КАБЕР ГАЗАПЛАРЫ КҮРСӘТМӘСЕН…

КАБЕР ГАЗАПЛАРЫ КҮРСӘТМӘСЕН…

«Безнең гәҗит» газетасының 2009нчы ел, 6нчы май санында чыккан «Каберстан»да кунакта» мәкаләсе укучыларыбызда зур кызыксыну уяткан иде. Әле бүген дә, шушы язма турында ишетеп, аны укымый калганнар, яңадан бастыруыбызны кабат-кабат сорыйлар. «Безнең гәҗит»тә бер үк мәкаләне кабат-кабат бастыру бик үк яраклы гамәл булмас, дип уйлап, без ул гозерләрне үтәми тордык. Мәкаләдә сүз үз вакытында мәрткә киткән кеше – Хәнифә апа турында. Аны табиблар үлде дип әйткәннән соң да, әтисе бу сүзгә ышанмыйча, янында 3 көн, өч төн утыра. Һәм яраткан кызы әтисен сөендереп, 3 көннән соң берни булмагандай күзләрен ача. Хәнифә апа бу хикәятендә менә шул 3 көн эчендә кайларда «булганын», ниләр күргәнен бәян иткән иде. «Теге дөньяның» хикмәтләрен сөйләде ул. Әлеге герой белән очрашудан соң, минем үземә дә бик күпне күрергә туры килде. Шул 2009нчы елда Хәнифә апа белән очрашканда бер абыем вафат булган иде инде. «У-у, сезнең әле монда «шахматный порядок», – дип каршылады ул безне. Әмма аңлатып бирүен сорагач, сүзне икенчегә борды: «Ни буласын сизсәм дә, күрәзәлек итәргә ярамый, бу бик олы гөнаһ», – диде. Чынлап та, бик зур күңелсезлекләр 55 яшьлек абыемнан башланып, бүгенгәчә дәвам итә. Шул 2009нчы елда ук 6 ай эчендә бер-бер артлы бертуган ике абыем, сеңлем, хатынымның әтисе, тагын 1 елдан газиз әнием китеп барды. Аннан соң да бик якын туганнарымны җирләргә өлгердем. Соңгы 7 ел бик авыр чор булды гомеремдә.

Бүген мәет күрсәм, ул үлмәгәндер кебек тоела. Алла сакласын, мәрткә киткән генә булып калса, каберендә аңына килеп, яңадан газапланып җан бирсә… Кабер газаплары күрсәтмә, дип телибез бит. Мөгаен, динебез буенча да нәкъ менә шул күздә тотыла торгандыр. Интернетта бик күп риваятьләргә, язмаларга юлыктым. Тарихи документлар теркәлгән. Алар арасында күчерелгән зиратлар турында да мәгълүматлар бар. Һәм ни хикмәт, кайбер каберләрдә кешенең җасәде боргаланган, тугланган, бөгәрләнгән. Тукымалар теткәләнгән. Күренеп тора, мәрхүм каберенә төшеп ятканнан соң да газап кичергән. Бу хакта риваятьләр бик күп, ләкин аңа тукталмыйча, бик күп укучыларыбызның гозерен исәпкә алып, моннан 7 ел элек газетабызда басылган мәкаләне кабаттан бастырырга булдык. Чөнки һәр сөйләшүдә укучыларыбызга аны хәзер ярты елга бер тапкыр калын булып чыгучы газетабызда тәкъдим итәргә вәгъдә бирдек.

«Каберстанда»да кунакта

Озак кавыша алмый йөрдек без аның белән. Мөгаен, халыкта Ходайдан вакыт җитмәгән дигән гыйбарә дөрестер. Югыйсә аралар да берничә йорт аша гына. Ләкин, никтер, җай чыкмады. Соңыннан, Хәнифә апа төшендереп биргәч, үзем дә аңладым. Чынлап та, һәрнәрсәнең үз вакыты, үз җае була икән. «Кичә үк белдем мин синең кем икәнлегеңне. Әйбәт кеше булганың өчен очраштым, югыйсә рөхсәт ала алмаган булыр идем. Болай хәйлә табам һәрчак. Теге чакта Рәсимәгә дә (вакытсыз гүр иясе булган җырчы Әлфис Кыямовның хатыны, авт. иск.) авырыйм дип әйткән идем. Ул чакта рөхсәт булмады», – дип каршы алды ул безне. «Мин дә өлгермәдем, күңелем тартмады», – дим. Очрашуыбыз шулай бер-беребезне аклап сөйләшүдән башланды.

Кыямовлар гаиләсенә килгән авыр хәсрәтне җиңәргә Рәсимәгә нәкъ менә шушы Хәнифә апа булышкан. Аңа яшәргә көч, дәрт, куәт биргән, тынычландырган. Без шул Рәсимә аша янәшәбездә генә шушындый әби барлыгын белгән идек. Гаять кызыклы шәхес ул. Чын мәгънәсендә, теге дөньяда булып кайткан. Үзе өч көн бакыйлык белән танышып йөргән арада, мондагы әтисе, туганнары, кызыбыз үлде, дип өзгәләнеп җан аткан. Әтисе Фәсахетдин улы Минвәли аркасында гына исән кала Хәнифә. Аяк-куллары суынып, табиблар, үлде, дип язып чыгып киткәч тә, ата кешенең күңеле ышанмый. Хәнифәнең борынына көзге куеп карый. Ул аз гына парланган кебек. Аннан соң да көзгене култык астына кыстырып куя. Анда ныграк парлана. Һәм ата кеше, күпләрне гаҗәпләндереп, башкалар үлгән дип санаган кызы янында көн-төн утыра…

Хәнифә апа әтисенең сакал кыра торган әлеге кечкенә көзгесен әле дә үлемтекләрем янында саклыйм, ди.

– Аяк-куллары суынган, саргайган, мәеттән бернинди аермасы булмаган кызының исән булуына ничек ышанган ата кеше?!

– Безнең әтиебезнең мондый гамәлне күргәне бар. Аның әнисе дә, сеңлесе дә мәрткә китеп алган. Аннан тагын айнып яшәгәннәр.

– Мәрткә киткән кешене ничек абайларга соң? Галимнәр дә шактый кешенең мәрткә киткән хәлдә исән килеш җирләнүен, аннан соң бәхетсез җанның кабердә айнып, күп газаплар кичереп, шунда үлгән очракларның күп булуын таный. Руслар, мөгаен, нәкъ менә шул максаттандыр да мәетне күмәргә ашыктырмый. Ә мөселманнар бик ашыга бит. Мәрткә киткән кешенең җәсаде исләнмидер, минемчә. Шулай да ничек абайларга? – дим мин.

– Дөрес, мәрткә киткән кеше мәет кебек бозылмый. Ләкин аның аяк-куллары, бөтен гәүдәсе суына, йөрәге туктый, сулыш алуы беленми. Әнә шул минем әтием кебек көзге белән карарга кирәк. Борын каршына китереп тотып торырга. Әгәр парланса, димәк, кеше исән. Ул да булмаса култык астына кыстырып торырга. Аннан соң чын мәетнең борын яфраклары да эчкә баткан, сап-сары була. Ә менә мәрткә киткән кешенең ул саргаймый. Башка җире саргайса да.

– Сезнең үзегезнең абыстай буларак та күп мәетләр янында булганыгыз бардыр. Мәрткә киткән кешеләр очраганы юкмы?

– Юк. Бер үлеп бетмәгән кеше белән генә очраштым. Бар да инде үлде дисә дә, ул әле бер тәүлектән соң гына җан-тәслим кылды. Ә аңарчы йөрәге, бөтен эшчәнлеге тукталган иде, ул авырый иде инде. Мәрткә китү түгел, үлеме шулай.

Ә үземнең хәлем болай булды. Мин бронхиаль астма белән интегәм. Больницада ятып чыктым. Инде терелеп киләм. Ләкин шунда, ничектер, йокым килде дә түнеп киткәнмен. Башкасын, бу дөньядагысын, кемнәр нәрсә эшләгәнен белмим, хәтерләмим. Ә теге дөньяда бик күпне күрсәттеләр миңа. Әле сөйләргә ярамаганнары никадәр! Сезгә рөхсәт ителгәнен генә бәян итәм.

…Хәнифә апа шулкадәр тәфсилләп, һәрнәрсәне тотып карагандай җентекләп сөйләп китте. Әйтерсең ул әле генә каядыр сәяхәт кылган, хәзер шунда алган тәэсирләре белән уртаклаша. Ә бу аның, чынлап та, сәяхәте. Теге дөньядан, кирегә юл, күперләр булмаган урыннан аваздыр ул, бәлкем. Хәтта мондый әйберләрнең булуына ышанасы да килми.

Аның кайда нинди бүлмәләр, нинди коридорлар, уңга борылгач, сулга каерылгач, нинди ишекләр булганлыгына кадәр тасвирлаган хикәятен кыскартыбрак җиткерәсе иттем.

БЕЛЕП, БЕЛМИ КЫЛГАН ГӨНАҺЛАР

– Без дүртәү идек. Беребез әфлисун кебек сап-сары, икенчебез кара кеше, ә калган икебез минем кебек. Берсе ир-ат. Безнең дүртебезне җыйдылар да андагы дөньяны күрсәтергә тотындылар. Алар бар да минем кебек исәннәр иде, – дип сөйләп китте ул.

Каберстаннан безне зур бер подвалга керттеләр. Кергәч, коридор да түгел кебек, фойега охшаган бер урында дүртебезне дә җыйнадылар. Үзара тел белән сөйләшүче юк. Уй белән генә аралашалар. Бөтен нәрсә күренә. Арырак киткәч, зур бер калкулыкта Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа Галәйһиссәләм басып торырга тиеш, диделәр. Шунда «Ләә иләһә илләллаһ Мөхәмәдеррәсүлуллаһ» дигән язу бик матур итеп куелган. Үзе зур, хәрефләре бармак калынлыгы асылташлар белән язылган, ялт-йолт килеп, елкылдап тора. Мөхәммәд пәйгамбәрне ерактан гына күрдек. Бик матур кеше. Бамбук таяктан, халаттан, озын читектән басып тора. Сакалы фломастер белән сызып ясаган кебек. Үзе карасу булса да, бит алмалары янып, кызарып тулып тора. Ул монда эләккәннәрне оҗмахка каршы ала икән. Алдан шунысын әйтик: әлегә оҗмах та, тәмуг та эшләми. Алар кыямәт көнендә генә эшли башлаячак. Бар да шул көнне көтә. Йөз ел көтәсеме, меңме – билгесез. Моңа кадәр үлгәннәр дә, моннан соңгылар да шулай.

Оҗмахка эләгер өчен, сират күпере кичәргә кирәк. Ләкин сират күперенә эләгер өчен дә имтихан тапшырасы бар. 9 сорауга җавап тотасы. Мин бик каушадым, дулкынландым. Аннан соң төркемебездә беренче булып йөрүем дә каушатты.

Беренчесе – динең нинди иде дип сорадылар. Мөселман дидем. Сорау алучы: «Ышанмыйм, шаһитларың нинди?» – ди. Ләә иләһә илләлаһ Мөхәммәдеррәсүлуллаһ, дим. Монда иман шартын да укып бирсәң була икән. Мин үзем аны белсәм дә, каушавымнан оныттым. Мине икенче сорауга үткәрделәр. «Иң өстендәге фәрештәләрне әйт!» Каушадым бит, белмим. Ике фәрештә дим: берсе – игелекле гамәлләремне яза, икенчесе – яманнарын. Монысыннан да үткәрделәр. Өченче сорау. Өченче сорауда ураза турында сораштылар. Монысы миңа бик җиңел. Чөнки мин уразаны 30 көн генә түгел, 4әр айга кадәр тотам. Дүртенче – Коръәнне беләсеңме, диләр. Мин Коръәнне кириллицада гына да түгел, болай да укый ала идем. Бишенче сорау намаз белән бәйле. 5 вакыт намаз бик мөһим икән анда. Алтынчысы – ата-ана хакы. Ләкин менә бу сорауга ансат кына бер төсле генә җавап бирү кыен. Ата-ана хакын хаклау, тәрбияләү генә түгел, хәтта кыек сүз белән генә дә күңелен төшерергә ярамый икән. Җиденчесе – тәмуг. Сигезенче сорау оҗмах белән бәйле. Ә тугызынчысы – 99 тәсбихны дә беләм, дидем.

Ир-атка өстәмә сорау бирелә. Ул исә кыз туганнарының хәлен белеп торырга тиеш икән. Хатын-кызга бирелә торган сорау – ир хакын хаклау. Хәтта ире кесәсен актарып акча алу да, аннан качып аерым ашау да хәрам икән.

Хәрам дигәннән, аның да төрлесе була. Без бер баланы җәберләүләрен күреп гаҗәпкә калдык. Балалардан сорау алмыйлар, диләр бит. Ә ник бу баланы җәберлисез, дим. Баксаң, аның әнисе авырлы вакытта баласын саклап калу өчен, хәрам ашаган икән. Организмы шул хәрамне таләп иткән. Ләкин ул бу гамәлен иреннән, каенанасыннан яшереп кылган, алар белән киңәшләшмәгән. Әнә шуңа да без дога кылганда белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны ярлыкасаң иде дип сорыйбыз.

ОҖМАХ БЕЛӘН ТӘМУГ ӘЛЕГӘ ЭШЛӘМИ

– Сорауларга җавап бирә алмаучылар бармы соң?

– Булмаган кайда?! Мин үзем дә төртелеп калдым.

Син кем өммәтеннән дип сорагач, Мөхәмәт Мостафа (с.г.в.) дип җавап бирә алдым, ә кем милләте торырсың дигәч, аптырап калдым, ләкин шунда әтиемнең Корбан чалган вакыты исемә килеп төште, укыган догасы колагымда яңгырады. Кабаланып, әйтми калам бугай дигәндәй, ашыга-ашыга Ибраһим (г.с.) дип җавапладым.

Анда шуны белдек: ике-өч хатынга өйләнүчеләр дә гафу ителми икән. Шәригать буенча олы хатыны килешсә дә, мөгаен, ул йөрәге белән риза түгелдер.

– Сез тәмуг та, оҗмах та әлегә эшләми дисез. Ә менә сорауларга җавап бирә алмаганнар кая китә?

– Дөрестән дә, тәмуг мәхшәр көне килеп җиткәч, озын торбадан өреп җибәрелгәч кабыначак. Сорау бирә алмаганнарны кире кайтаралар, ә үлгәннәр шул мәхшәр көнен көтә. Аңарчы һәркем үзенең статусы мөмкинлек биргәнчә әҗер җыя. Кемне җәберлиләр, кем дога өмет итеп анда-монда сугыла. Анда кешеләр бик тыгыз. Бер-берсенә ышкылып йөри, гел әҗер эзлиләр…

Стенада кечкенә-кечкенә төймә сейф кебек тартмачыклар бар. Бу фани дөньяда җыелган әҗер-догалар шунда туплана бара. Мондый сейфлар кеше туганнан һәркем өчен ачыла. Үлгән кешеләрнең дә бар ул. Шуңа күрә мәрхүмнәр рухына дога кылганда, әтием-әнием дип кенә әйтергә кушылмый, чөнки дога адресын таба алмый. Фәлән улы, йә кызы дип, аерым атап, дога әйтергә кирәк. Анда адашып йөрүче догалар бик күп. Ул савыт кечкенә булса да, гомер буе җыйган әҗерең сыярлык. Без үлгәч, ул тулы булса, ачылып, матур булып чәчәк кебек атачак.

КИЧЕРӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

Безгә 50 яшьлек бер хатынны күрсәттеләр. Әллә нинди кан, сүлгә охшаган сыекча кайнап тора. Шунда теге хатын кайный-кайный бер нокта кебек җимешкә әйләнә дә киредән кабарып үз хәленә кайта, бөтен гәүдәсе каш-керфекләренә кадәр барлыкка килә һәм яңадан кечерәеп юкка чыга. Бу ханымны нигә шулай җәзалыйлар, дип сорадым. Баксаң, ул фанилыкта гафу алмыйча китеп барган икән. Бер-беребезне кичерә белергә кирәк шул. Шунда аны саклаучы фәрештәнең өлкәнрәк фәрештә белән сөйләшкәнен ишетәм: «Моны нишләтик инде, бер генә дә әҗер савабы юк бит». Шунда өлкәне әйтә: «Яныннан китмә, бәлки, онытылып калганы бардыр, йә булмаса исеме җанына тоташа торгандыр…» Тегесе: «Юк шул, исеме дә Лиана, андый түгел», – дип җаваплады. Баксаң, исем дә зур савапка ия икән. Безгә күрсәтеп торалар һәм каршыма бөтерелгән бер чәч кисәге тәгәрәп килеп чыкты да телгә килде: «Мин бу хатынның җыеп юкка чыгарылган чәче», – ди бу. Теге ханым чәчен бисмилла әйтеп тарап, коелганын җыеп йә яндыра, йә күмә торган булган. Без бүген чәчебезне теләсә кайда тарыйбыз, урамда йөрибез, аннан, баш авырта, дип зарланабыз. Менә теге хатынга бер әҗер булды. Ул арада тагын бер тырнак килеп җитте. Бу хатын аны да бисмилласын әйтеп кисеп чәче белән бергә юкка чыгара торган булган. Менә ике әҗер җыелды. Ул да булмады, бер кош килеп кунды. Кунды да аңлатырга кереште. Бу хатын изге кеше, ди бу. Ул калдык-постык икмәкне җыеп, юешләп, кеше таптамаслык урынга, агач төбенә куя иде. Кошлар шунда туйганчы ашый, ә суы агач тамырларына витамин була, шуннан яфраклар селкенгән саен бу хатынга әҗер-саваплар җыела торган булган. Әнә шулай теге хатынны җәзалаудан туктатып, сират күперенә җибәрделәр.

КЫЛДАН НЕЧКӘ КҮПЕР

Ә сират күпере ул – үзе бер олы сынау. Кырына торган лезвие кебек нечкә, астында зур канау. Сират күперенең теге ягында инде оҗмах. Миңа шуннан чыгарга куштылар. Уң аягым белән бастым, сулын алырга куркам, башым әйләнә. Белгәннәремне укыйм. Теге яктагы фәрештә чыгарга куша. Икеләнеп куркып торганда, бер яшел яфрак әллә кайдан каршыма шул кылга төшеп ятты. Беренче атлаган уң аягымны күчермәкче идем, анысын инде кире күчерергә ярамый икән. Сул аягым белән бастым. Каршымда икенче, өченче, дүртенче яфрак пәйда булды… Аларны эләктерәм дип кызулап баса-баса чыктым. Артыма борылып карасам, мин басып чыккан яфраклар яфрак түгел, ә «Ләә иләһә илләллаһ» дигән язу икән.

Безне оҗмах дигән җиргә берничә метр гына үткәрделәр. Уң якта юка гына пәрәвез артында оҗмах ачылганны көтеп торасы икән. Анда да төрле дәрәҗәләр. Яшьли үлгән балалар тавышы да ишетелә. Алар безне күрә, без аларны – юк. Мин шунда 3 ай да 10 көнлек булып вафат булган кызым тавышын ишеттем. Күрсәтегез дип сорагач, әле иртәрәк, диделәр. Андагы сабыйлар ата-анасыз булгач, уңайсызлана, елый икән.

Оҗмах төрле баскычлардан тора һәм ул горизонталь яссылыкта, һәр баскыч бер-берсенә күренә, ә менә тәмуг катлы-катлы, җир астына төшеп китә, вертикаль. Иң астагысында кичерелми торган гөнаһлылар. Болар сихерчеләр, гайбәт сөйләүчеләр. Алла сакласын, мин анда күрдем сихерчеләргә барган кешеләрне. Алар билләренә кадәр асылынып төшкән телләре белән шул сихерчеләргә түләгән акчасын эзли. Гайбәтчеләрнең телләре асылынган. Хәрам ашаганнарның, балалар, кеше хакына кергәннәрнең авызы тишек, селәгәйләре агып тора. Өстәге катламнарда җәфаланучыларның өмете бар, алар үз җәзаларын үтәп бетергәч, сират күперенә, аннан оҗмахка җибәреләчәк. Миңа бөкрәйгән, газапланып йөрүче кешеләрне күрсәттеләр. Нишләп болай дигәч, алар дога өмет итүчеләр, диделәр. Мәет бер елга кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә кайтып йөри икән. Үзенә дога өмет итә. Догадан калдырмасалар – ул турая, матурая, ә менә кулларын салып, башларын җиргә тидереп йөрүчеләр – догасызлар.

КАЙБЕРӘҮЛӘР КАЙТА АЛМАДЫ

Үземнең гел кайтасым килде. Каушадым да. Ә менә миңа очраган биш-алты кеше кайта алмады. Мәрткә генә киткән булсалар да, аларны җирләп куясылар иде. Бер ни эшләтә алмыйлар. Ә безнең төркемдәге дүртебез дә кайтып киттек. Мин аларның кем икәнен дә белмим, күргәнем дә юк.

…Шулай өч тәүлектән артык вакыт узган. Мин селкенеп куйганмын. Әтиемнең шунда яңакларымны каккалаганын тойдым. Күземне ачып җибәрсәм, ул елап утыра. Йә Алла, котылдык, ди. Шуннан, мин кайда соң, дип сорадым. Өйдә, кызым, өйдә, Аллага шөкер, син бит өч көн йокладың, диде…

Бу тормышка ияләшү бик читен булды. Кешеләрнең гөнаһ кылганын күреп, йөрәгем әрни, кисәтәсем килә. Спорт кибетендә эшләдем, премияләремне кисеп бетерделәр. Алдашуга бара алмадым. Бу инде әллә кайчан булган хәл, вакытын да әйтергә ярамый. Мәрхүмә әниемә дә күп нәрсәләрне сөйләмәдем, рөхсәт булмады. Ә менә сезгә рөхсәт ителгәнен генә бәян иттем. Гөнаһ кылудан сакланыгыз. Теге дөньяда иң беренче сорала торган нәрсә – намаз. Әҗер-савапларың белән генә син оҗмах әһеле була аласың…

…Без озак сөйләшеп утырдык Хәнифә абыстай белән. Ышаныргамы, ышанмаскамы… Дин сабаклары укытучы абыстайга ничек ышанмыйсың, ди… Бер караганда, әкият кебек. Ә икенче яктан, нигә ышанмаска?! Чөнки мондый хикәятләр үлеп терелүчеләр тарафыннан шактый сөйләнә. Инде мәрткә китеп ялгыш җирләнүләрдән Ходай үзе сакласын. Кабер газаплары күрсәтмәсәң иде, дип дога кылуларыбыз мәгънәсен төшендем. Мөгаен, кеше караңгы гүрдә терелеп, тәмуг газаплары кичереп, яңадан җан бирә торгандыр.

Медицина тарихында мәрткә китеп берничә ел йоклаган кешеләр билгеле. Ярый ла җирләнгәнче уянырга өлгерсәң.

Иске каберлекләрне күчергәндә, ачканда табутларда әйләнеп яткан, йә булмаса киемнәрен ертып бетергән, газап-михнәт эзләре калган мәетләр шактый икән.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан

2009нчы ел, 6нчы май

Комментарии