Әбием букчасы

Әбием букчасы

Минем бик яраткан Гайникамал әбием бар иде. Ул 1873нче елда, замананың иң авыр чорларында ярлы гаиләдә туып, башкалар белән беррәттән тормышка ярашып, күп нәрсәләрне эшләргә өйрәнеп үскән. Алар Мәрданша бабам белән Бәйрәкә авылында тормыш корганнар. 1926нчы елда, Моратовка авылына нигез салучыларның берсе буларак, җир алып, җиде балалы ишле гаиләләре белән яңа урынга күчеп урнашалар. Ул унбер бала таба, ләкин дүртесе бала вакытта ук бакыйлыкка күчә. Аның безнең көннәргә кадәр ядкарь булып сакланып калган төрле төстәге шакмаклар белән бизәлгән кызыл букчасы бар иде. Ул аны яшь чагында үз куллары белән җитен сүсеннән сугып эшләгән булган. Безнең заманга яраклаштырып әйткәндә – чемодан урынына кулланыла торган әйбер. Әбием аны кияүгә чыкканда бирнәләрен тутырып килер өчен әзерләгән. Ул нәкъ почта конверты кебек тегелеп, ачыла торган урынына озын бау тагылган букча иде. Таралып китмәсен өчен, шул бау белән уратып бәйләп куялар. 
Әбием безнең гаиләдә, ягъни төпчек улы Әмирша һәм килене Фәхригаләм тәрбиясендә яшәде. Мин үземне белә-белгәннән бирле күзләре сукыр булды. Шулай булса да, ул безгә төпле киңәшләрен бирүче кеше, зур иптәш иде. Бик яратып яшь вакытларын, юклык белән интегеп үскәннәрен сөйләде. Кызганыч, без бала-чага ул сөйләгәннәрне игътибар белән тыңламаганбыз. Аның кызыл букчасы үзе ята торган карават өстендә, аяк очында гына торды. Үзенең киемнәрен, кирәк-яракларын шунда саклап, кирәк вакытта үзе тиз генә табып ала иде. Авылыбыздан сугышка китеп, исән-сау әйләнеп кайтып, Азнакайда шәфкать туташы булып эшләүче Мәрьямгөл исемле кызы аңа күп вакыт күчтәнәчкә бик тәмле шоколад конфетлар алып кайта иде. Әлбәттә, конфетларның урыны да шул букчада булды. Ләкин ул аларның берәрсен үзе ашады микән? Чәй эчәргә утырган саен конфетларны берешәрләп безгә тарата иде. Андый тәмле конфетлар хәзер миңа юк та кебек. Балалык белән шулай тоелгандырмы? Үзеннән башка аның әйберсенә тию гаиләдә бөтенләй юк иде.
Әбиебез йөз яшенә җитеп, бары тик картлык үлеме белән генә ахирәт йортына күчте. Ул вакытта инде авылыбыз таралып, без 1нче Май авылына күченгән идек. Урыны оҗмахта булсын. Үзе үлгәннән соң да аның букчасы бездә сакланды. Менә, ниһаять, мин аны ике ел элек Урманай мәдәният йорты каршында оештырылган музейга тапшырдым. Бездән соң килгән яшь буын да музейдагы әйберләрне карап, үзебезнең татар халкының борынгыдан ук кул эшләнмәләренә ничек сәләтле булганын үз күзләре белән күреп, тарихны аңлап, миллилекне тоеп үссеннәр. Үткән тарихны белми торып киләчәккә барып булмый.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии