Аулак өй

Миңа кечкенә вакытта аулак өйләрдә күп тапкырлар булырга туры килде, әниләр йә безгә җыелалар, йә дус хатын-кызлары янына мине дә алып бара иде. Аулак-өй ул вакытларда кечкенә клубны хәтерләтте, анда нинди генә уеннар уйнамадылар. Җырлар җырлап, шигырьләр, бәетләр, тагын әллә нәрсәләр үзләре дә уйлап табып, үз күңелләрен үзләре күрделәр. Аулак өйдә төрле һөнәр ияләре бер-берсеннән эшкә өйрәнделәр, шәлләр, бизәкле мендәр тышлары, япмалар, кулъяулыклары чиктеләр, бәйләделәр, кәсеп иттеләр. Үзләре белән алып килә алган кадәресе ашамлыклардан төрле тәмле ризыклар пешереп сыйландылар (миңа да эләгә иде), милли ризыгыбыз бәлеш иң зур бөеклек иде. Алар җырлаган бер җырның «сөяр утында янам» дигәне мине үсеп җитеп егет булып җитлеккәнче бимазалады.
Малай чакларда мин бик күп агачларның исемнәрен яттан белә идем, әмма «сәер» утыны бирә торган агачны күпме эзләсәм дә таба алмадым, күп еллар андый утын бирә торган агачны күрергә хыялландым. Мин аны таптым, Әтнә якларыннан алып кайтып, шуның җылысында инде 45 елдан артык җылынып яшәп ятуым.
Шундый кичләрнең берсендә әниләр, егетләрне аулак өйгә кертмичә, бәлеш пешерергә куеп, олы як өйдә үзләре генә сыйланырга хыялланып, авыз-суларын корытып, түземсезлек белән бәлеш пешкәнне көтеп, исен исни-исни уйнап-көлеп, бәйләү-бәйләп утырганда, егетләрнең дә тәрәзә артында күзләп йөргәндә борыннарына бәлеш исе килеп кергән. Озак уйлап тормаганнар, өйнең кече-яктагы олы мич турысындагы бер-катлы тәрәзәне алып кереп, бәлешне эләктереп чыгып качалар. Әни бәлеш пеште ахрысы алып карыйк дип мич капкасын ачып караса, бәлеш юкка чыккан. Шунда әни кычкырып җырлап җибәргән: «Мичтән бәлеш чыгып качкан, аша анаңның пәрәмәчен» – дип. 
Авыр, ач вакытлар иде шул, 1970нче елларга кадәр ризыкка туена алмады күпчелек авыл халкы, үзе бөтен дөньяны туйдырса да.
Миңнефәрит НӘГИМИ,
Байлар Сабасы

Комментарии