«Җенле урын» дигәннәре хак икән

Безнең Тукай районы Торнаташ авылы белән Сарман районы Чураш авылы арасы җиде чакрым. Шушы ике авыл арасындагы басуда «Мулләттәй куаклыгы» дигән урын бар. Бу тирәне элек-электән кеше адаштыра торган урын дип сөйлиләр иде. Мәрхүм әтәйнең дә, ул 1911нче елгы иде, шушы ике авыл арасындагы басуда адашып йөргәннәрен сөйләгәне хәтеремдә.

Берничә ир-ат кичке якта басуга киндер орлыгы җыярга баралар. Караңгы төшкәч, кайтырга чыгалар. Берничә тапкыр Торнаташка түгел, Чурашка барып чыга болар. «Яктыра башлагач кына авылга кайтып җиттек», – дип сөйләгән иде әтәй.

Үземнең ирем дә сөйләгән иде: кыш көне ат җигеп Чурашка баралар. Кич караңгы төшкәч кенә кайтырга чыгалар. Инде Торнаташ утлары да күренә башлады дип кайталар – Чураш фермасына барып чыгалар. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, аптырап, әтисе атның йөгәнен тотып, алдан үзе кайта. Шулай булса да, Торнаташ белән дүрт чакрым ераклыктагы Останково дигән авыл арасындагы «Бояр чокыры» дигән җиргә килеп чыгалар. Шулай итеп, төне буе адашып йөреп, яктыра башлагач кына авылга кайтып җитәләр.

Кәүсәрия НӘҖМИЕВА,

Тукай районы, Торнаташ авылы

Комментарии