Тугры дустым иде

Тугры дустым иде

Равил Гатауллин Болгар ягы егете иде. Ул урманнар, күлләр уратып алган Ямбакты дигән авылда дөньяга килә. Бала чагы шунда уза. Балачак дигәч, Равилнең күзләре яшьләнеп, әти-әнисе, туганнары күз алдына килә иде. «Әнием Әлфиянең әтисе – Мөхәммәтгали бабай сугыштан бер елдан яраланып, күзенә ак төшеп кайтып кергән. Миннебикә әби аны үләннәр белән дәвалап, аякка бастырган. Бабай булгач, өйдә әз генә җиңеләеп китә. Ләкин ул елларда ачлык аяктан егарлык була. Тора-бара авыр сугыш бетсә дә, әле һаман ашарга юк, кияргә кием булмый. Җитмәсә, әле әби 14 бала таба. Әни апасының пәлтәсен Салман дигән авылга барып, ике чиләк бәрәңгегә алыштырып кайта. Анда сугыштан кайтучы Мансур исемле күршебезне очратып, аның әнисеннән сөенче алырга дип сигез чакрымны йөгереп уза. Моның өчен Мансур абыйның әнисе Мәтлүмә апа ике йомырка биреп чыгара. Ул аны әнисенә алып кайтып бирә. Сугыш бетәр алдыннан балалы гаиләләргә аена биш кило ярма бирә башлыйлар. Шуның белән алар исән кала. Әни 14 яшеннән фермага сыер саварга килә. Шул чорда күршедәге Рәшит исемле егеткә кияүгә чыга. Озакламый мин һәм энем Рафаэль дөньяга килә. Матур гына яшәп ятканда әни бәхетсезлеккә тарый. Белмичә, дилбегәсе бәйләп куелган ат арбасына утырып, сарыклар эзләргә чыгып китмәкче була. Ат арбаны аударып, әни шуның астында кала, табып алганда әни аңсыз, кан эчендә ята торган була. Аны Матакка алып китәләр. Табиблар әнинең гомере өчен 40 көн көрәшә. Без кечкенә уллары бәхетенәдер инде, әни исән кала. Алар дүрт малай тәрбияләп үстерә. Хәзер дә әниемнең исән-сау булуы өчен шатланып, куанып яшим!» – ди иде Равил. Равил үзе дә мәктәптә тырышып укый. Олы бала буларак энеләренә гел үрнәк була. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Эшләп укып, әти-әнисенә авырлык китерми. Укып бетергәч, Совет армиясе офицеры буларак, яшь хатынын алып, ике ел Тоцк шәһәренә китә, анда хәрби бурычын үти. Аннан С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә чыгып килүче күп тиражлы «Алга» газетасында эшләп, күпмедер тәҗрибә туплагач, «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә килә. Мин «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә урнашканда, Равил инде монда өч еллап хезмәт куйган иде. Эшли башлаганымның беренче көннәреннән үк ул миңа ярдәм кулы сузды, дус итте, авыр минутларымда ташламады. Әгәр Равил булмаса, мин «Ватаным Татарстан»да эшли дә алмаган булыр идем. 

Равил бик төгәл, җитез, җиңел, терекөмеш кебек гел хәрәкәттә иде. Ул бернинди авырлыклар алдында да аптырап, тукталып калмый, кеше белән уртак телне тиз таба, эш мәсьәләсендә фанатик иде. Ул кешене беркайчан да авыр хәлдә калдырмый, башны түбән иеп утырырга ирек бирми иде. Ул елларда Равил гаиләсе белән Ленин урамында яшәде. Эштән соң мине үзләренә алып кайта, төрле кызыклы вакыйгалар сөйли, күңелне күтәрә. Хатыны Гөлшат та бик кешелекле, тыныч, кунакчыл хуҗабикә. Равил белән Гөлшат бер дигән өч малай тәрбияләп үстерделәр. Равилнең балалары бик тырыш, эшчән булып үстеләр. Әти-әнидән ярдәм көтмичә, үз тормышларын үзләре корып җибәрделәр. Аның олы улы Раил дә үзенең булдыклылыгы, максатчанлыгы белән, әтисе кебек үк, энеләренә, туганнарына гел үрнәк булды. Чираттагы ялы җитсә, Равил авылга, әнисе янына ашыга иде. Әтисенең, иртә вафат булган ике энесенең каберләрен карап, рәтләп торды. Ул – запастагы капитан, армия тормышын сагынып искә ала, газетада да бу турыда гел язып, искә ала иде. «Ватаным Татарстан» газетасында пенсиягә чыкканчы эшләде, гомеренең яртысын диярлек яраткан газетасына багышлады. Без хезмәттәшләре Равилне бик хөрмәт иттек, аны ярата идек. 

Равилнең вафат булуын ишеткәч, нык кайгырдык. Һич уйламаганда ул безнең арабыздан китеп барды. Бу безнең өчен зур югалту булды. Хәзер дә Равилне бик юксынабыз, гел сагынып искә алабыз. Безгә аны күрү, аның белән эшләү зур бәхет булган икән, рәхмәт сиңа барысы өчен дә, кадерле дустыбыз!

Татарстанның рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии