- 26.07.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Газета битләрендә МТСлар – машина-трактор станцияләре турында тискәре язмалар күренгәли. Минем бу турыда үз фикерем бар һәм ул уңай фикер.
Шул чорда яшәгәннәрне аңларга була, әлбәттә. Аларның күңеленә әниләрнең, яшүсмер кызларның кул белән урак урып, учлары чиләнеп, билсез калып, сызланып ятулары кереп калган. Ә тракторда утырып җир сөргән, комбайн йөрткән кызлар иң йөрәклеләре булган бит. Нык тикшерү астында эшләгән алар, ялгыш түгелгән ягулык өчен, кызып эрегән баббит подшипниклары өчен штрафка тартылганнар. Тамаклары туймаган, әнисе янында җылы кочакта иркәләнергә мөмкинчелекләре булмаган.
Уйлап карасаң, сугыш чорында МТСлар булмаса, аларның трактор һәм комбайннары эшләмәсә, шул кадәр кырларны сөреп, чәчеп, урып-җыеп бетерә алырлар идеме икән?
МТСларны оештыру Совет хөкүмәтенең иң уңышлы эше (хәзергечә әйтсәк, проекты) булган бит. МТСларда егетләр тракторда эшләп зур тәҗрибә алмаган булса, дошманны җиңеп булырына шик туар иде. Чөнки тракторларда, машиналарда эшләгән шул егетләр сугыш өчен әзер танкистлар, шофёрлар, техниканы белүче, ремонтлый алучы белгечләр булган бит. Совет хөкүмәте моны алдан күрә белгән, ә дошман моны уйлап бетермәгән, күрәсең. Шуңа яшен тизлегендә Советлар Союзын яулап алабыз дигән ышаныч белән кергән инде алар. Тиз арада күп сандагы әзер танкистлар дошманга каршы баскан. Шулар арасында минем авылдашларым – Галиев Исхак Тимергали улы, Сәлимов Габдрахман Сәлимулла улы да була. Алар икесе дә батырларча сугышып һәлак булалар.
МТСларда трактор бригадасы җитәкчеләре – броньлы белгечләр булмаса, тиз арада үсмер кызларны тракторга укытып, кырда эшләрлек трактор бригадалары төзеп, илне икмәк белән тәэмин итеп булган булыр идеме икән? Моны мин үзебезнең Дүртөйле авылы – Фрунзе исемендәге колхоз мисалында әйтеп бирәм.
Фрунзе исемендәге колхозның икмәк кырлары 900 гектар. Бу кадәр җирне көзен атлар белән генә сөреп кара син?! Игенне урак белән урып яки атлы ургычлар урганны көлтәләргә җыеп, икмәген суктырып алып кара?! Әле җитмәсә тамагың ач килеш. Фрунзе исемендәге колхоз кырларында Җиһан Фасхова җитәкчелегендәге хатын-кызлардан торган трактор бригадасы эшләгән. Билгеле, тракторлар, комбайннар җитмәгән. Байтак кырларны, күбесенчә борчак, ясмык кырларын хатын-кызлар чалгы белән чабып алган. Әле без белгән 60нчы, 70нче елларда да безнең әниләр борчак кырларын чалгы белән чаба иде бит. Аларның авыр хезмәте, эштән арып-талып кайтып егылулары безнең күңелләргә дә кереп калган.
1932нче елда төзелгән МТСлар 1958нче елга кадәр эшләп килә. Шул чактагы ил башлыгы Никита Хрущевның ялгышы аркасында МТСлар юкка чыгарыла. Андагы техникалар колхозларга бушлай түгел, сатып бирелә. Шулай итеп, илне азык-төлек белән тәэмин итү бер колхозлар өстендә кала.
Мин хәзер дә уйланып утырам, нигә безнең әтиләр Хрущевны шулкадәр яратмады икән дим. Авыл хуҗалыгында гасырлар буе бодай үстергән Русия халкын кукуруз утыртып җәфа чиктергән бит ул. Бүген инде менә аның 50 мең җинаятьче фашист ялчыларын – полицайларны иреккә чыгаруы турында сөйлиләр. Кырымны Украинага бирүе бөтенләй аңлап булмаслык. Җәннәт бакчасы бит ул Кырым! Киләчәк буыннар турында уйлап, аның өчен җаныңны бирсәң дә жәл түгел.
1944нче елда безнең Апас районы Фрунзе исемендәге колхоз хезмәтчәннәре 11400 пот икмәк тапшырып дәүләт йөкләмәсен үти. Ул чактагы колхоз рәисе (аны авыл халкы белә) тагын 3300 пот икмәк тапшырам дип өстенә йөкләмә алып кайта. Үзләре ач кала, әмма авылдашларым бу бурычны да үтиләр. Искитмәле хәл – 1944нче елда Фрунзе исемендәге колхоз ит тапшыру буенча дәүләт планын да бу ел өчен генә түгел, 1945нче ел өчен дә үти.
Әнә шундый булган минем авылдашларым! Сугышка кадәр үк үз теләкләре белән тракторга утырган Әнәле авылы кызы Хәтирә Рәхмәтуллина, Чүри Бураштан Хәдичә Тимергалиева, Идрәздән Хәнифә Сабитова, Әҗемнән Сания Мөхәммәдиярова, Иске Йомралыдан Камәрия Җиһаншина, Дүртөйледән Миңнегаян Хәлилова апалары артыннан сугыш башлангач тракторга утырган 16 яшьлек кызлар арасында минем авылдашларым – дистә еллап тракторда, комбайнда эшләгән Гомәрова (Ваһапова) Фәйрүзә (Чүрибураш МТСы), Әхмәдуллина Камәрия (Ишеево МТСы), Хафизова Бәян (Ишеево МТСы) апалар бар. Авылга Арча районыннан килен булып төшкән, кыз чагында ук кырчылыкта бригадир булып эшләгән, «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены белән бүләкләнгән Галимә апа Камалова гомер иткән авыл да ул Дүртөйле.
Сугыш чорының иң күп авырлыгын күргән, ирләре сугышта ятып калган, хәбәрсез югалган аналар алдында баш иям мин. Тол калып, кияүгә чыгу турында уйлап та карамыйча, бала-чагаларын ач үлемнән йолып калган, кеше иткән бу аналарның язмышы теләсә кемнең йөрәген әрнетерлек. Хәмдениса Ваһапова, Фәйрүзә Шәрапова, Шәмсенаһар Сәлахова, Рәйсә Вафина, Тәскирә Гыймадиева, Кәримә Ибраһимова, Сәкинә Сәмигуллина, Сатирә Хәлилова, Әсма Шәмсетдинова, Минҗамал Идиятова, Бибинур Минһаҗетдинова, Гыйльмикамал Вафина, Фәхерниса Хәйретдинова, Бибиҗиһан Сафина, Мөслимә Нәбиуллина апалар, ирләре сугыштан яраланып кайтып, озакламый дөньядан китеп барган Бәдриҗиһан Гыйниятова, Миннебәян Нургалиева апалар һәм башка мин белмәгән, бакыйлыкка күчкән изге җаннарның батырлыгын онытырлык түгел.
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы

Комментарии