- 01.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Соңгы вакытларда ахырзаман турында еш сөйли башладылар. Бер ишләре ахырзаманга күп калмады дисә, икенчеләре Аллаһыдан башка беркем дә белми, ә өченчеләре тиз генә булмас диючеләр ягында. Мин үзем 1нче төркемгә кушылам, моны табигатьтә булган үзгәрешләр, Маякалендарена таянып әйтмим, Ислам дине, дини китапларда бу турыда язылган. Адәмне һәм Һаваны Аллаһы Тәгалә яратканнан соң, җиргә төшерә, шулай ук иблис тә кешеләрне сынар, Аллаһы юлыннан адаштырыр өчен җиргә төшерелә.
Хәзерге вакытта кешеләрнең төп эше баю, нинди юллар белән булса да, күп акча табу.
Кызганычка каршы, бу дин әһелләренә дә кагыла. Кол Шәриф мәчете, шуңа охшаш башка вакыйгаларны ишетеп тә, укып та беләбез. Аллаһы коллары акча колларына әйләнеп бетмәсәләр ярый инде. Ә бит байлык, күп акча – шайтанның кешеләрне боза, адаштыра торган бер алымы.
Бер караганда, мәчет-мәдрәсәләр төзелү, дини китаплар чыгу – Ислам диненең көчәюен күрсәтсә, ярымбуш мәчетләр, чынлап торып Ислам дине тотучылар, чын мөселманнар аз булуы киресен раслый. Нишләп догалар өйрәнеп, намазга басарга, җомга намазына йөрергә? Акча гына булсын, муллага сәдака бирәсең дә ул барысы өчен дә дога кыла.
Бу бит дөрес юл түгел. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең үзләренә дога кылырга, сорарга кушкан. Компьютер, интернет әйбәт нәрсә, сүз дә юк. Һәр нәрсәнең яхшы, начар ягы булган кебек, аның да начар ягы бар, интернет порно белән шыплап тулган, моны бит балалар карый. Яшьләр җенси тормышны бик иртә башлыйлар. Куркынычы бу түгел, моңа бар да битараф, шулай булырга тиеш кебек кенә карыйлар. Болай булса, ул – анасын, кыз атасын белмәс.
Иблиснең эшенә бәя бирсәк, «5»ле куярга була. Аллаһы Тәгалә иблискә, кешеләрне адаштыра алсаң, шул вакыт кыямәт ясармын, ди. Булса була инде, котылып булмый, диярсез. Була, нишләп булмасын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, кыямәт көненә һәрвакыт әзер торыгыз, догада, намазда булыгыз, дигән. Бу сезне кыямәт, тәмуг газабыннан коткарыр.
Сәгытдин Р.
Болгар.
Комментарии