Галәмнән хәбәр килгән…

Галәмнән хәбәр килгән…

Күптән түгел генә редакциябезгә бик калын хат килеп төште. 12 битле 6 дәфтәрдән торучы шундый ук хәбәр (шул ук күләмдә һәм эчтәлектә – авт.) узган ел бер килгән иде инде. Беренчесендә аны җитди кабул итмәдек, чөнки “Аллага чынлап буйсынырга вакыт” дип исемләнгән һәм Хозыр Ильяс дип имзаланган бу дәфтәрләр билгеле бер секта “дәреслеген” хәтерләтте. Икенче тапкырында да шундый ук дәфтәрләр алгач, әлеге авторның үҗәтлеген бәяләп (6 дәфтәрне язып тутыру өчен күпме көч һәм вакыт кирәк, ләбаса), аның белән танышып кайтасы иттек. Өстәвенә, соңгы килгән дәфтәрләрнең берсендә теләсә-кемне җәлеп итәрдәй берничә кызыклы җөмләгә дә юлыктык. Хат авторы билгесез очучы объект һәм аның тарафдарлары белән очрашуы, аралашуы турында искәрткән һәм тиздән дөнья бетәчәге хакында да кисәткән иде безне.

“Газетагызның башына ук: “Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!” – дигәнсез бит. Мин сезне кыйбланың теге ягына чыгарып куям әле. Миңа юллар ачык булырга тиеш”. – Соңгы килгән 6 дәфтәрнең берсеннән кыска гына өзек бу. Менә шушы сүзләрдән тәэсирләнеп кыйбла эзләп чыгып киттек тә инде.

“НЛОвтлар” нинди телдә сөйләшә?

Юллар бик үк ачык булып чыкмады шул әле. Без эзләп барган районы, Березовая Поляна авылы (халыкта аны Пурунка дип йөртәләр) кар астында калган авыллар сериясенә карый икән. Шулай инде, күпме чыгым тотып, 5 йортлы ташландык авылга юл ачу кемгә кирәк?! Шунлыктан хатлар авторы Наил Әхмәтшин белән Җөри авылында гына очраштык. 70 яшь димәссең үзенә. Җиде чакрымны чаңгы белән үтеп очрашуга килгән Наил абый җитезлеге белән гаҗәпкә калдырды хәтта.

– Чыгышым белән башка авылдан мин. Тынычлык кирәк булганга, шунда күчеп килдем. Анда кыш көне нибары 3 йортта гына кеше яши, калганына җәй көне килеп урнашалар. Менә шунда 3 ел ялгызым яшим инде, – диде Наил абый без кызыксына башлагач. – Колхозда баш бухгалтер булып пенсиягә чыктым. Ярый кешеләргә мөнәсәбәтем яхшы булган дип сөенеп бетә алмыйм. Әгәр начарлыгым тигән булса: “Менә Наилне дә Ходай нинди көнгә калдырды бит”, – дип сөйләрләр иде. Дөресен әйтим, сеңлем, ычкынган дип уйлыйлар мине. Махсус больницасында да берничә тапкыр яткырып кайтардылар. Анда барып кына җүләр кеше акыллыга әйләнми – шунысы хак. Кемнедер мәҗбүриләп ышандыруга мохтаҗ түгелмен, ышанмаган кеше ышанмасын, ләкин очраштым мин алар белән!

Шулай итеп Наил абый үзенең “НЛОвтлар” (ул үзе аларны шулай дип йөртә) белән очрашуы турында сөйли башлады.

Пенсиягә чыгар алдыннан ул үзе белән ниндидер сәер көч идарә итүен тоеп ала. Нидер эшләп йөргән җирдән, шул көч идарәсе белән я кырга, я су буена төшеп югала башлый Наил абый. Пенсиягә чыгып бер ел үткәч, кыйссалар язарга тотына. “Фикер үзеннән-үзе агыла, ничеклеген аңлата алмыйм”, – ди яңа танышым. Бераздан кешеләрне дәвалый башлый. Хозер Илъяс дип исемен алыштыруы да шул кодрәт көче белән эшләнде дип саный ул үзе.

– Шул исемне куштырганда гомеремдә булмаганча сулкылдап еладым, да: “Бу Алланың сине кабул итүе”, – диде. иң хак дин һәм шул юлда булсак кына без котылып кала алачакбыз.

Нинди соң ул “НЛОвтлар”, Наил абый?

