- 01.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
(«Удивительное рядом» газетасыннан)
Астрофизик Бутусов Кирилл Павлович күп еллар буе кайчандыр безнең Кояш системасы ике яктырткычтан торганлыгын (һәм хәзер дә шулай!) исбат итүче фәнни теорияне тикшерә. Астрономия фәне буенча, ике Кояштан торган система галәмдә гадәти хәл булып санала. Шуңа күрә безнең система әйләнәсендә 36-40 мең елга бер килеп күренүче Кояшның «иптәше» барлыгына бер дә аптырарлык түгел.
Йөз миллион еллар элек икеле Кояш системасы, хәзерге вакыт белән чагыштырганда, бөтенләй башка халәттә булган. Ул чакта безнең Кояш тирәсендә Уран, Сатурн, Марс һәм Венера планеталары гына әйләнеп йөргән. Ә Кирилл Бутусов атаган Раджа (Патша)-Кояш системаның төп яктырткычы булып саналган. Безнең Кояшка караганда, Раджа-Кояш шактый зур булган һәм якынча 150-200 миллион елга аннан олырак та икән (икеле системада йолдызларның үсеш тизлегенең төрлечә булуы – типик күренеш).
Ихтимал, аңлы тереклек Раджа-Кояш системасы планеталарында динозаврлар чорында барлыкка килгәндер. Геологлар һәм палеонтологларның Җир кабыгының борынгы катламнарын тикшергәндә, бу гигант кәлтәләрнең эзләре янәшәсендә кеше аягы эзләрен очратуы шуның белән аңлатыла да.
Ә аннары Раджа-Кояш, кызыл гигант чорын узып, массасының күп өлешен югалткан һәм коңгырт-сары кәрләгә әйләнгән. Раджа-Кояш тирәсендә әйләнгән планеталарны акрынлап безнең яктырткыч үзенә тартып алган. Димәк, Җир безнең Кояш системасы кавеменнән түгел.
Кирилл Бутусов раславынча, массасы Юпитерга караганда 30 мәртәбә (!) һәм Җиргә караганда 6000 тапкыр (!) зур булган Раджа-Кояш һәр 36-40 мең ел саен Кояш системасына әйләнеп кайта. Шул чагында гадәттән тыш хәл булмыйча калмый. Раджа-Кояшның соңгы күренүендә Җирдә кинәттән безнең бабаларыбыз-кроманьонецларга яшәү мәйданы калдырып, бөтен неандерталецлар да үлеп беткән. Ихтимал, шул вакытта Раджа-Кояш «ялгышлык» белән Марстан тартып алган Җирнең Ае барлыкка килгәндер. Бу күренешне өлешчә кайбер халыкларның мифлары да раслый. Аларда бик борынгы заманда күктә бернинди Ай булмаганлыгы әйтелә. Месопотамиянең борынгы халкы – шумерларның балчык такталарында күктә ак һәм кара төстәге ике кояш кына сурәтләнә. Ак (гадәти) һәм кара (күренми торган) кояшлар турында кытайлар да белгән: ике яктырткычны алар Инь-Янь символлары рәвешендә тасвирлаганнар.
Раджа-Кояшның безнең Кояш системасына килеп чыгуы Марс белән Юпитер арасындагы Фаэтон планетасын һәлакәткә китергәндер. Кирилл Бутусов исбатлавынча, Раджа-Кояш безнең Кояш системасына якынча 2012-2013 елларда әйләнеп кайтачак. Бу вакыйга Җир шарында зур фаҗига китереп чыгаруы бар. Бәлки, Раджа-Кояш Җирнең кырыеннан гына узып китәр. Тик берничә миллион километр ара аңа, гаять зур тузан суыргыч кебек, безнең планетаның атмосферасын «йоту» берни тормый.
Тик алдан ук куркып куярга кирәкмәстер. «Аргументы и факты» газетасына биргән әңгәмәсендә Кирилл Бутусов болай ди: «Мин бу юлы, бәлки, хаталанамдыр, чөнки без сөйләгән фараз чынга ашса, нәтиҗәләре коточкыч булырга мөмкин».
Аннары Раджа-Кояш тирәсендә сакланып калган борынгы цивилизация безнең Кояш системасы белән идарә итә дигән фикер бар. Планеталар яныннан узып китүче кайбер кометаларның сәер кыланышы моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, Аренда-Ролана дигән комета җибәргән ниндидер радиосигналларның әле һаман серенә төшенә алганнары юк. Ә кайбер кометаларның очыш траекторияләре аларның Кояш өстенә егылып төшәргә тиешлеген күрсәтсә дә, ул җисемнәр безнең яктырткыч артына кереп каядыр югалалар. Бу ниндидер антиҗир барлыгы турында искәртә. Кометалар булып яшеренгән зонтлар шунда таба очалар.
Фоат ХӘСӘНОВ.
Чистай шәһәре.
Комментарии