп алырсыз икән?

– Кая куйдың соң син аны, Нәфисә?

– Ишек төбенә инде, баскыч астына.

– Нәфисә, почтага илтеп сала алмассың микән? Әниеңә әйт, адресын дөрес итеп язсын да, безгә җибәрсен.

Кыз ризалашып телефонын куйды. 20 минуттан тагын шалтырата бу.

– Кар кызы, ә сез минем әнине каян беләсез соң?

– Әниең безнең адресны беләдер, газетада язылган иде. Ә мин синең әниеңне белмим шул.

– Ә, ярар алайса. Әни сине белә дип торам.

Шуның белән әңгәмә тәмамланды. Дөресрәге, тәмамланды дип уйлаган идем. Бераздан Нәфисә тагын шалтыратты.

– Безнең өйдә әле тагын бер малай да яши. Аңа пультлы кирәк. Мин аны хатка язып тормадым инде. Шалтыратып әйткәч язып торасы түгелдер бит инде, Кар кызы?

– Язган хатыңны кая куйганыңны әниеңә күрсәт, Нәфисә, ярыймы?

– Күрсәтмим. Ул аны сиңа бирми алайса…

Тагын әллә нинди сәбәпләр табып, Нәфисә минем номерны җыйды.

КЫШ БАБАЙДАН ЛОТЕРЕЯ

Өелеп килгән СМСлар турында яза башласаң, роман булыр иде. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бит әле үзләре. Ноутбук, телефон сорап язган СМСлар күпчелекне тәшкил итә. Беркөнне телевизордан Бөек Устюгтагы Кыш бабай да шулай дип сөйләп утырган иде. Балалардан килгән хатларның 70%ы ноутбук һәм телефон сорап язылган икән. Үзем Кар кызы булгач, бу турыда ул әйткәнче үк белә идем инде.

Мәсәлән, …21035 абонентыннан килгән СМС:

Исәнме, Кыш бабай. Минем Кыш бабай кулыннан телефон аласым килә. Яңа ел белән! Әтнә районы, Алинә”.

Каракашлы авылыннан …32384 абоненты компьютер сораса, Чистай шәһәреннән …59048 абоненты ноутбук исемле хыялын чиште.

районы Кызылъяр авылыннан 9 яшьлек Рөстәм Сәмигуллин да компьютер сорады. Аңа “ниндидер әйберләр язарга кирәк” икән ул.

– Кыш бабайның бар кешегә дә бүләк таратырлык мөмкинлеге юктыр инде, аңа үпкәләмә, Рөстәм, – дигән идем, ул телефонын куйды да, бераздан янә шалтыратты:

– Компьютер кыйммәттер шул. Алайса “mp3-плеер” гына булса ярыймы соң?

…12368 абонентына телефон да, ноутбук та кирәкми, ичмасам.

“Исәнме, Кар кызы, Кыш бабай. Миңа “Безнең гәҗит”нең гыйнвар саннарын бушка җибәрә алмассыз микән? “БГ” – тугры дус!!!” дип язган иде ул. Тугры дусларыбыз булуына без бик шат! Ләкин чын дуслар газетабызга иң беренчеләрдән булып языладыр дип уйлый идем… Әгәр тирәсендә булсагыз, кереп ала аласыз редакциягә.

…64128 абоненты кебек дуслар булуы тагын да куанычлы.

“Кыш бабай, сиңа теләк язмаганга гафу ит инде. Мин сиңа шигырь яздым:

Яңа елда телибез без

Яңа ел теләкләрен.

Бик шатланып алабыз без

Кыш бабай бүләкләрен. Рәфидә.”

Менә бит! Үзе үк бүләк ясаган Рәфидә.

…50544 абоненты минем кебек могҗиза яратучы бер хыялый булып чыкты.

“Исәнме, Кыш бабай! Кыш бабай, юмарт бабай! Миңа берәр лотерея билеты җибәрсәң әйбәт булыр иде. Ул, һичшиксез, отышлы булачак. Нәрсә отуы мөһим түгел. Мин иң бәхетле кыз булыр идем. Алдан ук рәхмәтемне әйтеп Гөлназ Мөхәмәдвәлиева. Азнакай районы”.

Гөлназ, шундыйрак хыяллар белән, үзем дә гомеремдә алмаган лотерея билетын быел алдым бит. Берне генә дә түгел, алтыны! Авылда, клубта уйнатыла торган гап-гади лотерея иде ул. Әллә билетлары 100% отышлы булып чыкты, әллә мин шундый җиңел куллы – 6 билетка да бүләк чыкты! Менә әле дә шуңа канатланып йөрим.

“НИК КУНАККА КИЛМИСЕЗ?”

Башкортстанның Тәтешле районыннан Мөхәммәт Нури шалтыратып болай диде:

– Сезнең турыдан-туры элемтәгез турында укыгач, нинди тәнкыйть әйтим микән дип уйладым-уйладым да, башыма бер фикер дә килмәде. Димәк, газета, чыннан да, бик әйбәт. Менә фәлән авторның бәхәсле язмалары күбрәк булсын иде. Аның язма геройлары белән төртешеп куюы, алар белән бәхәсләшүе ошый. Коры сурәтләүләр кызык түгел. Аңа әйтә алмассыз микән?

– Әйтермен, ярар…

Сез шул автор белән сөйләшәсез дип үзенә әйтмәдем инде. Кар кызына ышана торган кеше булса, бөтенләй кәефен төшерермен дип курыктым. Ә менә үземнең “төртешле кеше” булуымны белү кызык булды. Төртешерлек мәсьәләләр турында язарга укучылар үзләре чакыра бит, шуңа күрә бу бездән түгел, тулысынча сездән тора.

Алабуга шәһәреннән Зөлфирә апа шалтыратып баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановтан зарланды.

– Илфат миңа берзаман кунакка киләм дип әйткән иде. Инде узган кышны килергә тиеш иде, һаман килеп җитә алмый. Яңадан карлар ява бит, сеңлем. Әле үзе белән сөйләшеп булмас микән дигән идем дә…

Зөлфирә апа, сез аңа ачуланмагыз инде. Алабуга якын җир түгел. Кимендә ике көн вакытын алырга туры килер иде. Ә атнаның ике көне югалса, газета чыкмый калырга да мөмкин. Һәр чакырган укучыга кунакка бара башласа, газетаны без генә чыгара алмабыз шул. Без җибәрмибез аны, безне ачуланыгыз! J

Чуашстанның Шымурша районыннан Минсирә апа шалтыратып редакция коллективына сәламнәр әйтте, рәхмәт белдерде. “44 яшемдә өченче баламны таптым, хәзер аңа ике яшь тулды. Шул балага карап сокланып утырам менә. Бүген иң зур куанычым – шул. Ике баламның берсенә – 20, икенчесенә 18 яшь”.

Болардан тыш та шалтыратулар күп булды. Минзәләдән 5 яшьлек Алия газетаны гел укып барам дип шалтыратып, барби курчагы сорады. Каяндыр Рания Газизҗанова шалтыратып, чыршы төбенә куелган бүләкләр өчен рәхмәт әйтте. Тукай районы Мәләкәс авылыннан Валентина апа Павлова шалтыратып, язмышлар, яшьлек ялгышлары, мәхәббәт турында язмалар укырга яратуы турында сөйләде, тормыш-көнкүреше белән уртаклашты. Арча районы Түбән Аты авылыннан 11 яшьлек Ильяс Зиннәтуллин әти-әнисенә бәхет теләде… Бар шалтырату, СМС-хәбәрләрне бирегә язып бетерү мөмкин түгел. Үпкәли күрмәгез… Һәр шалтыраткан укучыга рәхмәт. Елыгыз бәхетле, мул, кызыклы вакыйгаларга бай булсын! Барлык теләкләрегез чынга ашсын! Киләсе елга кадәр!

Кар кызы ролендә Эльвира ФАТЫЙХОВА булды.

Комментарии