– Үзем аларны күрмим. Безнең авылда бер өйләнмәгән егет бар. Аңа 40 яшь. Авылда аны сәер кешегә саныйлар инде. Салгалап та йөри ул. Менә шул аларны күрә. Иң беренче тапкырында да шул Марат миңа килеп аларның янымда йөрүен әйтте. Өч күзле ди алар. “Син үзең дә караңгыда лампочка кебек янасың”, – ди. Үзем турында үзем генә белгән әллә нинди сораулар биреп, Маратны тикшереп карыйсы иттем. Ул читкәрәк китә дә, тегеләр белән аралашып алгач, һәр соравыма төп-төгәл җавап бирә. Ышанмый хәлем калмады. Бер зур амбар дәфтәренә, җавап өчен урын калдырып, үземне кызыксындырган сорауларны язып бирдем, Марат тегеләр ярдәме белән шунда җавапларны язды. Гипнозланган халәттә яза икән ул аларны. Шуңа күрә язуы да үзенекенә охшамаган, башка төрле.

Алар татарча җавап бирәмени?

– Менә анысына үзем дә гаҗәпләндем. Әйе, Марат аңлагач, татарча буладыр инде. Бәлки, алар фикер аша аралашадыр.

Ул амбар дәфтәрен мин дә күрдем. Анда Путинга кагылышлы сораулар да, яман шеш, наркомания, шикәр чире кебек авырулардан дәва хакында сораган урыннар да бар. Путиннан соң да илгә рәт кертүче килмәячәк, дигән җавапны күреп, бераз кәеф төште-төшүен. Шулай ук тиздән бөтендөнья океанының сулары 60 метрга күтәреләчәк һәм ярты дөньяны су басачак дигәнгә дә ышанасы килмәде… Шуның ише кызык-кызык фактларны күп очраттым.

Бу “НЛОвтлар” нинди максат белән Җиргә килә соң?

– Алар – Алла белән безнең арада арадашчы. Без алар кул астындагы уенчык кебек кенә. Аларга безнең яшәү рәвеше ошамый. Менә бит, дәфтәрдә барысы да язылган. “Үзегезне күп беләбез, дип уйлыйсыз, ләкин сез берни дә белмисез”, – диелгән. Җир шарындагы аномаль, глобаль катаклизмнар да – алар эше. Җирдәге хәлләрне күреп алар Аллага кайтып әйтәләр икән.

Шулай ук Наил абый тагын берничә планетада тереклек булуын әйтте. Безгә килүчеләр бер орбита буенча әйләнүче То, Ма, Ка планеталарыннан булып, алар безне кисәтеп, планетабызны бәхетсезлектән коткарып калмакчы, имеш. Җир шарын 348 мең чакрымга күчерсәң, 2012 елда Америка материгы өстенә төшәчәк кометадан да, Кояш шартлаудан да качып котылып калырга да мөмкин икән. Аны ничек коткарачагын алар Маратка инструкция рәвешендә тапшырачаклар. Менә шундый галәмәт хәлләр!

Люминнар безне өйрәнә

Теге амбар дәфтәрендә төрле чирләрдән дәва сораган урыннар бар дигән идем… Аларның кайберләренә җаваплар да бар үзе, тик аларны монда язуны кирәк дип тапмыйм. Сәбәбен аңлыйсыздыр.

– Алла кешегә 7 төрле чир генә җибәргән, калганын кешелек үзе уйлап чыгарган, – диде Наил абый. – Чума, холера, тиф, малярия, чәчәк, кызамык, дизентерия – болар Алладан. Ә калганнары стресс, күп ашау, җыен химия белән туклану, пычрак һава нәтиҗәсе. Дару ярдәм була алмый, кешенең рухын дәваларга кирәк. Табиб шикәр чире дигән диагноз куя икән, кеше көне-төне нәрсә ашаганын контрольгә алып, даими анализлар тапшырып, йоклаганда да шул чире турында уйлап хәлен начарлата гына. Үзен-үзе ышандырып, баш миенә барып җиткән сигналлар аша кайбер органнарын бөтенләй эшләмәс итә. Суга мазут катнашмаган кебек, кеше организмы да җыен химик-ясалма ризыкларны үзләштерми, бары корсагын тутырып, ашказаны, эчәкләренә артык көч китерә. Ни өчен җанвар ияләрендә СПИД, яман шеш, туберкулез яки башка авырулар юк? Чөнки алар табигать кануннары буенча яши. Башта ризыкны күз белән күрәләр, аннары исниләр, телләре белән тәмен татып карыйлар һәм аннары гына ашыйлар. Ә без, киресенчә, матур булса ашыйбыз. Матур кәгазь эчендә нинди агу ятканын карап та тормыйбыз бит. Шулай да һәр авыруга дәва бар. Бар да табигатьтә. Утның капма-каршысы – су, җылыныкы – суык, акныкы – кара булган кебек, авыруга капма-каршы үзлекле чара бар.

Наил абый, “НЛОвтлар” белән аралашуыгыз соңгы тапкыр кайчан булды?

– Мин аларның ачуын чыгардым. Артык күп сорауларым белән. “Үзең белгәнне дә бездән сорама”, – диделәр һәм Аллага әләкләргә дип кайтып киттеләр. Бу 2004тә булды инде. Аннары кире килгәннәр иде, ләкин Марат: “Болары – икенче, тегеләргә охшамаган”, – диде.

Җир шары киләсе берничә елда ничек үзгәрәчәк, бу хакта нинди фаразларыгыз бар?

– Узган елны корылык булса, быел җәй буе яңгыр булачак. Корыда әле нәрсәдер үсә алса, суда берни дә үсә алмый. Ачлык көтелә. Моның беренче билгеләре – кар калын булып, туң булмау сәбәпле, инде уҗым череп бетте. Узган ел корылык булгач, чәчәргә орлык та юк. Шулай ук кар нигә шулай озак тора дип уйлыйсыз? Быел су басу булачак. Бердәнбер көнне һава җылытып, кар зур тизлек белән эри башлаячак һәм су күтәреләчәк. Бик күп кешеләр һәлак булачак. Киләсе елга комета төшкәч, арктик кыш башланачак. 49 елдан кояш шартлаячак. Ләкин әле безнең котылып калу мөмкинлегебез бар… Инде хәзер үк Җир бик нык үзгәрде. Су да хәзер 98 градуста кайный. Игътибар иткәнегез дә бардыр, элек чәйне чәй тәлинкәсенә салмыйча эчеп булмый иде, хәзер чәйнектән агызу белән эчәбез, бер җиребез дә пешми. Атмосфера басымы да нормаль хәлдә, 760 мм булырга тиеш, ә ул хәзер күпмегә ким, күзәткәнегез бармы?..

Маратка “тегеләр” әйтеп яздырган тексттан да кайбер цитаталарны китерәсем килә. Алар Наил абыйга адресланган!

“Алла картайган! Сине сайлап ялгышкан бугай. Син гел вак-төяк белән маташасың. Әгәр син Алланың ышанычын акламасаң, гел үзеңчә эшләсәң, Ул сине бүтән җиргә күчерергә мөмкин! Аннан кире кайту бик авыр!”

“Алла сине сайлап алган икән, син аның ышанычын акларга тиеш! Ул теләсә-кемне сайлап алмый. Сиңа кадәр дә бик күпләр аның ышанычын аклый алмады. Дөрес булмаган юлга бастылар. Син – соңгы кеше. Син дә эшли алмасаң, Алла җиргә бүтән кеше җибәрмәячәк. Кешелек дөньясы бетәчәк! Син-Алланың җирдәге илчесе!”

“Сез беренче планета Җир-комса, шуңа күрә без сезне өйрәнәбез. Безнең сезгә ярдәм итәсебез килә. Сез-кешеләр, без-люминнар!”

“Без сезне теләсә нәрсә эшләтә алабыз. Сезнең программаны үзгәртү безгә уен гына!”

Наил абый белән сөйләшү барышында буталып беттем! “Намаз укып кына гөнаһлардан арынып булмый”, “без барыбыз да гөнаһлы, ләкин җирдә гөнаһлары кичектерелә алган кешеләр генә исән калачак”, “без барыбыз да үлеп бетәчәкбез” кебек җөмләләрне үзара бәйләп, каршылыклар арасында адаштым.

Әгәр “НЛОвтлар” кулында без уенчык кына һәм үзләре теләгән вакытта безнең баштагы программаны үзгәртә алалар икән, нигә соң алар аны үзгәртми һәм алар теләгәнчә яшәтми икән? Безнең тормыш рәвеше ошамый икән, программабызны үзгәртсеннәр, шулаймы?! Шулай ук тагын бер сорау туды: нигә алар нәкъ менә Наил абыйны сайлаган? Ислам дине хак дин икәнен аңлату кирәк булган очракта, намаз укып, дини кануннар буенча яшәүче башка бер кешене сайлап та була иде бит. Шул ук вакытта дин белән яшәү әле гөнаһлардан арындырмый, дип тә аңлатылды миңа. Шулай ук Марат та аңлашылмый торган персонаж булып кала бирә. Әгәр ул гына Җир шарын коткарып кала ала икән, нишләп соң ул әлегәчә салгалап йөри һәм аны әле дә акылга утыртмаганнар? Кызганыч, Маратны күреп сөйләшү насыйп булмады. Җир шарына таба очучы кометаны алдан ук шартлатып, Җиргә зыян салмаслык хәлгә китерүче технологияләр дә бар бит әле. Чыннан да, төшәр микәнни?

Нәтиҗә ясап шуны гына әйтә алам: бардыр алар, юк түгелдер. Чөнки танышларым арасында да очучы тәлинкәләрне күрүчеләр бар. Анысына үзем дә ышанам! Ләкин Җир шары салгаларга яратучы Маратка гына төртелеп калса, хәлләребез бик өметсез күренә әле монда…

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Казан-Мамадыш-Җөри-Казан.

Галәмнән хәбәр килгән..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии