- 29.11.2022
- Автор:
- Выпуск: 2022, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Күзгә чалынды...
22нче ноябрьдә Казан зоопаркы каршына кызыл төскә буялган уенчыклар тезеп чыкканнар. Бу акцияне Архангельск каласының элеккеге мэры улы Александр Донской фанатлары оештырган. Александр яшьләй үлде. Ә фанатлар төркеме моны үтерү дип бәяли һәм аның хатыны Татьяна Анатольевна Донскаяны гаепли, тикшерү эше яшерелә, дип исәпли.
Мәрхүм Ижауда үлде. Аңа Занзибарда йоктырган малярия диагнозы куелган, әмма табиблар ялгышып ковидтан дәвалаган. Ләкин ахырдан бу диагнозларның берсе дә булмавы ачыкланган. Тикшерү өчен җибәрелергә тиешле әгъза кисәкләре дә серле рәвештә юкка чыккан, лаборатор анализлары да юк, дип чаң кага фанат төркеме. Үзеннән 15 яшькә өлкән хатыны Татьянага хәзер Русиядә һәм АКШта 1 млд сумлык бизнес калган. Аның беренче ире төрмәдә, аннан балалары бар.
Казандагы контактлы зоопарк та бүген мирас буларак мәрхүмнең хатыны кулында. Әнә шуңа да фанатлар Казандагы әлеге объект каршына канга буялган уенчыклар тезеп чыккан. Ә 22нче ноябрь яшь эшмәкәрнең үлгән көне.
Комментарии