«Авыр аяклы» кешеләр...

Безнең ислам динебездә күрәзәчелек белән шөгыльләнү, хорафатларга ышану катгый рәвештә тыела бит. Шуңа да карамастан, шөгыльләнәләр дә, ышаналар да. Халык арасында «Аның аягы авыр, аның кулы җиңел, аның кулы тәмле» дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Безнең әнкәйнең әтисе Мәскәү бабай һәрдаим: «Күрәзәчеләргә йөреп, ырымнарга ышанып гомерегезне кыскартмагыз», – дип әйтә иде. Ләкин кайчак мистик хәлләргә юлыккач, ышанып та куясың.

Мин үзем белән булган бер-ике шундый серле очракны язмакчы булам. Без яшь чакта авыл картлары: «Менә шушы хатыннар сезнең каршыгызга очрасалар, юлыңны дәвам итмичә, борылып кайтуыгыз хәерлерәк булыр», – дип әйтәләр иде. Дөрестән дә, алар каршы очраса, минем бер вакытта да юлым уңмады. Бер очракны гына языйм әле.

Кыш көне без дус малайлар белән ат җигеп, саламга киттек. Саламны үлчәп бирәләр. Инде төялеп кайтып барабыз. Көн матур, юл чиста. Шул вакыт каяндыр җил чыгып, безнең олауны капландырды. Инде яңадан төяп юлны дәвам иттек. 200 метрлап узгач, олау икенче якка ауды. Шулай бер чакрым арада өч тапкыр каплангач, саламның яртысы да калмады, тузып очып бетте. Кире барып булмый, үлчәп кенә бирәләр. Көч-хәл белән өйгә кайтып җиттек. Шунда, шалт итеп, каршыга кемнәр очраганы исемә төште.

«Буа-газ» идарәсендә эшләгәндә профсоюз оешмасы өчен төрле материаллар, буяулар алырга Казанга киттек. Үзем белән художник егетне дә алдым. Чистай урамына килеп керүгә, «Газель»нең алгы тәгәрмәче шартлады. Хәрәкәт бик көчле, кырыйга да чыгып булмый. Шофер егет көч-хәл белән тәгәрмәчне алыштырып, юлны дәвам иттек. Гадел Кутуй урамындагы «Татрансгаз»да кирәкле әйберләрне төяп, Зорге урамына киттек. Кузгалдык кына, шунда бер иномарка «обгон»га чыгып, маневр ясап бетерә алмыйча, «Газель»нең сул ягына килеп бәрелде. Сикерешеп төштек, иномарка да туктады. Шофер егетебез коелып төште, сөйләшә алмый. Карыйбыз: безнең машинага әллә ни зыян килмәгән, ә менә иномаркага хәйран гына ремонт кирәге күренеп тора. Иномарканың хуҗасы машиналарны карап чыкты да: «Егетләр монда сезнең гаеп юк, әгәр риза булсагыз, әйдә, таралышыйк», – дигән тәкъдим ясады. Без риза булып, тизрәк китәргә ашыктык.

Гвардия урамында бер автосервиска тукталып, шоферыбыз тәгәрмәч ясатырга кереп китте. Без машинада утырып калдык. Стоянка иркен Камазлар кереп йөрерлек. Ул да булмады, безнең «Газель»нең артына бик каты итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Машинабыз бер метр алга сикерде хәтта. Сикерешеп төшкәч, исләребез китте: тагын бер иномарка артка чигенгәндә безнең артка килеп кергән икән. Барлык фонарьләре коелып төшкән, багажнигы каерылган, бамперы җирдә ята. Безең шоферыбыз чабып килде, төсе качкан, куллары калтырый. Ә иномарканың йөртүчесе төшеп, бер әйләнде дә, безгә берни дә әйтмичә, машинасын кабызып күз алдыннан юк булды. «Газель»нең артына торбалардан өстәмә бампер ясап куелган булган икән. Бернинди зыян булмаган, әз генә тырналган шунда.

Шул ук елны, Зөя елгасына коючы Карлы елгасы ташып, Буа дамбасының аръягын су басты. Кайбер җирләрдә газүткәргеч торбалар су астында калды. Шуңа күрә авария бригадалары көнгә 3-4 тапкыр «обходка» чыгып, тикшереп йөриләр. Бер көнне су бик күтәрелгәч, мин үзем дә чыгып карап кайтырга булдым. Художник егет тә безнең белән барырга рөхсәт сорады. Алдым инде. Дөрестән дә, урамда бик матур күренеш. Су дәрья кебек җәелгән. Чыгып киттек. Толымбай авылына таба Карлы елгасы аша салынган газүткәргечне карарга барабыз. Трассадан борылып, чакрым ярым урман ягына барасы. Анда да асфальт салынган, ләкин ул су астында калган. Борылып, 500 метрлап киткән идек, машинабыз гөпелдәп сүнде. Дәрья уртасында басып калдык. Өр-яңа машина, егетләр аны тузан да кундырмыйча, карап кына торалар. Двигательгә су чәчрәп сүндергән дисәң дә урынсыз. Чөнки машина сәгатенә 5-10 чакрым тизлек белән генә барды. Берничек тә кабыза алмагач, буксир чакырттым. Шунда үземә, бу егет белән беркая да бармаска дип, сүз бирдем,

Эш дәверендә 15 еллап алты район буенча Казанга йөрергә туры килде, ләкин мондый хәлләргә бервакытта да юлыкканым булмады. Ирексездән хорафатларны, ырымнарны искә төшерергә туры килә бит. Бу дөньяның без белмәгән, аңламаган серләре бик күп әле.

 Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии