- 03.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Үзем күрәзәчеләргә, багучыларга бик ышанып бетмим. Тик хатын-кызның психологиясе табигатьтән шулай корылган ки, акылы белән ышанмаса да, йөрәгенең бер почмагында күрәзәче әйткән сүзләр барыбер саклана. Минем дә шулайрак… Акыл ышанмый, ә ул әйткән сүзләр истә тора…
Биектау районында яши торган багучы Тәнзилә ханымны тирә-як районнарда, авылларда яхшы беләләр.
Тәнзилә ханым янына мин бактыру нияте белән түгел, ә эш буенча килгән идем. Бик озак эзләргә туры килде алар гаиләсе яшәгән йортны. Бу авылны навигатор да таба алмады хәтта. Кызыксынуым җиңде, аңардан үземнең язмышым хакында сораштырдым. Күрәзәчеләрне бик әйбәт психологлар, диләр, бу ханым янында да үзеңне, ничектер, тыныч хис итәсен. Әйтерсең лә Җир шарында башка кеше юк, гел аны гына тыңлап утырасы килә. Үзенең ничек багучы булып китүе хакында сораштырырга да җай чыкты.
– Миндә бу сәләт 14 яшемдә үк бар иде инде, – дип сүзен башлады ул. – Кайдан, ничек барлыкка килгәнен әйтә алмыйм. Нәселебездә мондый сәләткә ия кешеләр бөтенләй юк. Мин аны Аллаһы Тәгалә бүләге итеп кабул иттем. Яшүсмер чагымда да, инде буй җиткәч тә, күрәзәчелек белән шөгыльләнүдән курыктым. Без бабай белән үскән балалар, шуңа шактый сүрәләрне, догаларны яттан беләм. Аллаһка чын күңелемнән ышанам. Багучылыкның гөнаһ булуын белгәнгә, исламда бу тыелганга күрә, сәләтемне үстермәдем, кешеләргә сиздермәскә тырыштым. Күрәзәчелек, багу белән шөгыльләнергә теләмәдем.
– Ә кайчаннан бирле күрәзәчелек итәсез?
– Мин бик каты авырдым. Бик озак дәваланырга туры килде. Берни дә ашый алмый идем, су белән генә тордым. Бер кая барасым да, бер кешене күрәсем дә килми иде ул чакта. Үз-үземә бикләнеп, караңгы бүлмәдә генә утырырга теләдем. Берсендә шулай дус кызым үземне таныш күрәзәчесенә алып барды. Бу ханым миндә булган бөтен бозыкны чыгарды. Ул багучыга бер ел йөрдем. Шул ел дәвамында ул мине дәвалап кына калмады, ә бик күп нәрсәгә өйрәтте дә. Булган сәләтем өстенә, аның өйрәтүләре дә өстәлде. 2000 елдан бирле мин багучылык белән шөгыльләнәм.
– Кешеләр сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Яныгызга кемнәр ешрак килә?
– Янымнан кеше өзелгәне юк, булдыра алган хәтле барысына да ярдәм итәргә тырышам. Төрле кешеләр була, күбрәк хатын-кызлар килә инде. Мөрәҗәгатьләр дә төрле. Кемгә нәрсә җитми, шуны сорыйлар: акча, байлык, сәламәтлек… Әмма күп очракта мәхәббәт, ярату, гаилә хакында белергә теләп киләләр. Бозым ясарга сорап килүчеләр дә шактый. Әмма мин андый эш белән шөгыльләнмим. Багучылык бер гөнаһ булса, бозым ясау тагын да зуррак гөнаһ. Бозымның ясатучыга да, минем үземә дә кайтуы бар бит. Мондый мөрәҗәгатьләрне кире какканда, үземә үпкәләп йөрүчеләр дә бар. Бозымны кайтара, кешедән юкка чыгара алам. Тик беркайчан да үзем кара магия белән шөгыльләнмәячәкмен.
Хәзер кешеләр шундый каты бозылдылар, барысы да мал колларына әйләнде. Бер-берсеннән көнләшү бик көчәйде халык арасында. Әгәр дә берәрсе миңа: «Менә шул кешене берәр нәрсә эшләт әле», дип килсә яисә дошманыннан көнләшүен сизсәм, мин килгән кешегә теләгәнен сорыйм. Байлыкка кызыга икән, Ходайдан аңа байлык бирүен үтенәм…
– Һәр күрәзәченең үз методлары, үз багу алымнары бар. Сез кешенең язмышын нинди юллар белән билгелисез, күрәсез?
– Әйткәнемчә, без бабай белән үскән балалар. Ул безгә бик күп догалар өйрәтеп калдырды, мәрхүм. Минем янга килгән кешегә аңа туры килә торган доганы бирәм. Кемгәдер «Фатиха» сүрәсе ярдәм итәргә мөмкин, кемгәдер башка дога. Әгәр дә кеше авыру икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кушам. Чөнки мин үзем профессиональ дәвалаучы түгел. Кешенең сәламәтлеге ниндидер бозымнар, күз тиюләр аркасында югалмаган икән, табибларга күренсә, әйбәтрәк була, дип саныйм.
Күп очракта кешедә Аллаһыга ышануны уятырга тырышам. Иң беренче үзегезгә үзегез ярдәм итегез, әгәр барып чыкмый икән, мин дә булышырмын, дим. Иң мөһиме – ышанырга һәм сорый белергә генә кирәк. Бала әнисеннән беренче тапкыр конфет сораганда, әнисе бирмәскә мөмкин. Икенче, өченче, дүртенче тапкырында түзми, баланың кулына конфетны тоттыра. Хак Тәгалә дә шулай. Үзегезгә кирәкле нәрсәне чын күңелдән сорый белү генә шарт.
– Кемгә нинди дога кирәк икәнен ничек билгели аласыз соң?
– Мин аны күңелем белән тоям, тәнем аша сизәм. Бу Хак Тәгаләдән бирелгән сәләттер инде. Әгәр каршымда авыру кеше утыра икән, аның авырткан әгъзасы минем организмда да авырта башлый. Мисал өчен, кешенең йөрәге авыртса, минеке дә чәнчеп алырга мөмкин. Әгәр үземнең көчемә генә ышанып бетмим икән, карталар ачам. Шәм, су белән багам. Аеруча су бик ярдәм итә.
– Карталар ачам, дидегез. Үзегез, аңлавымча, Хак Тәгаләгә ышана торган кеше. Карта белән багу – зур гөнаһ бит…
– Гөнаһ икәнен беләм. Әмма кешене алдап җибәрә алмыйм. Кайбер очракта үземнең көчемне алар ярдәмендә тикшерергә туры килә. Мин начарлык эшләмим, кешеләргә явызлык кылмыйм. Шуңа да бу гөнаһымны Аллаһтан кичерүен сорыйм.
– Күп кенә күрәзәче, багучылар үзләре күрсәткән хезмәт өчен акчаны «каерып» алалар. Сезгә күпме түлиләр?
– Мин беркайчан да байлыкка кызыкмадым, бер кешедән дә акча сорап алганым булмады. Гомумән, байлыкка табынган кешеләрне аңламыйм. Ә «тариф» куеп эшләүче багучылар минем өчен тәннәрен сатучылар белән бер. Фахишә дә үзен сата, алар да үз сәләтләрен сатып, кәсеп итәләр. Ярдәмем тигән кешеләр, минем файдамны күргәннәр үзләре миңа күпме бирә, шуның кадәр генә алам. Кемдер бүләк алып килергә мөмкин, кемдер азык-төлек.
Соңгы сүз. Белмим, ни сәбәпледер, Тәнзилә ханым яныннан мин бик канатланып, балкып диярлек кайттым. Кайберәүләр, бу язманы укып чыккач, моны реклама, дип уйлар. Әмма Тәнзилә ханым тулы исемен дә, сурәтен дә, телефонын да күрсәтмәвемне үтенде. Аның янына барып кайткач, башкалардан аерылып торучы, ниндидер көчкә ия булган затларның булуына кабат ышандым.
Лилия ЛОКМАНОВА.
КҮЗ ТИЮНЕҢ БИЛГЕЛӘРЕ
1.Тик торганнан хәл бетә. Хәрәкәт итүе авырая.
2.Баш авырта, әйләнә, кан басымы уйный, сәбәпсездән борын каный, өшетә, төрле-төрле тире авырулары барлыкка килергә мөмкин, теш сызлый, күздән яшь ага.
3. Кеше йокысызлыктан интегә, я киресенчә гел йокы гына килеп тора.
4. Күз тигән кешенең аппетиты бозыла, я киресенчә гел ашыйсы гына килә.
5. Кешеләр белән аралашасы килми, үз-үзенә йомыла.
6. Төрле кешеләрнең тавышларын ишетергә мөмкин.
Ә инде күз тигән балалар борчулы, елакка әйләнәләр. Тән температуралары күтәрелә, начар йоклыйлар, ябыгалар. Мондый очракта балаларны өшкертергә кирәк.
«МИҢА КҮЗ ТИМӘГӘНМЕ?»
1. Кичтән кырлы стаканга салкын су салып куегыз. Иртән торгач бер кисәк кара ипи алыгыз да, 1-2 минут бернәрсә дә уйламыйча, кулыгызда тотып торыгыз. Аннары ипи кисәген бүлмәгездә торган суга салыгыз. Әгәр дә ипи стакан төбенә төшсә, сезгә күз тигән булыр.
2. Шулай ук бер төн бүлмәгездә торган суга шырпы яндырып ташларга була. Әгәр дә сезгә күз тигән булса, 1-2 минуттан ул стакан төбенә төшә.
Өшкерү
Кешене өшкерүгә каршы фикердә булсам да, кайбер хәлләр кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Бу серле дөнья. Без белмәгән хәлләр белән гел очрашып торырга туры килә. Кая барырга, нәрсә эшләргә, бу зәхмәттән ничек котылырга? Табибка күренсәң, ул да берни эшләтә алмый. «Бу безнең чир түгел», – ди.
…Сара әби күршесе Әсма әбигә кич белән кул эше эшләргә баруны гадәткә кертте. Бер көн кич кайтып җиткәч, бакчада өеп куелган тирес өеме кырыена гына кече йомышын йомышлады. Әмма, ни хикмәт, урыныннан күтәрелә алмады. Өенә көч-хәл белән керде, урынга егылды. Хәлне аңлаткач, Сара әбине өшкерүчегә алып киттеләр. Бабай авыруны күрү белән, хәлне аңлады:
– Йомышыңны йомышлый башлаганчы, «бисмилла» әйтергә кирәк. Җеннең өстенә туры килгән, зәхмәт сирпелгән, – ди.
Диннең тоткарланып торуы аркасында, күбебез нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын белмичә үсте. Күбесе белмәгәнен белергә теләп, укыганрак кеше янына килә, кайберләре ишетсә дә, күңеленә барып җитми. Күрәсең, гөнаһы күбрәктер. Аллаһы Тәгалә барысын күрә, белә, бирә. Кирәкми икән, күңел пәрдәсен бикләп куя. Болары чын бәхетсез җаннар инде.
Иске Теләнче авылында имам-хатыйб булып эшләүче ирем Назыйм байтактан кеше өшкерү белән шөгыльләнә. Кемнәр генә килми аның янына!
…Бер кыз бала исемендә кимчелек күрә. Әнисеннән сорарга куша. Баксаң, аңа Миңзифа дип кушылган. Ә Зифа дип йөртәләр. Баланы исем кушарга әзерләп биргәндә су коендырмаганнар. Баланы, исем кушарга биргәнче, су коендырырга кирәк. Бу көн сабыйга Аллаһы Тәгалә хозурында гамәл дәфтәре ачыла. Җанны-тәнне сау-сәламәт саклау өчен, фәрештәләр беркетелә.
…Олы яшьтәге апа өстендә кара болыт кебек нәзере тора. Исенә төшергәч, гаебен таный. Хак шул: каенатасы үләр алдыннан акча биргән. Кызына тапшырырга кушкан. Нәфес дигән явыз нәрсә бар бит. Акча да җитми. Әманәт тапшырылмый. Бабайның кызы гүр иясе була. Апа туганнарын да белми. Җаны газаплана, үзе авырый.
Сарман ягыннан күбрәк бозымга эләгүчеләр килә. Алары бигрәк кызганыч. Әмма бозымнан куркырга кирәкми. Ислам дине – иң чиста, дөрес дин. Адәм баласы шуны аңласын: авыру тәндә түгел, ә җанда. Бозымны пычрак җаннар эшли. Көче дә җаны-тәне керле кешегә генә җитә. Аллаһы Тәгаләдән генә курык, аңа сыен. Тәһарәтле, госелле, чиста күңелле, догалы бул. Хатын-кызның башында яулыгы булсын. Кара көч бу чиста тәнгә керергә урын тапмасын, бозым ясаучының үзенә әйләнеп кайтсын.
Шунысы кызганыч: кайсыберләре өшкерүче безгә сихәтлек бирә дип уйлый. Бер-ике тапкырдан соң да кабат-кабат килә. Кулына китап тоттырып кайсы җирдән укырга, намаз белән сихәтлекне Аллаһы Тәгаләдән үзеңә сорарга, болай кабат-кабат йөрү гөнаһ икәнен аңлатсаң да, аңларга теләми. Әлегә укырга вакыты юк, телевизор, музыка алдый. Югыйсә, барысы өчен бер сәгать вакыт җитә.
Хәерегезне әзерләгәндә дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, әти-әнием гөнаһын ярлыка, дип теләргә онытмагыз. Чөнки нинди авыр вакытлар булган. Әти-әнисенең йөрәге алынгач, баласын ничек өйрәтә алсын.
Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Ислам дине күтәрелде. Ислам динен тоткан кеше Коръән, хәдис белән вәгазьләнеп үзе намазга басып, авырудан, гөнаһтан котылу юлын аңларга тиеш.
Өшкертергә беренче килү булса да, су коенып килергә. Өшкерүче утыргач та, күңеле белән ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән: «Минем чирем – өшкерүчегә, өшкерүченең чире миңа йокмасын. Бу авыруым каян килсә, шунда китсен. Миңа зарар китерергә теләүче булса, иман байлыгы бир», – дип сорарга кирәк.
Яхшы уй, яхшы теләк үзеңә сихәтлек булып әйләнеп кайтачак. Каргарга ярамый. Бәхиллә. Аллаһы Тәгаләгә тапшыр. Ул барысын күрүче, гаделлек белән хөкем итүче.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Әлеге язмалар «Могҗизалы дөнья» газетасының февраль саныннан кыскартып алынды. Ул язылучыларга 2 айга 1 тапкыр килеп тора. «Могҗизалы дөнья» тормышыбызның серле, гаҗәеп якларын ачучы һәм шушы темаларга багышлаган бердәнбер татарча газета. Әгәр киләсе айдан өегезгә килеп торсын, дисәгез, аңа Татарстандагы барлык почта бүлекчәләрендә дә язылырга мөмкин. (Индексы — 16215. Каталогта 71 бит).

Комментарии