Көзге урманда

Көз аенда дөньяга аваз салгангамы, үзем шундый сары төскә гашыйк булгангамы, үлепләр сары көзне яратам. Ә көзге урман минем өчен сихри дөнья.
Аякларым үзләреннән-үзләре көзге урманга атлый. Урман һавасын сулаулары рәхәт, аның шаулавы, кошлар сайравы миңа рәхәтлек бирә. Аның һәр агачын, һәр үләнен, бөҗәген, кошын – барысын да яратам. Адым саен ябышкан тигәнәк тә, үзәккә үтәрлек чагып алган, орлыкланып беткән карт кычыткан да ачу китерми.
Гөмбә җыярга барсам да хозурланып, дөньяларымны онытып шул матурлыкны күзәтәм. Кайчак гөмбә җыярга килүемне дә онытып, озак итеп табигатьне күзәтәм, төрле төстәге яфраклардан хәтфә палас ясыйсым килә. Ел саен урманга килсәм: «Быел көз тагын да матуррак икән!» – дип, хыял диңгезенә чумам. Агулы гөмбәләргә дә, кайберәүләр кебек, тибеп китмим, мактап, аның белән сөйләшеп үтәм. Киемнәремә сырганак, тигәнәк ябышып бетсә дә, ачуланмыйм, әкрен генә чүпләп алам. «Кычыткан – чагар өчен, ә черки, кигәвен тешләр өчен яратылган», – дип, үз-үземә сөйләнәм.
Урманда һава саф, шыгырдатып яфраклар өстеннән атлыйсың, өстегезгә баскан өчен үпкәләмәгез, яфраклар. Күп яфраклар инде коелган, агачта эленеп калганнары сирәк. Шул җирдәге яфракларны актарып, черегән, ауган каеннан баллы гөмбә (опята) эзлисең. Бер-ике гөмбә тапсаң, башың күккә тия, сөенәсең.
Балан белән миләш кенә горур кыяфәттә, кып-кызыл тәлгәшләре белән агачларында эленеп торалар. Рәхәтләнеп җый гына!
Урман урман инде, арысам да, вакытым аз булса да, сокланып туя алмыйм. Аруларыма, сырхауларыма дәва алам синдә генә, урманым! Рәхәтләнеп ял итеп, көч җыеп кайтам синнән. Киләсе елга тагын килермен, урманым!
Фирая ИСЛАМОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии