Шинельле класс җитәкчесе

Шинельле класс җитәкчесе

1961нче елның салкын бер көзге көнендә математика дәресе барганда класска мәктәп директоры Азат абый Фәхретдинов белән шинель кигән солдат килеп керде. Математика укытучыбыз Касыйм абый кара такта янында баскан килеш кулындагы акбурын кая куярга белми торганда, бөтен класс укучылары торып басты. Азат абый, утырыгыз, дип безгә әйтте дә, менә сезнең класс җитәкчесе, дип, солдатка борылып кулы белән күрсәтте. Без шунда ук шинельле солдатның Исхак абый малае Зәкәрия абый икәнен танып алдык. Аны ике ел элек кенә бөтен авыл белән армиягә озаткан идек. Солдатка китүчеләр ул чаклардагы гадәт белән һәр йортка кереп саубуллашып йөри иделәр. Ә без, бала-чагалар, берничә атлы арбалардагы некрутларның гармунга кушылып җырлап йөрүләрен карап ияреп йөрибез. Хәзер алдыбызда киң каеш ремень белән шинелен каптырган, йолдызлы бүреген кыңгыр салып кигән зифа буйлы солдат басып тора.
Директорыбыз үзенең сүзен шуның белән беткән санап, Зәкәрия абыйга, әйдә укытучылар бүлмәсенә, дип әйдәп, икәүләшеп чыгып киттеләр.
Икенче көнне яңа укытучыбыз һәм шулай ук класс җитәкчебез эшкә дә кереште. Ул физкультура, рәсем, хезмәт, сызым дәресләреннән укыта башлады. Берничә көннән шинельне каешсыз гына киеп йөри башлады. Зәкәрия абый безгә баштан ук ошады, чөнки, барыбызның әти-әнисен, безнең исемнәрне, гаилә хәлләрен белә. Аның белән дәрестә үзеңне иркен, ышанычлы сизәсең, аның һәр сүзе урынлы һәм аңлаешлы. Аннары, без аның әтисе Исхак абыйны бик хөрмәт итә идек. Ул колхоз рәисенең кучеры! Җәен артлы тарантаста, кышын артлы чанада. Юлда очраса кыш көне җае килеп артлы чана артына басасың. Җәен колхоз рәисе булмаганда тарантаска да утырта. Шуңадыр, безгә ул хөрмәтле абый булгач, улы Зәкәрия абый да якын булды.
Зәкәрия абый һәм мәктәп җитәкчебез Азат абый тырышлыгы белән мәктәп янәшәсендә аерым бер бина салынды. Анда бер якта агачтан ясалган верстаклар, икенче якта кызларга хезмәт дәресе өчен бүлмә һәм чаңгылар саклана торган аерым бүлмә булдырылды. Ул агач верстаклар әле дә булса минем күз алдымда. Ни генә ясамадык без анда! Күп нәрсәгә өйрәтте безне хезмәт дәресендә Зәкәрия абый. Бу бинадагы барлык эчке эшләрне Зәкәрия абый җиренә җиткереп үзе эшләп чыкты. Әлбәттә, без дә читтә калмадык, аның җитәкчелегендә хәлдән килгәнчә булыша идек. Кыш көннәрендә еш кына чаңгы ярышлары оештырылды, җәй көннәрендә футбол уйнадык. Мәктәп каршындагы мәйданда төрле спорт корылмалары оештырылды. Ир балаларга бигрәк тә арканнан өскә күтәрелеп ярышу ошый иде.
Карлы авылы мәктәбен 8 еллык итеп үзгәртергә карар булгач, төп бинага янкорма төзелде. Андагы эшләрне башкарганда Зәкәрия абый барлык хуҗалык эшләрендә җитәкчелек итте. Мәктәп янәшәсендә җир кишәрлеге бирелгәч, андагы төп эшләрне ул башкарды. Бу эшләр безнең күз алдыбызда эшләнде, шуңа күрә яшь солдатның тәҗрибәле укытучы булып җитлегүе аның укучыларына да тормыш үрнәге булды.
Шулай итеп, Зәкәрия абый безнең класс белән сигезенче класска кадәр булды. Имтиханнарга әзерләнгәндә, имтихан вакытларында ул һәрвакыт безнең белән үзенең балалары кебек хәл белешеп торды. Еш кына киңәшләре белән булышты.
Карлы авылында 8 класс тәмамлагач, без, аның укучылары төрле якка таралыштык. Әмма мин Буа шәһәрендәге «М.Вахитов» исемендәге мәктәптә, аннан хәрби училищеда укыганда, армия хезмәтендә булып отпускыга кайткан вакытларда, Зәкәрия абый белән очрашып, сөйләшеп хәлләр белешеп тордык. Ул безгә мәктәптә үрнәк укытучы булып та, үзенең шәхси тормышын үрнәк рәвештә алып баруы белән дә тормыш укытучысы булды. Аннан соң да киңәшче булып калды. Кызганыч, хәзер арабызда юк. Бу язмам дөньяга чыкса, хөрмәтле укытучыма дога булсын иде.
Әфган сугышы ветераны Расих ҖӘЛӘЛОВ,
Буа районы, Карлы авылы – Казан

Комментарии