Гасырлар шаһиты

Гасырлар шаһиты

Тирә-ягыбызда искитмәле кешеләр яши. Дөнья мәшәкатьләре белән, бәлки, без аларны күреп тә бетермибездер. Сүзем шуларның берсе – Апас бистәсендә яшәүче Шәйдуллина Ләлә Лотфулла кызы турында. Ләлә апаның хәтерендә бер гасырлык тарих саклана. Балалык чорыннан алып, бүгенге көнгә кадәрге вакыйгаларны, үзе таныш булган һәр кешенең исемнәрен генә түгел, фамилияләренә кадәр хәтерли ул. Ул әле моңа кадәр миңа билгеле булмаган искитмәле хәлләрне сөйләде.

Ләлә апа 1927нче елның 28нче апрелендә Болын-Балыкчы авылында дөньяга килә. Әтисе – Галиев Лотфулла мәктәп директоры буларак, районның төрле мәктәпләренә күчеп йөри- йөри, ниһаять, 1938нче елда туган авылы Болын-Балыкчыга билгеләнә. Ләләгә дә әтисе эшләгән мәктәпләрдә – Ябалак, Чурибураш, Коштавылы авылларында укырга туры килә. Болын-Балыкчыда ул 7нче сыйныфны тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Шундагы колхоз рәисе Сафа Вәлиев һәм авыл советы рәисе Гашыйк Кәлимуллин абыйларын да хәтерли Ләлә апа. Шул вакытларда инде сугыш башлана. Ләлә апаның әтисе сугышка китеп бара. Әниләре – Кормаш авылы кызы Маһикамал Садыйк кызы 6 бала белән бер үзе кала. Озакламый олы кызы Дилбәр дә үзе теләп сугышка китә. Соңыннан югары белемле укытучы, район активисты булып җитешкән Дилбәр апага сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Ялкынлы коммунист – оратор, Бөек Ватан сугышы ветераны Дилбәр апа Галиеваны безнең чор кешеләре дә хәтерли әле. Әтиләре сугышта үлеп кала. Сугыш вакытында күргән авырлыкларны сөйләп бетерә алмый Ләлә апа! Үзләре аяклары белән таптап силос салулары турында сөйләгәндә ул минем дә исемне җибәрде.

«Ундүрт-унбиш яшьләрендәге 11-12 малай һәм кыз баулар белән галәмәт зур, тирән базга төшәбез. Базга өстән туратылган көнбагыш массасы төшеп тора. Без шул массаны чабата кигән аякларыбыз белән таптап тыгызлап торабыз. Туктарга ярамый, таптамыйча силосны чертсәгез үзегез җавап бирәсез, дип куркыталар. Бригадир тикшереп йөри. Аңа да җиңел түгел, силос юкка чыкса, суд каршында җавап бирәсе! Баздан чыкканда малайлар кызларны тартып-сөйрәп, иңбашларына бастырып, ничек кирәк алай менгезәләр. Хәзерге яшьләргә аяк белән таптап силос салдык дисәң, ышанмаслар да! – ди Ләлә апа. Бу турыда әле яшьләр түгел, минем дә беренче ишетүем иде! Әниләренең балаларын ач итмәс өчен нинди җәфалар күрүен дә сөйләде Ләлә апа. Сыерыбыз бар иде, шуңа да исән калганбыздыр. Салымнарны түләп бетерерлек түгел. Сөт, ит, йомырка, йон бирү генә түгел, тәмәкегә кадәр налог бар иде, – ди ул.

Мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлаган Ләлә апаны хисапчы ярдәмчесе итеп куялар. Өсләренә кием алырлык та акча юк. Ләлә апа 1944нче елда, әнисенә ярдәм булмасмы дип, Апас районы финанс бүлегенә эшкә килә. Бу вакытта финанс бүлеге мөдире булып минем авылдашым, хәзерге Ишеево җирле үзидарәсе территориясендә Совет власте урнаштырып йөргән коммунист Хәмидуллин Сөнгать абый булуы турында әйтте ул. Шулай ук Рафига апа Идиятова-Гиниятуллина, Мөслимә апа Камалова, Хәйдәр абый Галиевлар турында сөйләгәндә мин шушы авылдашларым белән горурланып утырдым. Барысы да гомерләре буе шунда хезмәт итеп лаеклы ялга чыкканнар. 1973нче елда авыл советы секретаре булып эшләп, райфога килгән Хәйдәр абый Галиев биредә 49 ел хезмәт итә һәм шуның 25 елы җитәкче. Үзе белән эшләгән җитәкчеләрнең барысын да хәтерли Ләлә апа. Әскәр Гайнуллин, Минһаҗ Ганиев, Шакирҗанов, Барый Мифтахов, Гомәрбай Садыйковларны әйтә. Гади хисапчыдан дәүләт пособиеләре буенча баш бухгалтер дәрәҗәсенә күтәрелә Ләлә апа. Райфодан соң Госстрах иминият оешмасында баш бухгалтер булып 1976 елга кадәр эшләгәннән соң, аны УРСЖның баш бухгалтеры итеп куялар. Шул хезмәтеннән ул 1982нче елда лаеклы ялга китә. Татарстан АССР, РСФСРның бик күп мактау грамоталарына, «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә, күп рәхмәт хатларына лаек була Ләлә Лотфулла кызы.

1948нче елда Апас егете, сугыштан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан Шәйдуллин Фатыйх Галиулла улына тормышка чыгып өч бала үстерә Ләлә апа. Өчесен дә югары белемле итә. Олы улы Илдус Казан химия-технология институтын (кызганычка каршы ул вафат) тәмамлап Казанда эшли. Ике кызы Әлфия белән Лилия югары белемле укытучылар, районның мәгариф өлкәсендә зур хезмәт куючылар.

Хөрмәтле кешем, тормышта күпне күргән, ялкынлы йөрәге белән янып яшәүче, горур һәм намуслы булып кала белгән Ләлә апа Шәйдуллинага исәнлек, алдагы юбилейларын да саулык белән каршы алуын телим.

Рәис ВАҺАПОВ,

Апас районы

Комментарии