«Ватрушка»ны без уйлап таптык...

«Ватрушка»ны без уйлап таптык...

Газетабызның быелгы беренче санында чыккан «Прощайлы балачак» мәкаләсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Дөрес әле кайтавазлар өлгермәде. Чөнки газетабызның бу саны нәкъ без теләгән графикта – ай башында чыга, әле укучыларыбыз беренче санын укып өлгермәгәннәрдер дә, дип уйлыйм. Әйдәгез, бергәләп барлыйк яшьлек хатирәләрен. Ә алар һәркемнең сандыгында шыплап тулгандыр. Хәтерләребезне барлап актарырга, тәртипкә салырга гына кирәк. Үткәннәр онытылмый бит ул. Мәсәлән, минем мәрхүмә әнием әллә кайчангы вакыйгаларны шул кадәр тасвирлап, тәшвишләп, мавыктыргыч итеп сөйли иде, тыңлап утырырга вакыт тапсаң – әле балаларча куана да һәм тагын да очынып сөйләп җибәрә. Кызганыч, кайтып кергән булмады, эш-эш тип ашыгылды. Менә хәзер утырам уфтанып: күпме тарих, хатирәләр калган ваемсызлык астына күмелеп. Әйдәгез барлыйк, оныттырмыйк хатирәләрне. Газеталарыбызны балаларыбыз, оныкларыбыз кулларына алыр. Менә минем әби-бабайларым, әти-әниләрем нинди булган, күңелле яшәгәннәр икән, дип кинәнсеннәр әле. Ә «прощайлы» яшьлекнең хатирәләр сандыгында күңеллесе дә, күңелсезе дә җитәрлек. Аны искә төшерә торган җае да чыгып кына тора.
Соңгы атналарда кар астында калдык бит. Казанда бөтенләй йөрерлек түгел. Шулай уйланып ничек егылмаска, каян сукмак табарга, дип атлаганда каршыма бер көтү балалар иярткән берничә гаилә очрады. Бар да ватрушка дип аталган резин чана өстери. Кемдер шуңа балаларын да утырткан. Бер-беребезгә көч-хәл белән юл бирешә алдык. Үзем эчтән генә уйлап куйдым. Бу чананың бик күп фаҗигаләргә сәбәпче булганын гел сөйләп торалар. Инде күпме бала гарипләнде, үлем очраклары да бар. 
Табиблар да балалар арасында имгәнүнең төп сәбәбе дип шушы чананы саный. Ватрушка борылып әйләнеп төшә, арт белән төшкәндә, балалар каршылыкларны, агачларны, баганаларны, боз кисәкләрен күрми. Күрсә дә биеккә менеп кунаклаган бала, тизлек белән дә, юнәлеш белән дә идарә итә алмый. Шушы чанага утырып шуып бәрелеп ми селкенү, умыртка баганасы сыну очраклары бик күп теркәлә. Үземнән беләм, төпчек кызым тарды ул бәлагә. Чана белән түгел, баскычтан таеп кына артына утырган иде. 1 ел азапланды. Ярты ел өйдә генә укыды. Ятып кына торды. 
Ә ватрушканы гомумән тыяргадыр бәлкем. Тимер чаналар хәзер бөтенләй сирәк очрый. Юкса, алар куркынычсызрак. Алар белән идарә итеп була. 
Ярар сүз башым «Шүрәле» иде бит. Читкә тайпылдым, таудан ватрушкага утырып төшеп киттем ахыры мин дә, ярый әле бәрелмәдем... 
Безнең чорда чаналар бар иде үзе. Агачтан ясалганы да, өч тимераяк тезеп каккан рульле чана да... Хәтерлим, минем шул рульле тимераяклы мотороллерны (аны шулай атый идек) алга тагабыз, ә артка берәм-берәм чаналар бәйләнә. Һәм поезд китә тау астына. Ә ул озын – безнең капка төбеннән башланып тыкрыктан аска ук төшеп китә. Әни зарлана иде, коедан су китерә алмыйбыз, сукмак тайгакка әйләнә, дип. Соң, бөтен урам балалары безнең капка төбендә иде. Безнең тау башында яшәвебезгә алар гаепле түгел бит. Әни дә зарлана гына иде инде, кумый иде. Шулай паровоз булып та шуабыз. Аерым-аерым да. Утырып та, ятып та, бер-беребезнең чанасы өчен «талашып» та... 
Ватрушка дигәннән, без бит инде аны күптәннән беләбез. Аны уйлап табучылар без – 60нчы еллар балалары. Тау шуар өчен колхозга ашлама алып кайткан полиэтилен пакетларны махсус юнәтәбез. Эченә салам тутырып та, шул килеш тә утырасың яисә егыласың һәм тау астына җилдерәсең. Әле шул юлга кичен коедан су алып менеп сибеп тә калдырабыз. Ара-тирә «юл кагыйдәләре»н бозу да булгалый, хәтта «ДТП»лар да килеп чыга. Әмма имгәнгән очракларны хәтерләмим. Бер вакыт ишегалдыннан ук (безнең ишегалды да сөзәк тау) чанага утырып капка баганасына килеп бәрелеп, бик озак борыным канаганын исәпләмәгәндә... Юкса, әнием, ишегалдында шума, дип гел кисәтә иде. Ә салам тутырылган капчыкларның бер-беребезгә килеп бәрелүеннән ни зыян соң?!
Күңелле, тәмам онытылып, бишмәтләребез бозланып катканчы уйныйбыз. Кышын башка уен юк дәрәҗәсендә. Окоплар казуларны, чаңгы белән куян күрергә «охота»га чыгуларны санамаганда, ә менә җәен уеннар күп. Командалар белән уйныйбыз. Бәлкем, әле киләчәктә нинди уеннар уйнаганыбызны да барларбыз. Оныкларыбыз уйнамасмы икән. Без бит командалы, аерым тәртипле, кагыйдәле уеннар уйный идек. Хәрәмләшүчеләр булса, аны командадан чыгарабыз. Кино-мультфильмнарны да сәгате җитсә, берәребезгә кереп «коллектив» белән карый идек. Хәзерге балалар үзара бөтенләй тыныша алмый, кая ул кагыйдәле коллектив уеннар... 
Тагын бер шуклыгыбызны да языйм инде. Колхозның ат абзары үзәктә, Аргыяк урамында иде. Үсәрәк төшкәч аннан ат чанасын урлап, авылдашларым телендә, Таубашы, дип йөртелгән урамга өстерәп менеп, бар яшьләр төялеп тә урам буйлап шуган булды. Безнең авыл гел таулардан тора. Урамнан да шуып була, болынга чыксаң, бөтенләй трасса салырга мөмкин. Теләсәң, Олимпиадалар үткәр. 
Яшьлек, җүләрлек бит. Өлкәннәр ат чанасы өчен икенче көнне сүгәләр, кемнәр инде бу хулиганнар, дип тел шартлаталар. Ай хәзерге яшьләр, бозылды, дип, диагноз да куялар. Әйтерсең, үзләре гел генә дөрес булган. Яшьлек гел төзек кенә булып бетә алмый инде. Ул чакта акыл җитми, башта эшлисең, аннан соң гына уйлыйсың...
Хәзер инде авылымда атлары да, чаналары да юк. Балалары да бер-ике генә, алары да урысча сукаларга тырыша. 
Таубашы дигән урамның тарихын да әйтим, элек аны Кабак урамы дип атаганнар. Бакчада үсә торган яшелчә хөрмәтенә түгел, Явыз Иван басып алгач, бар татар авылларында чәрханәләр ачтырганнар. Менә шул тау башы урамында да Кабак ачканнар, аракы сатканнар. Эчкәннәрдерме, әйтә алмыйм. Ә чәрханәсе булган...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии