- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Гомер узган саен тормышның кадере арта икән. Олыгайгач, яшь чакларны ешрак искә аласың. Хәзерге тормыштан канәгать булсаң да, баштан кичкән маҗаралы көннәр күз алдыннан китми.
Үткән гомеремнең бер хикмәтле өлешен сезгә сөйләп китәсем килә. Сүзем Фәүзелнәҗҗәт әнкәй, Бәрәңгенең танылган мулласы Зөлкәрнәй бабай кызы хакында барачак. Чөнки иремнең әнисе искиткеч йомшак күңелле, кешеләрне дәвалауга сәләтле, укымышлы дини карчык иде. Аның белән 40 ел бергә гомер кичердек, әнкәйнең бер генә кешегә дә тавышын күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим. Әтисе Зөлкәрнәй мулланың кешеләрне дәвалау сәләте кызына да күчкәндер, мөгаен.
Фәүзелнәҗҗәт әнкәй Кече Әтнәгә, халык телендә әлегәчә Өстеял дип йөртелүче авыл егетенә кияүгә чыга. Монда килеп яши башлау белән, авылдан бер чакрымда гына урнашкан Изгеләр чишмәсе белән таныша. Ә чишмә хакында халык арасында аерым бер риваять йөри:
“Дүрт пәйгамбәр сәфәр чыккан, ди. Берсе – балта остасы, икенчесе – тегүче, өченчесе – бизәнү әйберләре ясаучы, ә дүртенчесе – кешеләр дәвалап көн күрүче. Алар байтак җиргә сәфәр кылган, йөри торгач, безнең Өстеял авылы якларына килеп чыкканнар, ди. Көн кичкә авыша башлагач, Бадьян тауда тукталганнар һәм шунда төн кунмакчы булганнар. Учак ягып ашарга әзерләгәннәр, йокларга ятар алдыннан чиратлашып төне буе каравыл торырга килешкәннәр. Иң элек жирәбә балта остасына чыккан, башкалар тынычлап йокыга талганнар, ди. Балта остасы тирә-якны караштырып йөри торгач, җирдә яткан бүрәнәгә күзе төшә. Тик торганчы дип, шул бүрәнәне алып юна башлый. Үзе дә сизмәстән, ул бүрәнәдән кыз сыны юна. Ә кыз шундый чибәр, сылу килеп чыга, балта остасы шатлыгын уртаклашыр өчен, тегүчене уята, ул каравыл торуда икенче чиратта булган икән, ди.
Тегүче, каршында басып торган шәрә кызны күреп, таң кала һәм аңа кием хәстәрләү эшенә керешә. Агач кайрыларыннан, яфраклардан кием әмәлләп, тегүче агач кызны киендерә. Чират бизәнү әйберләре ясаучыга җитә. Тегүче аны уяткач, теге аптырап китә, агач кыз шулкадәр матур була, ул аны тагын да бизи, күз, кашларын буяп куя, су печәненнән чәч ясый, колагына зирек алкалары элә, муенына миләштән муенса ясап кидерә, беләзекләр тага.
Акрын гына сызылып таң ата, дүртенче пәйгамбәрнең каравыл вакыты җитә, ул арада барысы да уяна һәм кешеләрне дәвалап көн күрүче пәйгамбәргә агачтан ясалган кызга җан кертүен үтенәләр.
Кызга җан керә, тыпырдап биеп китә, ул шулкадәр чибәр була, пәйгамбәрләр моңа гашыйк була. Һәрберсенең кызны үзенә хатын итеп сайлыйсы килә. Аны бүлә алмыйча болар бәйләнешә башлаган. Моны күреп торган кыз бик курыккан, бәхәснең кыза барганын күреп, Ходайга ялынган: «И Ходаем, минем аркада болар бер-берсен харап итеп бетерә, син ал минем җанымны, зинһар”, – ди икән. Аллаһы Тәгалә кызның сүзен тыңлаган, чибәркәй мәңгелеккә күзен йомган.
Бу хәлләрне күргән пәйгамбәрләрнең дә кыздан башка җирдә яшәү теләге калмаган, алар дүртесе дә Аллага үлем бирүен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Якын-тирәдәге авыл кешеләре очраклы рәвештә бу үле гәүдәләрне күреп ала, аларны кадер-хөрмәтләп бишесен дә тау башына рәттән күмәләр.
Ни хикмәт, бераздан каберләре тишелеп, һәрберсеннән су ага башлый, моны пәйгамбәрләрнең күз яшенә тиңлиләр. Биш чишмә тау астына төшәрәк бергә кушылалар һәм бер булып ага башлыйлар икән».
Халык арасында йөргән бу риваятьне чын хәл дип уйлыйм, чөнки чишмәләрнең хикмәте, сере моның белән генә бетми әле. Бу чишмә — Изгеләр чишмәсе, дип атала. Һәм ул, чыннан да, кешеләргә сихәт, дәва бирә бит. Фәүзелнәҗҗәт әнкәй шул чишмәнең суы белән кешеләрне су тотудан, күз тигәннән, эче катып авырудан дәвалый башлагач, тагын да күбрәк ышандым. Ирем Саяр һәм балалар белән Өстеялда торганда чишмәгә еш бара идек. Саяр чишмәнең бураларын, улакларын тазартып торды, биш каберлек зиратны киртә белән әйләндереп алды. Тагын шунысы гаҗәп: шул таудан ерак түгел бер сәер усак агачы үсеп утыра һәм ул кыз кыяфәтендә иде. Күп кешеләрнең ераклардан шул табигать могҗизасын карарга килүләре әле дә исемдә.
Изгеләр чишмәсенең суы салкын, көмешкә бай, кыш көне суы агып торган җирнең кырлары ел буена яшел чирәм белән капланган була иде.
Чишмә белән бәйле тагын бер үкенечле хәлне искә төшереп китәсе килә. Сугышка кадәр елларда Изгеләр чишмәсеннән ерак түгел, скипидар чыгара торган завод төземәкче булганнар, диләр. Сайланган урынга эшчеләр килеп, землянкалар ясаган, палаткалар корган. Безнең авыл кешеләрен дә эшкә чакырганнар икән. Берничә кеше риза булган. Нишлисең, акча һәр гаиләдә дә артык түгел бит. Шулай эш башланган, ашарга әзерләү өчен суга дип болар Изгеләр чишмәсенә килгәннәр, ди. Шул вакытта зираттан изге пәйгамбәрләр чыгып, боларга табигатьне пычратмаска, моннан китәргә, чишмә суына кагылмаска кушканнар. Ләкин тегеләр тыңламыйча, чишмә суын савытларына тутырып алып киткәннәр. Иртән эшләүчеләр тегеләр янына барса, ни күрсен: эшчеләрнең берничәсе үлгән, кайсы дивана булып, кайсы гарипләнеп калган икән. Авылдан килүчеләр моның сәбәбен аңлаганнар һәм боларга кичекмәстән китәргә кушып өйләренә таралганнар. Шулай итеп, ул урында скипидар чыгара торган завод төзелми кала.
Бәрәңгедә Өстеялдан килеп яшәүчеләр байтак. Аннан тыш та иремнең әнисе Фәүзелнәҗҗәтне тирә-якта бик күп кешеләр белә, чөнки янына көн дә берничә авыруны алып килә торган иделәр. Ул беркемне дә кире борып җибәрмәде, чишмә суы белән барысын да дәваларга тырышты.
Кечкенә улыбыз Динарны армия сафларына озаткан ел иде. Иртән малларны көтүгә куарга дип чыксам, капка төбенә «Нива» килеп туктады. Машинадан бер хатын-кыз чыгып, улларының Таҗикстан якларында хезмәт иткәндә авырып китүен, солдатны бернинди табиблар да дәвалый алмавын сөйләде. Алар Казан шәһәреннән кешеләр аркылы ишетеп солдатны дәваларга алып килгәннәр иде. Егет кечкенә генә, ябык, машинаның арткы утыргычына яткырганнар.
Әнкәй солдатны чишмә янына алып барырга куша, өшкерә, укый, битенә чишмә сулары бөрки. Бераздан егет чишмә янында изрәп йоклап китә. Уянгач, чишмәнең суын йотлыгып-йотлыгып эчә, берничә атна юньләп ашамаган егет, ашыйсы килүен әйтә. Өйдә боларны токмачлы тавык ашы әзерләп көтеп тордым, солдат егет ризыкны бик яратып ашады. Килгәндә күзләре шешенеп йомылып беткән егетнең күзгә күренеп хәле яхшыра башлады, бик сөенештек. “Яшь бит”, – дибез, улыбыз Динар да ул чагында армиядә хезмәт итә, ни булмас солдат белән. Бу егет Таҗикстанда хезмәт иткәндә тау елгасыннан су эчкән икән һәм аны су тоткан булып чыкты. Өчәр литрлы өч банкага шифалы чишмә суы салып, кәрәзле баллар бүләк итеп озаттык солдатны. Аның әнисе акча чыгара башлагач, Фәүзелнәҗҗәт әнкәй: «Бер тиен акча да алмыйм, терелгәч, монда килеп рәхмәтеңне әйтсәң, шул җитәр”, – диде. Солдат, сәламәтләнә алмам инде, дигәндәй елап җибәрде.
Солдат китеп байтак айлар узды, елдан артып китте, ләкин егет күренмәде. «Үлгәндер теге солдат, килер иде исән булса”, – димен. Ә әнкәй: «Исән ул, таза-сау, монда киләчәк, һичшиксез”, – ди, үзе елмая. Соңыннан гына белдек: егет ике айдан терелгән, кире армиягә кайтып, Украина якларында хезмәтен дәвам иткән икән, шунда бер чибәр генә кызга өйләнеп, Казанга әйләнеп кайткан. Бездән китеп өч-дүрт ай узуга, солдат егетнең әтисе авариягә эләгеп вафат була, берничек тә безнең якларга килү җае чыкмый.
Ә солдат, әнисе һәм хатыны белән килде безгә, әнкәйне күрү белән: «Моя вторая мама”, — дип килеп кочаклады. Безгә бу егетне таза-сау күрү үзе бер куаныч иде, алып килгән бүләкләрен авылдагы карчыкларга, тол хатыннарга өләштек.
Менә шундый баштан узган хатирәләр белән Өстеялны сагынып, Бәрәңгедә матур гына яшәп ятабыз. Ул авылыбызда беркем дә калмады шул, югыйсә оҗмахларга тиң җир бит үзе.
Минзифа ХӘБИБУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.
Рәсемдә: Чишмәне карап торган Саяр абый өстеялдан күчкән соңгы кеше. Хәзер бу чишмә дә, авыл да ятим.
кайтаваз
Янә кайтыр әле алар
Фәнил Нигъмәтҗановның “Оялары түгел кыяда…” исемле язмасын (“БГ”, 16 сентябрь) укыгач, мин дә канатлы дусларыбыз – карлыгачлар турында язарга булдым.
Былтыр җәен Апас районының Пүчинкә авылында дәү әниемнең чолан тирәсендә карлыгачлар аеруча күп оча башлады. “Берәр каралты-курада оя ясарга телидер”, – дип уйладык. Тик алар ояны сарайда түгел, ә чоланда урамга чыга торган ишек артына кора башлады. “Аларга тынычлык булмый бит биредә, ояны хәзер алып атсак яхшырак булыр”, – дип абый безгә ояны җимерергә кушты. Тик ничек итеп авызы белән берәм-берәм чыбык, балчык ташыган, бала чыгарыр өчен оя ясарга бар көчен биргән бу нәни дустыбызның өметен бер мизгелдә юкка чыгарып була? Абыйның сүзенә каршы чыгып, апалар белән карлыгачка оясын ясарга булыштык та әле. Ныграк торсын өчен астан кадаклар кагып, ояның “нигезен” салдык. Азмы-күпме вакыттан соң карлыгачыбыз инде бала да чыгарды. Бу нәни кошчыкларны күреп, аларның көннән-көн үсүен, очарга өйрәнүен күзәтү күңелгә ниндидер бер шатлык, сөенеч, гаҗәпләнү өсти. Көзен кошларыбыз киткәч, ояны алып ату турында янә сүз кузгатылды. Ләкин, бәхеткә, моңа өйдәгеләрнең йөрәге җитмәде.
Бу җәйдә дә карлыгачлар ояга янә килеп безне сөендерде. Җәй башында дүрт кошчык чыгарып, июль башында алар инде үз көчләре белән ризык табарлык булгач, ояны калдырып очып киттеләр. Тик оя, бәхеткә, озак буш тормады. Өй алдында тагын бер карлыгач оя буенда әйләнә-әйләнә очына башлады. Озакламый бер-бер артлы биш нәни карлыгач баласының нечкә генә тавышлары ишетелде. Әниләренең аларга азык ташуы, соңрак очарга өйрәнүләре – үзе бер гаҗәп күренеш. Бу гүзәл мизгелне күзәтеп, дөньяның матурлыгына, табигатьнең серлелегенә тагын бер кат инанасың.
Киләчәктә дә канатлы дусларыбыз өй алдыбызга сокландыргыч эшчәнлеге, нәни кошчыклары белән ямь биреп торыр дип ышанам.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА
Энем, йоклама!
1992 елның апреле иде. Бертуган апамнарда фатирда яшәгән вакытым. Апамның балаларын – сеңлем белән энемне балалар бакчасына илтергә, алып кайтырга мин дә булышкалыйм.
Заводтан төнге сменадан кайтып, энем белән сеңлемне балалар бакчасына илтеп тапшыргач, өйгә кайтып, “Санта Барбара” сериалын карарга утырдым. Тик төнлә йокламау үзенекен итте: күзләрем үзеннән-үзе йомылды. Телевизорны сүндерергә булдым. Изрәп йокыга талган гына идем, “Азат” дигән тавышка сискәнеп уяндым. Торып, тәрәзәдән урамга карадым, кеше булмагач, ишекне ачтым. Анда да беркем юк иде. Шуннан соң берни аңламыйча, бисмилламны әйтеп, тагын яттым.
Күпмедер вакыттан соң ап-ачык итеп тагын “Азат” дигән баягы тавыш яңгырады. Кабат белгән догаларымны укыдым да күзләремне йомдым. Әмма “Энем, йоклама”, – дип берәү төртеп үк уятты. Куркып, сикереп тордым да сәгатькә карадым. Көндезге 3 иде. Апам иртәрәк эштән кайткан да минем белән шаяра дип, залга чыктым. Әмма анда да, аш бүлмәсендә дә берәү дә юк иде. Бу хәлгә тәмам аптырап, телевизорны кабызып, аның каршына утырдым. Апам кайтканнан соң, аңа әлеге хәлне сөйләдем. “Энем, бу юкка түгел, ял көннәрендә өйгә кайтып кил әле син”, – диде ул. Киңәшне тоттым: ике көннән авылга юл алдым. Керсәм, әниебез югары температура белән авырып, урын өстендә ята иде. Хәле җиңеләйгәннән соң, аңа да бу хәлне сөйләдем. “Йорт хуҗасының кисәтүе булгандыр, улым”, – диде ул. Кире Казанга килеп, төрле дарулар алып кайттым. Аларны эчеп, 3 көн узгач, әниебезнең хәле җиңеләеп, аякка басты.
Белмим, чыннан да, йорт хуҗасының мине кисәтүе булдымы бу, әллә могҗизалы дөньяның үзенә бер төрле серле якларын ачуымы – билгесез. Хәтта дин әһелләре дә аңлатып бирә алмады. Булмас димә, дөнья бу, диюләре юкка түгел икән.
Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.
Казан.
Комментарии