«Галәм корабленең ишеген таладык»

«Галәм корабленең ишеген таладык»

(12нче апрель – космонавтика көне)

Юрий Гагаринның галәмдә 1 сәгать 48 минут дәвам иткән очышы хөрмәтенә 12нче апрель бездә космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Тик кешеләрне галәм корабльләренә утыртканчы, сынауны башта этләрдә уздырганнарын беләбез. Бу тәҗрибә кешене галәмгә чыгаруның куркынычсыз булуын ачыклау өчен эшләнелгән. Билгеле бер вакыт эчендә тарту көчен югалткан кеше, кабат җиргә кайтарылгач, аның сәламәтлегенә зыян килмиме? Галәм радиациясенең тере организмнарга тискәре йогынтысы юкмы?

СССР хакимиятенең, галәмгә кичекмәстән кешене очыртырга, дигән таләбенә дә карамастан, галим Сергей Королев моны бары тик этләр утыртылган корабльләр ике тапкыр уңышлы кайтканнан соң гына мөмкин дип караган. Ә мондый уңышлар үзен озак көттерми. 1961нче елның 9нчы мартында Зәй районы Тәкмәк авылы басуына Чернушка кушаматлы эт һәм «Иван Иванович» дип аталган кеше макеты утыртылган «Восток ЗКА №1» корабле төшә. Районда берничә ел элек шушы вакыйгага атап һәйкәл дә ачылган булган.

56 ел вакыт узса да Зәй районында бу хакта әле дә беләләр һәм хәтерлиләр. Тик менә Аксар авылында яшәүче Тәлгать абый Шәвәлиев кебек җентекләп хәтерләүче бар микән?

«ИРТӘНГЕ 4тә ТОРЫП БАСУГА КИТТЕК»

Без күрше авылда укыйбыз, мин ул вакытта 7нче класста идем. Сәгать көндезге өчләр тулганда кайтып киләбез – бермәлне шартлау ишетелмәсенме! Гомердә мондый тавыш ишеткән булмагач, нәрсә булыр бу, дип аптырадык. Озак та үтмәде – Тәкмәк авылы басуы өстендә самолет килеп чыкты. Әйләнә дә килә шунда кабат. Нәрсә булганын белмәдек, өйгә кайттык. Кайтып, ашарга утыргач, өйдәгеләр сөйләшә: «Басуга космик корабль төшкән икән», – диләр. Кич белән өйгә күршедә яшәүче урманчы абый да керде. Мин ипләп кенә тыңланып йөрим: басуга космик корабль төшкән, аннары шул урынга парашюттан солдатлар сикергән, бер парашютын да эләктереп кайттым әле, дип сөйли. Корабль эчендә Чернушка дигән эт тә булган – аны шундук Тәкмәккә алып киткәннәр. Бу сүзләрне тыңлап торгач, кызык тоелды – дус малайларга чаптым. Минәйтәм: «Егетләр, иртәгә иртәнге 4тә үк торып, басуга китәбез!»

Урманчы сөйләгән юнәлешкә таба барсалар да, малайларга галәм кораблен табу җиңел булмый. Март ае бит – караңгы. Әзрәк яктыра башлагач кына басу уртасында бер шәүлә күреп, чаңгыларын шул якка таба бора малайлар. Ләкин шулчак һавага мылтыктан аткан тавыш ишетелә.

– «Тыр-тыр» килеп ата берәү. Карасак, корабль янына сакчы куйганнар икән. Куркудан, карга яттык. Шуннан бу атуыннан туктады. Кая барырга белмичә басып торабыз шулай. Бермәлне төрле авыллардан кешеләр җыела башлады: ишеткәннәр бит басуга әйбер төшкәнен! Анда көрт булгач, атларын җитәкләп килүчеләр дә бар. Кыюлык артты безнең. Солдатка якынрак килә башладык. Ул галәм корабле дигәннәре шарсыман бер нәрсә икән. Эченнән ниндидер тавыш килеп, чыжлап утыра үзе. Якынрак килеп, капшап карадык. Солдат атмый хәзер, тик тора – кеше күп бит. Шулчак бер вертолеттан капитан төште дә, теге шарның люгын ачып, туп-туры эченә кереп китте дә, чыжлаган тавышны бетерде. Без бу капитанның кем икәнен белмәдек – бер айдан соң, Гагарин очып кайткач кына, халык арасында: «Ул Гагарин булган икән», – дип сөйләүчеләр булган иде анысы.

Берөзлексез басуга җыелган халыкның күплегеннән арыпмы, солдатлар килгән кешеләрне тарата башлый. Тәлгать абый да үзенең дус егетләре белән кайтыр юлга чыга. Бераз китүгә, кеше макеты утыртылган кабинаның ишеге аунап ятуын күреп ала малайлар. Ни рәвешле монда килеп эләккәнен төгәл генә белмәсәләр дә, якын-тирәдә кешеләр юклыгына инангач, бу ишекне… таларга тотынган алар.

– Чыбыкларын йолкыйбыз, өч цифрблатлы бер җиһаз бар иде – аны да тартып чыгардык. Рәхәтләндек кенә! Аннары авылга куана-куана кайттык та, һәркем үз өенә таралышты. Мин дә ишектән керим генә дигән идем – күршеләр янында кешеләр тора, кулларында нәрсәләрдер бар. Карасам – тегендә парашют кисәләр! Андый әйбер күргән булмагач, кирәкме-кирәкмиме, бөтен кеше тегенең бер кисәген үзенә алып кайтып маташа. Мин дә йөгереп чыктым да, бер тасмасына ябыштым. Кисеп бирделәр, өйгә алып кереп, сандык төбенә салып куйдым, – дип сөйли Тәлгать абый.

КАРАК ПИОНЕРЛАР

Басудагы корабль ишегеннән йолкып чыгарган җиһазын тиз генә түбә астына кыстыра да, мәктәпкә чаба ул. Корабль төшсә дә, дәресләргә бармаска дигән сүз юк бит! Мыш-мыш килеп, сулулары кабып география дәресенә йөгереп керүе була – төрле яктан уратып та алалар Тәлгать абыйны: әллә басуга барганмы, ник соңга калган?

– Иптәш малайлар белән, мактанышып, теге ишектән йолкып алган чыбыкларны күрсәтәбез: әле берсен, әле икенчесен. География укытучысы Нәссәт апа бөтенесен җыеп кулына тотты да: «Сорасалар, бирермен», – дип, алды да куйды. Дәресләрдән соң өйгә кайткан идек – халык шау килә. Сарык фермасында эшләүчеләр янына военкоматтан кешеләр килгәннәр, бер җиһазны эзлиләр ди, шуның цифрблатында язылган данныйлар кирәк икән. «Берүк, тия күрмәгез – шартлый ул», – дип тә әйткәннәр, җитмәсә. Ул җиһазны без урлап алып кайттык бит. Түбә астында ята… Хәзер нишләргә? «Бездә ул, дип барсаң, без – пионерда. Бур пионерлар булып чыгабыз бит болай булса… Ике ут арасында калдык. Ахыр чиктә, бездә икәнлеген әйтмәскә карар кылдык.

Тик Тәлгать абыйның «шартлый торган җиһаз ул» дигән сүзгә генә эче пошып торган. Шартласа, түбәнең генә түгел, бөтен өеңнең көле күккә очар! Шуңа күрә, җәй көне авылга кайткан Валентин исемле бер электрикка күрсәтергә була ул бу җиһазны.

– Ике ягыннан да чыбыклары тырпаеп тора… Шартлар кебек теге. Ну, йолкып чыгарган идек бит инде без аны, шуңа шулай булгандыр. Иптәш малайлар белән теге электрикка илтеп бирдем дә, үзебез җәтрәк койма артына качтык. «Хәзер эчен актара башлый да, Валентин абый шартлый, ә без исән калачакбыз», – дип уйлыйбыз үзебез. Ә аның эчендә шартлаткыч булмаган икән. Шулай итеп, бу җиһазны да ватып, эчен актарып туктадык. Гөнаһ шунда – военкоматтан килүчеләргә җиһаздагы данныйлар кирәк булган, ә без аны юк иттек. Ә шартлаткыч дигәннән, анысы юктан гына әйтелгән сүз булмаган – корабль басуга килеп утырганда бер шартлаткычы каядыр чыгып очкан булган. Шуңа күрә агроном авыл эшчеләренә басуда сак эшләргә кушкан иде. Бер тракторчының тырмасына эләгеп чыкты ул соңыннан, чынлап та. Аны шартлаттылар – һавага гөмбә сыман төтеннәре күтәрелде. Бу вакыйгалар булганга 56 ел вакыт узган, тик яшьлектәге хәлләрне бөртегенә кадәр исеңдә тотасың икән ул. Хәзер генә күзлекне табалмыйча аһ итәм, – дип көлә әңгәмәдәшем.

Шунысы кызганыч, сандык төбенә салып куйган парашют баулары сакланып калмаган Тәлгать Шәвәлиевнең. «Ныклы бау булгач, хуҗалыкта файдаландык», – дип сөйли ул. Шуңа күрә безгә дә күрсәтә алмады. Хәер, ярты гасыр вакыт узганнан соң, балачагындагы серләрен газетага сөйләрмен дип, башына да китермәгәндер шул ул.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Зәй – Казан

Комментарии