- 19.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Ап-ак карлы, буранлы кышны үлепләр яратам мин. Ул мине бала чагыма алып кайта кебек. Эре-эре яуган кар бөртекләре битемә, иренемә килеп куна... Мин күзләремне йомам. Шулай онытылып, хозурланып озак басып торам, ә күз алдымда бала чагым. Бульдозер, Әхмәт тавы. Бер чанага дүртәү утырып, түбәнгә төшеп китәбез. Төшеп җиткәч, дүртебез дүрт якта тәгәрәшеп ятабыз. Авырткан чаклар була, ләкин еламыйбыз. Сикерешеп торабыз да, тауга менеп, тагын шуып төшәбез. Чана белән генә түгел, мунчадан озын ләгәнне дә алып бара идек әле.
Нинди генә суык көннәр булмасын – без тауда. Өшүне, чирләүне белмәдек тә. Кичтән температура күтәрелсә дә, иртәнгә бар да әйбәт була иде. Чыныккан булганбыздыр инде.
Иртәнге алтыдан тезелешеп алты километр ераклыктагы күрше авылга – мәктәпкә китәбез. Дәрестән соң шул ук араны үтеп, өйгә кайтабыз. Кайтуга өйдә өелеп эш көтеп тора. Утын кертү, мичкә ягу, фляга белән су алып кайту – болары көндәлек эшләр. Эшкә киткәндә әнкәй өстәлдә ит калдырган була. Монысы ашарга пешерергә. Әле әзер токмач булмаса, камыр басып, анысын да кисәргә кирәк. Эш беткәч, авыз колакта. Тиз генә киенеп, чананы эләктереп, тауга йөгерәбез. Суык та, караңгы да куркытмый. Ә таудан кайтканда бөтен кием бозланган була. Кайбер көнне бозлы бияләй кесәдә онытылып кала. Иртән мәктәпкә киеп барырга кирәк. Әнкәй күрмәсен дип, шул юеш бияләйне киеп, мәктәпкә дә китәсең әле. Күп вакыт дәрес әзерләргә вакыт калмый, дәрес буе, укытучы сорамаса ярар иде, дип куркып утырулар әле дә истә.
Авылда иң беренче телевизор бездә булды. Әткәй алдынгы комбайнчы иде, мәрхүм, бүләк иттеләр үзенә. Менә шунда башланды инде. Кичен бөтен авыл халкы көтүе белән безгә җыелды. Безгә кызык, беренче тапкыр телевизор карыйбыз бит. Киносы, концерты, мультфильмы дигәндәй... Күз гел телевизорда. Тезелешеп утыралар, кемгә – диван, кемгә – урындык, ә күбесе идәнгә чүмәшә инде. Менә шул тезелешеп утырган кешеләр арасыннан һич үтәрмен димә, кая дәрес хәзерләү, кая анда йоклау?! Килгән кешеләр таралышып бетмичә йокы эләкми. Ә йокламагач, иртән торасы килми. Көн нык салкын йә буран булса, безнең өчен зур сөенеч инде, мәктәпкә бармыйбыз. Әнкәйләрнең эшкә китүе була, биш минуттан без инде тауда. Әче суыгы, көчле бураны да безгә берни түгел. Янып-пешеп, шабыр суга батканчы шуабыз. Әнкәйләр эштән кайтуга өйдә дә булырга кирәк бит әле.
Ничек кенә шусак та, үпкәләшмәдек, бераз булса да, бик тиз дуслаша идек. Бозга катып, кып-кызыл булып кайтсак та, әнкәйләрнең ачуланганын хәтерләмим. Киемнәрне салып, тизрәк мич башына элеп куябыз – кипмәсә, икенче көнне мәктәпкә нәрсә киеп барасың? Ә берчакны кызлар тимергә тидергән телләренең шунда ябышып калуы турында сөйләделәр. Ишек алдында берүзем. Беләсе килә бит инде: ябышамы тел, юкмы? Тидерүен тидердем дә, телне алып кына булмый бит. Күземә яшь бәреп чыкты. Ярый әле әбием өйдә булды, ул ярдәм итмәсә, бу җүләрлегем нәрсә белән бетәр иде икән. Исемә төшсә, әле дә калтырап куям. Балачак хатирәләре. Мәңге онытылмас мизгелләр. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды шул инде.
Фирая ИСЛАМОВА,
Азнакай районы
Комментарии