Урманга – чикләвеккә

Урманга – чикләвеккә

Без яшьрәк чакта урманга еш йөри идек. Туган якның табигате безне гел үзенә тартып торды. Җиләгеме, бөрлегәнеме, карлыганы, чиясенме... һәр җәйдә җыярга йөрдек. Үзебезгә җитәрлек гөмбә дә җыйдык. Гөреҗдә, ак гөмбә, усак гөмбәсе, баллы гөмбәләрне кышка әзерләп куя идек.
Берничә ел рәттән без еракка – Чәкән ягына чикләвек җыярга йөрдек. Машина белән Чәкәннән соң Ык елгасы аша салынган күперне чыга идек тә, машинаны калдырып, юлны дәвам итә идек. Юлның ераклыгына да карамадык. Беренче барганда кем юлны күрсәткәндер, хәтерләмим. «Монда тыюлык» дип язылган иде.
Көн кояшлы аяз, җылы. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Без чабылган басу аркылы чыктык. Сөйләшә-сөйләшә барып, аяк астыбызга карасак, ике тузбаш еланы бер-берсенә үрелеп, бер-ике метр алдан шуышып баралар иде. Без туктап аларны күзәтеп тордык. Алар алга таба үз юллары белән китте. Без дә юлыбызны дәвам иттек. Озакламый чикләвек үскән урынга барып җиттек. Уң якта куаклык, аларга үрмәләп колмак үскән. Эчкәрәк кердек. Ике тау арасының як-ягына чикләвек куаклары үскән. Безнең андый таулы урыннарны күргәнебез юк иде. Сул якта таудан аска таба сукмак төшә. Аста челтерәп, тешләреңне камаштырырдай сап-салкын сулы чишмә агып ята. Күрәсең, бу сукмак пошиларның. кабан дуңгызларының чишмәгә су эчәргә төшә торган сукмагы булгандыр. Шушы матурлыкны күзәтеп торганнан соң, чикләвек җыя башладык. Чикләвек бик күп, капчыкларыбызны тутырдык. Төштән соң кайтыр юлга чыктык.
Күзебез каршы яктагы тауга төште. Бая без күргән сукмактан берничә поши чишмәгә таба төшеп килә иде. Без баскан җиребездә катып калдык. Олы пошилар арасында поши баласы да бар иде. Алар бер гаилә булганнардыр инде. Авызларыбызны ябып, пошилар чишмәгә төшеп җиткәнче селкенергә дә куркып басып карап тордык. Алар су эчтеләр дә, бераз хәл алып торганнан соң, каршы тау ягына менеп киттеләр.
Кинәт тауның икенче ягыннан дуңгыз баласы чыелдаган тавыш яңгырап китте. Без шул якка борылып карадык. Анда унлап баласын иярткән кабан дуңгызлары чишмәгә таба төшеп киләләр иде. Без, куркуыбыздан, ауган, ләкин җиргә ятып бетмәгән агачка үрмәләдек. Алар бездән дә хәтәррәк курыктылар булса кирәк, тиз генә юкка чыктылар. Әйберләребезне тизрәк җыйдык та, кайтыр якка таба йөгердек. Ык елгасы аша үткәндә, елга өсте ап-ак казлар белән тулган иде.
Чикләвеккә дип барып, шундый матурлыкка тап булдык. Күңелләребез матур хисләргә баеп, хозурланып кайттык.
Сәрвәр ХӘНИПОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии