Вакытлы-вакытсыз йөрсәң…

Балачакта әби-бабайларның җеннәр турында сөйләгәннәрен әкият итеп тыңлый идек. Габдулла Тукайча әйтмешли, җен-фәлән дип сөйләшүләр борынгыдан калган ул, ә шулай да тормыштагы вакыйгалар икенче төрле уйларга мәҗбүр итә. Үзем белән булган өч вакыйганы тасвирлап бирмәкче булам.

…Бу хәл 1957нче елда Иске-Йорт авылында булды. Мин уйнарга дип, авыл башындагы өйдә яшәүче дус кызым янына мендем. Җәй ахырлары. Кояш баеган вакыт. Без аларның өй артында уйнап йөргәндә, бездән 40-50 метр ераклыктагы салам эскерте тик торганда тузгый башлады. Җилсез, тыныч көндә саламны кемнәрдер өскә чөеп, пыран-заран китерә иде. Без, кычкырып, ишегалдында йөргән дустымның әтисен чакырабыз. Безнең тавышка авыл башына хәйран кеше җыйналды: яше-карты, бала-чага. Балаларның шул эскерт янына чабасылары килә, ләкин олылар җибәрми. Ярты сәгать чамасы тузгыганнан соң, эскерт артыннан арбага тезелеп утырган егетләр-кызлар килеп чыкты. Атлары аксыл төстә, егетләрнең аякларында чабатамы, билләрендә билбау чамалана, кызлар ак яулыктан, алъяпкычлы. Эскертне әйләнеп чыктылар да Субаш Аты юлы буйлап киттеләр. Һәм «таба тапкан елга» турысында юкка чыктылар. Бу урынны өлкәннәр адаштыра торган җир җен елгасы (коры елга) дип әйтәләр иде. Болар күздән югалуга, без эскерт янына йөгердек. Аңа берни дә булмаган. Ничек салынган, шулай тора. Бабайлар, авыл башына җиткәч, бисмиллаһи, дип дога укып куйдылар.

Икенче вакыйга Яңа Кишет мәктәбендә укыткан чагымда булды. Кыш көне. Кичен дәресләргә әзерләним дип утырсам, дәреслегем мәктәптә калган. Тиз генә барып кайтырга булдым. Сәгать нәкъ 11. Миңа мәктәп ерак түгел. Ул су буендагы иске агач бинада урнашкан. Мин дә су буендагы Әдһәм абыйларда торам. Ай яктысы бөтен дөньяны яктырта, күктә бихисап йолдызлар җемелди. Яшь вакытта бернәрсәдән дә курыкмыйсың, андый-мондый нәрсәләргә ышанмыйсың бит ул. Ачкычны куйган урыннан алып, йозакны ачтым. Мәктәп бинасына кердем. Коридордагы утны яндырып, укытучылар бүлмәсенә уздым. Дәреслегемне алдым да ишеккә юнәлдем. Күзем класс журналына төште. Бүген журналга язып өлгермәгән идем, аны язып бетердем. Педсоветта сыйныфның өлгереше турында отчет бирәсе бар дип, укучыларымның билгеләрен язып алдым. Хәйран вакыт үтте. Сәгатькә карасам, биш минуттан унике тула. Тиз-тиз генә киендем дә, бүлмәдәге утны сүндереп, ишекне ачтым. Шул вакытта коридорда аяк тавышлары ишетелде. Әйтерсең йөз кеше каядыр чаба, әмма коридорда беркем дә юк. Шулай да бер ир кеше белән бер хатын-кыз (җәйге киемнәрдән) култыклашып коридор ишегеннән чыгып бара. Мин: «Әй, сез кемнәр, нишләп йөрисез?» – дип эндәштем. Алар юк булдылар. Тиз генә утны сүндереп, алар артыннан чыктым: сәер, беркем юк! Курку алды, кулларым калтырый, тиз генә йозакны элдем дә өйгә йөгердем.

Мин кайтканда, йорт хуҗабикәсе Хәдичә әби йоклый иде. Аны уятып, мәктәптә күргәннәремне сөйләдем. «Каян таптың ул вакытлы-вакытсыз йөрүне? Хан заманыннан калган мәктәп бит ул. Җен оясы. Ярый әле үзеңә зыян салмаганнар. Бисмиллаңны укып ят», – дип, мине догасы белән өшкереп алды. Шул көннән соң мәктәптә үзем генә калырга шүрли башладым. Укытучылар да аның тыныч түгеллеген әйттеләр. Ә мич ягарга килгән техничкалар «алар» белән еш очрашалар икән.

Өченче вакыйга 1972нче елларда булды. Ул кичне без адашым белән Ташкичү авында яшәүче мәктәп җыештыручы апаның юбилеена төштек. Бәйрәм хәйран озакка сузылды. Сәгать унберләрдә кайтырга кузгалдык. Ташкичү белән Мәмсә авылы бер-берсеннән бик ерак түгел. Безнең иске тегермән булган елга аша басма салынган көн дә йөри торган юлыбыз бар, менә шул сукмактан кайтып киләбез. Елга кырыена килеп җитүгә, басма югалды, аның урынына текә яр хасил булды. Елганың өске ягына таба киттек, аска таба төшеп карадык, һаман да шул текә яр! Югары белемле ике укытучы шул урында адаштык, һич кайта алмыйбыз. Белгән догаларны укып карыйбыз, ләкин файдасы юк. Бер-беребезгә сыенып байтак басып тордык. Әтәчләр кычкыра башлагач, кыя югалды. Шул басма алдында басып калганбыз икән. Вәт сиңа мираж! Без кунактан кайтканда, сәгать ике тула иде. Нишләп бик озак дип каршылады ирем. Мин аңа тегермән елгасын чыга алмыйча йөрүебезне әйттем. Ул бу урынның хәтәрлеге, күп кешеләрнең адашып йөрүләре турында сөйләде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии