Йорт иясе

Зифа белән Миңсылу – авыл кызлары. Чаллыда тормыш корып яшиләр. Әти-әниләре вафат булса да, авылга кайтып-китеп йөриләр, бәрәңге, яшелчә утырталар. Беркөнне авылдан Чаллыга киткәндә, Зифа елый. Өй ялгыз кала бит. Күңеле нечкәрә. Үз-үзенә:

– Без киттек, йә Аллам, үзең разый бул. Йорт иясе дә ачуланмасын, без тиздән кайтырбыз. Афәтләрдән сакла, – дип сөйләнә-сөйләнә ишектән чыга.

Сеңлесе моңа карап тора да:

– Апа, син нинди йорт иясе турында сөйләнәсең? – ди, үзе көлә.

Бервакыт Миңсылуга авылга үзенә генә кайтырга туры килә. Чүп утарга бакчага чыга. Басып торганда, кемдер артына типкән кебек була. Борылып карый – беркем дә юк. Миңа шулай тоелгандыр, дип чүп утарга иелүе була, кемдер арттан төртеп җибәрә. Ул җиргә сузылып ята. Миңсылу хәлне тиз аңлап ала. Аллаһы Тәгаләнең без белмәгән серләре күп. Йорт ияләреннән көлмәскә, өйдә дога укырга кирәген күңеле белән сизә.

Әйе, бу фани дөньяда без ялгыз түгел. Аллаһы Тәгалә безне шундый камил яраткан. Өйгә дә, сарайга да, машинага да иясен дә, саклау фәрештәсен дә куйган. Күп көлмә, күп көлү җанга кимчелек китерә. Кая керсәң дә, дога укы. Сүгенмә, үпкә саклама, каты бәгырьле булма. Бары ышан, курыкма.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии