- 15.01.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Ничә көннәр инде мин табигатьнең иң гүзәл, Җир Анабызның барча нигъмәтләре белән куандырган почмагына сыенган Курамьял авылы, аның эчкерсез, юмарт, нәни уңышларга да ихлас куанучы кунакчыл кешеләре турында уйлап йөрим. Хәтер атлары мине җилдереп әти-әнием, соңрак ялгызым да барырга ашкынып, җәйләрне көтеп алган бала чакка, Мәхмүзә тәтәнең җыйнак өенә, чем-кара пар толымлы, шомырт кара күзле, дөм сукыр булса да, бар эшне чиста-пөхтә башкарган Хафизә апам, тәтәнең оныгы Илдус абыем янына алып китә.
Хәтерем уянып, яшьлектә яши башлавымның төп сәбәпчесе – Балтач үзәк мәчетенең «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсендә бергә укыган сабакташым Гөлнур Газизулла кызы.
Ул мине зурлап авыл көненә кунакка чакырды.
Иртәдән яңгыр явып торса да (бу – табигатьнең бәйрәм күчтәнәче), күңел күтәренке. Чөнки Курамъял гүзәл балачак истәлекләренә килеп тоташа. Ә балачак, никадәр авыр булса да, гомернең кабатланмас гаҗәп мизгеле.
Курамъялның гыйбрәтле тарихы XVII йөздән башлана. Риваятьләр буенча аңа марилар нигез салган. Курамъял – маричадан: (корем – коры елга, ял – авыл). Авыл тирән, текә ярлы коры елга буена урнашкан. Марилар күченгәч, бу гүзәл табигать кочагына татарлар килеп төпләнә.
Мин әнинең апасы Мәхмүзә тәтәгә килеп озаклап кунак булам, елганың бер ягыннан җиләк, соңрак икенче ягыннан шомырт җыеп, киптереп алып кайтам. Тирә-як урманнарында чикләвек, гөмбәнең күплеге!
Ярдан бормалы сукмактан төшеп, качып кына челтерәп аккан чишмәдән тәме телдән китми торган, күз яшедәй саф су алабыз. Кышын сукмактан кара-каршы килүчеләргә үтеп китүләр гаять кыен. Соңрак сиртмәле кое ясап, суны чүмечләп түгел, чиләкләп ала башладык.
Быел ул чишмәгә төштем мин. Ул һаман челтери, су да алалар.
Тик җиләк җыйган текә тауны куе урман, ауган агачлар баскан, анда төлкеләр хуҗа, авылда да йөриләр, ди. Бу як ярдагы шомыртлар да безнең белән картайган.
Әлбәттә, яшьлектә урамнарыннан үткән авыл буйлап төшеп (элек Чепьядан җәяүләп түбән очтан югарыга күтәрелә идек, Курамъял кияве, Туфан Миңнуллинның энесе Альберт әфәнде асфальт юл салдыргач, киресенчә, югары очтан йөриләр) зиратка кереп, әрвахларга дога кылдым.
Авыл халкына зур рәхмәт, зиратны карап-чистартып, караучысы булмаганнарның чардуганын буяп, алмаштырып, яңартып торалар икән. Бу изге гамәлләре өчен Аллаһ аларга әҗер-савабын биреп, ризыкларын мул, килер җирләрен киң кылсын.
Зират – мәңгелек йортыбыз, изге урын. Күпләр ераклардан кайтып, нәсел-ыруына дога кылып, әрвахларның риза-бәхиллегенә өметләнә, җанын пакьлый! Кызганыч зиратлары гына калган авыллар күпме! Ә милләтнең каймагы, дәвамчылары авылда!
Авыл яшәсә, анда яшьләр хуҗа булса, милли асылыбыз, гореф-гадәтләр сакланачак. Күпме талантлар, тарихи шәхесләрне биргән авыл!
Курамъяллылар бәхетле, ераклардан туган туфрагын, яшәгән нигезен сагынып кайтучыларны колач җәеп каршы алучы якты йөзле, бай күңелле, юмарт авылдашлары бар! Мәктәп, медпункт, клуб булмаса да, авыл яши.
Кайчандыр ул гөрләгән, гаиләләр ишле булган. Әнием Миңлегөл дүрт абыйсы, апасы арасында төпчек кыз – иркә бала. Тик сугыш аның дүрт абыйсын да, әтисен дә йота.
Элек авылда кибет, мәктәп, клуб бар иде. Биналары, хатирәләр сандыгы булып, моңаеп утыра.
Кичен иптәшләр белән клубка чыгабыз. «Дыр-дыр дранча, өй түбәсен җил ача...» дип җырлыйлар. Шул «дранча» сүзенең мәгънәсен беләсе килә, сорарга кыенсынам.
Хатирәләр күпкә китте. Сүзем авыл бәйрәме турында иде бит.
Ул көнне җиргә муллык теләп иртәдән яңгыр койды. Алай да тәвәккәлләп юлга кузгалдым. Балтачтан утырткан мәрхәмәтле шофер Кунырга булып чыкты. Курамъял чатында мине күршебез Шамил каршылады. Юл буе балачак хатирәләрен яңарттык.
Очрашу мизгелләре җитәрәк, яңгыр туктап, кояш елмайды. Аланлыктан җил тәмле пылау, үлән чәенең хуш исләрен авылга тарата. Гөлнур миңа үзенең җылы кәлүшен бирде. Шуның белән чыгыш ясап, шигырь дә сөйләдем, биедем дә, уеннарда да катнаштым. Көянтә-чиләк белән су ташуда беренче әйләнештә суның тамчысын да түкмичә арттарак калсам да, финишка яшьләрне узып, беренче килдем. Гомернең яртысында көянтәләп су ташыдык шул.
Милләтнең киләчәге – гаилә. Быел бәби алып кайткан бәхетле әти-әниләрне, өчтән артык балалары булган күркәм гаиләләрне мәйданга чакырып, бүләкләделәр.
Өлкәннәргә дә ихтирам зур. Авылда иң өлкән, 91 яшьлек Вәсимә әби килмичә бәйрәм башланмады. Аның өй тирәсе ялт иткән, бакчасында бер чүп юк, бакча түрендә умарта оялары. Үткән ел зурлап 90 яшьлеген үткәргәннәр. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин юбилярны котларга үзе килгән. Бөтен нәсел-ыру бергә җыелган.
Авылны шәхесләр таныта. Әнием Миңлегөл ягыннан күбебез педагоглар. Нәселнең педагогик стажы 249 елдан артык. Әнием «Почет билгесе» орденына ия. Инде династия һөнәрен балалар, оныклар дәвам итә. Арада хәрбиләр дә бар.
Миңа сүз биреп, нәселебез педагоглары турында сөйләгәч, яныма чибәр сеңелкәш килеп: «Мин дә Җәләевлар токымыннан, без туганнар икән бит!» – дип кочып алды. Баксаң, ул сугышта шәһит киткән Габдрахман абый оныгы Роза сеңелкәш икән! Ул миңа әни ягы нәсел-ыруым турында шактый мәгълүмат бирде.
«Хәтерләүдән курыкма син, Нәселеңне онытма син», диләр бит. Мин дә нәселдәшләремне эзләп табып, очрашу мизгелләрен көтеп яшим.
Ул кичтә үземә шактый яңалык ачтым. Бәйрәмнең программасын төзеп, аны алып баручы, заманында ире Николай белән ансамбль оештырып, Мәскәү сәхнәләрен гөрләткән Фирдания ханым Фролова да Курамъял кызы икән!
Күңелләр күтәренке. Улисьялдан мари дуслар, Доргадан керәшен кардәшләр килгән. Бәйрәмне бозып алпан-тилпән йөрүчеләр юк. Мари биюләрен дә биедек, керәшен җырларын да суздык, заманча җыр-биюләрдән дә читтә калмадык. Гармунчы Мансур Әхмәтов, бертуганнар Мулланур белән Шамил безнең яшьлек җырларын искә төшерде, олысы-кечесе берсеннән-берсе күңелле ярышларда катнашты, пылау, үлән чәйләре, кунаклар алып килгән тәм-том белән сыйланды.
Ихлас, табигый, ясалма ялтыравыкларсыз хәтердән җуелмас бәйрәм булды ул. Олуг рәхмәт әлеге чараны оештыручыларга. Иганәчеләргә. Ачык йөзле, тәмле телле авыл халкына. Алар миңа нәсел чылбырының өзелгән буыннарын табарга ярдәм итте. Күпләрне очраштырды, күрештерде. Киләсе елларда да исәнлектә очрашулар насыйп булса иде. Әәәмин!
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы, Шубан авылы
Комментарии