- 17.06.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
«Безнең гәҗит»тә «Прощайлы балачак хатирәләре» (№1, гыйнвар, 2024 ел) дигән язманы укыгач, үзебезнең дә чабаталы балачак искә төште. Безнең бала чаклар бик авыр вакытларга туры килде. Кияргә кием, ашарга ризык булмады. Әнә шул чабатага кадәр кытлык иде. Чабата ясап сатучылар булды ул булуын, ләкин тузган саен аны алырга акча юк иде. Колхозда эшләгән өчен акча түләмиләр, хезмәт көне генә язып баралар. Әгәр игеннәр уңса, бер хезмәт көненә 100 яки 150 граммнан ашлык өләшәләр. Гаиләдән колхозда эшләүчеләр күбрәк булса, ашлык та күбрәк эләгә. Өйдән бер-ике генә кеше эшләсә, алган ашлык кына бик аз, аны ел буена җиткезеп булмый иде. Ул вакытта һәр йортка 40 кг ит, 300 литр сөт, 3 центнер бәрәңге, 100 йомырка, сарыгың булса, бер сарыкка 3 литр сөт һәм үзара салым түләттеләр. Бу һәр ел саен шулай кабатланды. Халыктан аларны гел бушка җыйдылар. Ә бит авылда һәр йортта ишле бала-чага иде. Авыл халкына яшәве бик авыр булды.
Сатып алган чабата бер атнага да чыдамый, тиз тишелә. Шул тишек чабатаны киеп йөргән чаклар да күп булды инде. Яз җитсә, урамга чыгуга чабатага су үтә. Аяк юешләнмәсен өчен, аңа агачтан эшләнгән күтәртмә беркетәләр. Җылырак булсын дип, иске оек кунычыннан олтырак салып, йоннан бәйләнгән озын кунычлы оек киеп йөрдек. Итек, прощайкалар төшебезгә дә кермәде. Кичен чабаталарны мич башында яки мичтә киптерә идек.
Яз җитсә, аларны тизрәк салып ташлап, яланаякка күчәбез. Шул яланаяк көенчә бәрәңге басуыннан өшегән бәрәңге җыярга барабыз. Аяк тубыктан өшегән балчыкка бата. Аякка ябышкан балчыктан «ботинкалы булдык» дип көлә идек. Бәрәңге таба алсак, бездән дә бәхетлерәк кеше юк! Әниләр шуннан күмәч пешереп ашаттылар. Бик тәмле була иде ул.
Барлы-юклы киемнәр белән өч километрдагы күрше авылга укырга йөрдек. Ә кышын өйдә нинди кием бар – зурлыгына карап тормыйбыз инде, аякка тишек чабата киеп, тау шуабыз. Алабута орлыгы белән кырган бәрәңгедән пешерелгән ипи ашап үссәк тә, тамагыбыз ачлы-туклы булса да, без шат идек. Өсләребез бозланып ката иде, ләкин салкын тиеп авырганыбызны хәтерләмим. Ә менә бер вакыйга гел истә.
Көн буранлы булуга карамастан, әтинең үрәчәле зур уфалла чанасын алып, тау шуарга киттем. Кечкенә чанабыз юк иде. Без шуган тау Күпер тавы дип атала. Буран булгангадыр инде, тауда миннән башка бер бала да юк. Шуа торгач, чанам күпердән боз өстенә очып барып төшмәсенме! Чанам таралды, табаннары сынды. Мин бу вакыйганы тасвирлап «Уеннан уймак» дип аталган шигырь дә яздым әле.
Күпер янындагы тауда, котырып дулаган буранда,
Берни күренми күзгә – чана шуам урамда.
Зур үрәчәле чана – әтиемнең чанасы –
Ул чананың озынлыгы метр ярым чамасы.
Тауда шууы кызык, шуып киттем мин кызып.
Тартып менәм, утырып төшәм, шуганмын юл ялгышып –
Чанам күпердән сикереп, очтым мин боз өстенә,
Коткарыгыз мине, диеп, кычкырдым бар көчемә.
Үрмәләп тордым чакка, үзем карыйм як-якка,
Үземә берни булмады, чанам таралып ята.
Сынып беткән табаны, шуарлык түгел чана.
Көчкә күтәреп кайттым, ә мин бит бала-чага.
Өйгә кайтып керүгә, әти чананы күрүгә
Куып чыгарды кире, бар, ди, күземә күренмә,
Диеп каты орышты, аңлатырга тырышты.
Әтине тынычландырып, яклап, әни булышты.
Буранда чана шуып, йөрсәң урамда уйнап,
Менә шулай иттереп чыга уеннан уймак.
Бик кадерле ул чакта әтиемнең чанасы –
Мич ягарга утын өчен бар урманга барасы.
Ата-ананы борчый шул балаларның хатасы.
Бар иде шул чана белән утын алып кайтасы.
Сатып алырга акча юк, алып булмый яңасын.
Әле һаман да кызганам әтиемнең чанасын.
Кыш көне уйнарга бераз вакытыбыз булса да, җәй көне безгә дә эш күп иде. Беренче класстан алып, үскәнчегә кадәр колхоз эшенә йөрттеләр. Чиләк алып, укытучы апалар белән урак урганда коелып калган башакларны җыеп, амбарга алып кайтып тапшыра идек. Дүртенче класста укыганда зур арыш көлтәләрен ат арбасына төяргә куйдылар. Ул көлтәләрне бер генә бала күтәрә алмый, икәүләшеп күтәрәбез. Классташ малайлар шул көлтәләрне ат белән кибәнгә ташый. Ат җигәргә буйлары да җитми үзләренең, берәр нәрсәгә басып җигәләр. Сугышка киткән ирләрнең бик азы гына кире кайтты. Кайтканнарның да йә кулы, йә аягы юк иде. Алтынчы классларда укыганда зурлар белән рәттән борчак чаптык. Ничек чалгыга киселеп бетмәдек икән, дим. Колхозга Коммунар комбайннары кайткач, шул комбайннан чыккан саламны җыеп баруны безгә – яшүсмер кызларга йөкләделәр. Комбайнны трактор сөйри. Артына саламны җыеп бару өчен арба тагылган. Без – унөч яшьлек ике яшүсмер кыз шул саламны күп итеп өеп барабыз да, зур булгач, гел бер рәткә туры китереп, төшереп калдырабыз. Арбаны бәйли торган бавы бар. Салам җыйганда без аны турайтабыз, саламны төшергәндә бауны ычкындырабыз. Берзаман бауны ычкындырганда арба астына төшеп киттем. Ә трактор туктамый, бара да бара. Иптәш кызым кычкырып та карый, ишетмиләр. Ярый әле арбаның күчәре биек булып, бераз сөйрәлеп баргач, арба астыннан чыга алдым. Ләкин бер аягым имгәнеп, гомерлеккә аксаклап йөри торган булып калдым. Менә шулай узды безнең балачак. 16 яшькә кадәр язын-җәен-көзен яланаяк йөрдек. Онытырлык булмады ул вакытлар. Шуңа күрә хәзерге тормышыбыз безгә җәннәт кебек күренә.
Хаҗәр ФАТЫЙХОВА,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии