- 01.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар. Кем икәнен, сәламәтлеге турында үзе дә әйтми, иптәшләре дә сөйләми, ә тышкы билгеләр буенча барыбер беләләр. Кешенең битенә, күзләренә, теленә карап та авыруын төгәл әйтеп бирүче табиблар күп. Кеше куллары турында сөйләшик.
Һәр эшне булдырып башкаручыга, алтын куллы кеше, диләр. Уч төбенә карап, уңганлыгын, нинди һөнәр иясе икәнен беләләр. Шапшак, ялкау, эш рәте белмәүченең куллары пычранып беткән. Язу эше, бәйләү-чигү белән шөгыльләнгәннәрнең бармаклары сөялләнгән булыр, итек басучының кулларын кислота ашый, яргалана. Машина йөртүчене дә кулыннан танып була. Хайваннарда кул юк – алар эшләми.
Криминалистлар белә – бармак эзләрең картотекада булса, синең – дөньядагы бердәнбер кешенең мәгълүматларын төгәл әйтеп бирәләр. Синеке кебек бармак эзләре башка берәүдә дә юк.
Куллары җитез кеше күп нәрсәләр эшли ала. Физик хезмәттә аңа тиңнәр юк. Фокусчыларның да кул хәрәкәтенә күз иярми: бушлыктан чәчәкләр тартып чыгаралар, кешеләргә сиздермичә акчаларын, бизәнү әйберләрен юкка чыгаралар. Карта уенында күп акча оталар. Андыйларга геннар буенча караклык күчкән булса, янәшәдәгеләр кесәләрдәге, сумкалардагы байлыктан колак кага.
Бер-беребез белән исәнләшәбез, якын кешеләр белән кул биреп күрешәбез. Аңлаган кешегә кул җылысын тою күп нәрсәләр сөйли, кәефен, сәламәтлеген чамалыйсың. Кулны уртача гына кысалар. Каты кысса – текә, йомшагы – чирләшкә булырга мөмкин.
Кул биреп күрешү – борынгыдан калган матур гадәт. Рыцарьлар гасырыннан ук килә. Тимер киемгә төренгән рыцарьлар, үзләренең тату яшәү ниятен белдерергә теләгәндә генә тимер перчаткаларын салганнар. Кул кысышканнар, бронясы салынган учларын бер-берсенә тидерү яхшы ният, дуслыкны, сөйләшүчеләрнең бер-берсенә ачулары булмавын белдергән. Вакытлар үтә, тимер киемнәр юкка чыга, ә гадәт кала. Кулны кысу ихлас күңелдән, чын йөрәктән булырга тиеш. Кысып тотып, җибәрми торырга да ярамый, тотып селкемиләр дә. Күрешүчегә караңгы чырай да күрсәтелми, берсе перчаткасын салса, икенчесе дә сала. Бик яхшы туганнар, дуслар үбешәләр дә. Үбешү – тирән ихтирам, ярату билгесе. Гашыйкларга гына халык алдында үбешү килешми, мәхәббәт яшерен булганда татлы.
Кул тырнакларын буяучылар үз матурлыкларыннан риза түгелләр, чибәррәк күренергә телиләр. Ә тырнаклардагы ак таплар, баш бармактан, чәнти бармакка таба санаганда, эш, мәшәкать, юл, бәхет, мәхәббәтне аңлаталар. Алар буенча шулай 2-3 ай эчендә синең белән булачак вакыйгаларны юрыйлар – тырнак шул чорда үсеп җитә.
Кешенең имза сырлавына карап та кемлеген белеп була. Имзасы югарыга таба менгән кеше үзенә артык бәя куя, түбәнгә таба – пессимист.
Вокзаллар, зур кибетләр тирәсендә чегәннәр язмышыңны юрап тора. Кызык бит, һәркемнең үз язмышын беләсе килә, әмма алданалар, акчаларын урлаталар. Әйберне акчага төреп бирергә кушалар. Алар – оста психолог та, һәр кеше уч төбендәге сызыкларга карап үзе дә юрый ала икән. Бу – хиромантия дип атала, язмыш юрауның 70-80 %ы туры килә .
Уч төбегезне ачып, тормыш сызыгыгызга карагыз. Ул беләзекнең уртасыннан башланып, дуга ясап, баш бармак тирәли урнашкан. Никадәр озын һәм әйбәт беленсә – гомерең дә озын булачак. Сызыгы киң һәм беленер-беленмәс кеше еш авырый. Сызык сынып китсә – озын гомерле, әмма үлемгә илтергә мөмкин булган каты авыру кичерәсең. Ике кисәктән торса, кисәк үлүең көтелә. Сызыкның башы чуклану – сәламәтлек билгесе. Ике катлы тормыш сызыгы бай, бәхетле тормыш вәгъдә итә. Үтә нечкә сызыклы кеше нерв авыруыннан интегә, кинәт өзелүе параличны искәртә. Бу гел шулай була дигән сүз түгел. Тормыш сызыгы кыска кеше, гомере кыска булу ихтималын аңлап, сәламәтлеген, үз-үзен саклап, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән дуслашса, озак та яши. Сызыкларда фаҗигаларда үлүең күренми, табигать тарафыннан сиңа бирелгән язмыш кына чагыла, сак яши белү үзеңнән тора. Кызыксынып, өлкән яшьтәге кешеләрнең уч төпләрендәге сызыклар белән язмышларын чагыштырып караган да бар – туры килә бит! Тормыш сызыгыннан тыш та уч төбендә язмышны юраучы сызыклар күп. Йөрәк, акыл, сәламәтлек, язмыш, кояш, беләзек сызыклары, беләзек поясы бар. Хиромантия буенча китапларда һәрберсенә тирән аңлатма бирелә. Үз язмышын белү һәркемгә кызык.
Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.
Комментарии