Безнең тормыш шулай башланды

Безнең тормыш шулай башланды

Мин 1972нче елның 15нче октябрендә кияүгә чыктым. Авылда калырга. Иремә инде 31 яшь, кайнанам 57 яшендә. Ул чакта авылдан китү дигән нәрсә бик юк иде әле. Шәһәрдә туганнары булган, күп балалы гаиләләрдән генә, паспорт ала алса гына, китә алалар иде. 

Ул ел җәен бик коры булды, урамда утырган куакларга кадәр корыды. Ярты җәйдән бакчадагы бәрәңгеләр дә саргайды. Бәрәңге булмады ул елны. Мин килгәндә бәрәңгеләр алынган иде инде. Шуннан көчле яңгырлар китте. Язмышым шулай булгандыр, Рамазан ае иде әле. Бүгенгедәй хәтеремдә, әни белән икәү посадкадан кисеп ташланган чыбыкларны ташып, бакча кырыена читән тоттык. Икебез дә ураза. Ифтарга кыстыбый пешердек, азан көтәбез. Фаяз белән сөйләшкәли идек инде. Ул фермага жом (чөгендер сыгынтысы) китергән. Ап-ак, коп-коры. Әнинең күзе әсәренде, сарыкларыбыз күп бит. Фаяз бушатты, урын да ясап куйды. Әни очып йөри инде бәбкәем. Шунда Фаяз, Рәкыйга әптәй, мин сездән Динәнең кулын сорарга килдем, сез ризамы, диде. 

Мин аптырап калдым, алдан бит ул турыда сөйләшмәгән дә идек. Әни аптырап тормады, ярар, ярар, әниеңне дә беләм, үзем кебек ялгыз үстергән, авылда гына, килеп-китеп йөрерсез, диде дә куйды. Минем бит әле кияүгә чыгасым килми, Казанда университетта икенче курста гына укыйм. Тарткалашып торабыз шулай. Телевизорда «Богатые тоже плачут» сериалы бара. Трактор тавышына телевизор күрсәтми. Күршеләр чыгалар да кычкыралар, чыгалар да кычкыралар. Йә тракторны сүндерегез, йә озатыгыз, диләр. Әни, ярар барыгыз инде барыгыз, әйдә кереп кыстыбыйны ашап, авыз ачыйк, дисәм дә булмады. Керсәм, чыкмас идем, дим. Шуннан зур итеп капка ачып күрше Касыйм абый чыгып, безгә таба килә башлады. Ахыры яхшы булмас кебек. Аллага тапшырып, утырдым да китеп бардым. 

Трактор тавышына кайнанам каршы чыкты. Фаяз, менә әнәй, өйлән дә өйлән, дип йөдәттең, менә каршы ал киленеңне, диде. Әни, әй алдама инде, налог сорарга килгәндер әле, кичә Фаяз түләр әле, дигән идем. Бу караңгыда йөрмәсәң, дип, акча алырга кереп китте. Авыл Советында налог агенты авырып киткәч, берничә көн мин җыйган идем. 

Белгәч, шатланды инде, ашы пешкән, чәе кайнаган. 

Иртүк төшеп язылышып мендек, үзем яздым инде, шунда эшләгәч. Урамнарга трактордан башка машина керерлек түгел иде. Кайнанам ЗАГС язуын алып, кичен, ифтар вакыты бит әле, никахка китте, күршедәге туганнарына алып барды. Уразада чыкмасаң ярамый идеме, дип әрләделәр дә үземне. Нишлисең, күктә укылган никах. Кайнанам шатланды инде, бер туганнарының туе да булачак икән әле, менә аның да улы парлы булып бара бит! 

Туйны гаетләрдән соң 27нче ноябрьгә билгеләдек. Ульянга барып аракылар, яхшы колбасалар, балыклар алып кайттык. Әле ул чакта табында андый ризыклар сирәк була иде. Ул чакта әле туганнар да парлы иде, күп иде ике яклап та. Т хәрефе кебек ясалган өстәлне тутырып, матур итеп ризыклар тездек. Алдагы көннәрдә туңдырган кебек иде, туй көнне коеп яңгыр яуды. Кунаклар барысы да итектән. Ишек төбе тулы. Ул чакта табында кәбестә ашы инде, винегрет, икенче ашка бәрәңге өстенә күп итеп туралган ит. Табынга да пешкән ит куела. Ул чакта әле кибетләрдә конфет, перәннекләрнең ниндие генә юк. Банкаларда җиләк-җимеш компотлары. Әнвәр абый гармунда уйный, укытучы апам (ул укытучы булып килгәч, монда яшәгән, Әнвәр абыйга бездән чыккан) бик матур җырлый иде. Бик матур үтте, бернинди тамада да, кафе да кирәкми иде ул чакта. Туй гөрли, ирем табында кунаклар сыйлый, мин ишек алдында самавыр кайнатам. Кабынмый, берәм-берәм итекләрне алып сулыш өрдерәм. Шул чакта кайнанам чыгып: «Динә чәшкәләр җитми, бар Әминә әптәйләр йокламагандыр әле, йокласа уят, аларда бар», – диде. Кызлары Чиләбедә чәшкәләр ясый торган заводта эшли. Саталар да әле. Ул чакта Харис өйләнмәгән әле. Кереп 20 пар алып чыктым. Әле иртәгә яшьләр дә шактый буласы бит. Кунакларның төрлесе бар инде, кайсы матур гына алдан ук чыгып китә, кайсын ишек төбендә рюмка белән озаталар. Әй, арып –талып егылсаң да, синең туең бит, син бит бүген бик бәхетле. 

Шулай итеп икенче көне дә матур гына җырлашып, гөрләшеп үтеп китте. Авыл советында бергә эшләгән Мөнирнең (аннары ул туганнан туган сеңлемә өйләнде) гармунда уйнап җырлавы, аны хор белән күтәреп алулары... Үземнең урын гел шулай самавыр, казан янында булса да, минем туй(!) дигән уй йөрәкне сикертеп куя. Мәҗлесләрдән соң инде алып килгән бүләкләрне барлыйсың. Шул 3-4 метр ситсы, йә ирләр күлмәге, халат, покрывал кебек әйберләр инде. Әле ике кисәк зәңгәрле ситсылары һаман диван астында ята кирәге чыкмады. Ул чакта тегү машинам да юк иде әле. 

Аракылы мәҗлесләр беткәч кенә матур итеп Коръән мәҗлесе уздырдык. Шунда әнинең олы апасы әйткән иде, ай-яй сеңлем бигрәк чибәр егетне эләктергәнсең, бәхетең булырмы инде, дип. Юк, шул бәхетле бул, димәде, әйтмәде. Үзенең кызы бик чибәр булса да, ирсез картайган иде шул. Безнең нәселнең буыннан буынга ияреп бара торган, каргышмы ул, белмим, хатынсыз ирләр һәм ирсез хатыннар. 

Яшәп киттек шулай. Шундый заманнар иде ул, колхозның әле чәчәк аткан чагы. Эше дә бар, эшләргә кешеләре дә. Тракторчы хезмәте ел буе, сезонына карата эше бетми. Чакырып кына торалар, тыңламаса, рәнҗиләр, хезмәткә түләү «ак яулыклы», «Сәмигулла», ирләрнең өйдә эшләргә вакыты да калмый. Терлек азыгы кайтып тора, сыеры, бозавы бар. Сөтнең литры 14 тиен. Ипи дә карасы 16, агы 24 тиен генә. Кибетләр тулы продукт. Тартма белән 1 сум 20 тиеннән сельд балыгы кайта. Сыер маеның килосы 2 сум 50 тиен. Һәр хуҗалык дәүләткә 120 йомырка, 120 литр сөт бирергә закон. Һәркөнне атка утырып сөт, чиләк тотып йомырка җыеп йөри идек. Бәрәңге алганда бакчага төшкәнче капчыклар өләшеп чыга идек, сарык өсләре алганда йон җыйдык. Мәҗбүри иде. Боларны ник язам, чөнки килен булып килгән елларда, авыл Советында сәркатип булып эшли идем. Рәис синең ненормированный труд дия иде. Өйдә дә килен хезмәте күрсәтәсе килә, эш урыныннан да, эшем бетеп кайтып китсәң артыңнан ук килеп җитәләр. Кемгәдер кирәк буласың. Әле ул кешегә белешмә бирергә ярыймы юкмы, рәис ничек куша... Гыйнвар башында укырга сессиягә дә барасы бар. Кичләрен хәзерләнергә дә кирәк. Менә хәзер уйлап утырам, авылда булып та, әни хәлен белергә дә бара алмаган чакларым булган. Сессиягә киткәндә Фаяз поездга трактор белән озата, кайтканда каршы менеп ала иде. 

Ул чакта барлык кешеләр дә бер төсле яши иде. Күршедә иремнең тудыкасы, аның янында тагын бер туганы яшәде. Өчесе дә тракторда, урамны гөрләтеп кайталар, китәләр. Артларыннан диңгез кебек балчык чайкалып кала. Бигрәк тә Кыяттан барда, шикәр заводыннан чөгендер сыгынтысы ташыганда юллары бик ураулы була иде. Әле колхоздан чөгендер җире эшкәртергә дә бирәләр. Азык чөгендерен йолкып ташыйсы. Менә шунда инде ирең тракторчы булгач кешегә ялынмыйсың, барасың да төяп кайтасың, үз хуҗалыгыңа да кайта. 

Менә шулай яшәдек без. 1972нче елда кызыбыз, 75нче елда улыбыз туды. Ирем кызын бик яратса да, малай горурлыгы булды инде. Ул чакта әле күрше туганының 3 кызы гына иде. Өченче кызы тугач тудыру йортыннан да барып алмады. Тудыру йорты якын күршедә генә иде ул чакта. Аннары аларның да улы туды, теге күршеләрнеке 5 бала, аннары безнең тагын малай туды. Балалар бергә гөр килеп үстеләр. Ул чакта шоферлар безнең урамны Кытай урамы, диләр иде, йорт саен 5, 6 бала булганга. Тормышның михнәте дә, аны оныттыра алган рәхәте дә шул балалар үскәндә булган. Син аларга бик тә кирәк булган. 

Авыл Советында эшнең тынгысызлыгын күреп, Госстрах башлыгы Рәшит абый мине агент булып керергә кодалады. Үз җаеңа эшлисең, анда 70 сум, бездә 135 сум, планың тулса премия була, диде. Гаиләм бик хуплады башта. Эше әйткәндә генә җайлы икән, йорт саен теләнеп акча җыюлар җиңел түгел. Кайсы ирем өйдә юк, кайсы хатын өйдә юк, дип җибәрә. Тырышасың инде. Эшкә теләсәң кайчан барырга булгач, күрше хатыннары белән чөгендер алдым. Иртән капка төбендә сөт җыйдым, аннары кырга, аннары кич үз эшемә. Өйгә бер дә вакыт калмагач, тагын гаиләмә ошамады. 81нче елның 5нче маенда улым туды. Декрет ялында рәхәтләнеп өйдә эшләрмен дип, уйлап йөргәндә колхоз идарәсенә чакырып, 2 айга гына декретка чыккан бухгалтер урынында эшләп торырга куштылар. Кайнанам кызларында кунакта иде. Малайны карарга әни килде. 3 айлык кына иде әле. Шулай эшләп киттем. Алдан фермада хисапчы булып эшләгән идем, җаен белә, дигәннәр инде. Монда да эшләдем, үз эшемә дә чыктым, сөтне дә җыйдым, кайнанам алып калгач, чөгендер «командамнан» да калмадым. Аллага шөкер. Бер эштән дә иренмәдем. Мичләр дә чыгардым, плитәгә дә, мунчага да. Әле танышларга да барып чыгаргаладым. Җаен белсәң, бер авырлыгы да юк бит аның. Шулай итеп Госстрахтан чыгып, колхозда калдым һәм ике айга кереп, 23 ел шунда эшләп, 57 яшендә пенсиягә чыктым. Оныклар карарга кирәк булды. Ә Фаязым оныкларның берсен дә күрә алмады. 1990нчы елда, тормышның иң авыр чагында кинәт кенә авырып, 16, 15, 9 яше тулган балаларын калдырып китеп барды. Кызының кәләш булганын да, улларының солдат булган чагын да, аларның туйларын да күрә алмады. Ул туйларда да мин үзебезнең туйдагы кебек кунаклар гына сыйлап йөрдем. Мин бер генә матур мәҗлесләрдә дә ир ияртеп, ир хатыны булып түр башында утыра алмадым. Ике әнине дә ялгыз озаттым. Яшьтән килен булып төшеп, улы туасын да белми киткән ирен сугышка озаткан бит ул. Гомере буе, әни әйтмешли тау диңгезгә караган кебек кадерләп үстергән улын, җеназада колашага салып күтәреп киткәндә ул йөрәк ничек ярылмады икән? Олы улым Рафаилны иренә ошата иде ул. Үлгәнче аны яратты. Икенче улым бетереп әтисенә ошаган, тавышына кадәр. Инде алар, тигезлектә картайсыннар да, оныклар бабайлы әбиле үссеннәр Раббым. Яшьлектә шул хыяллар белән яшисең. Тормыш үз юлыннан бара. Фаяз белән икәү чакта, картайгач ул мәчеткә йөрер, мин ул кайтканны көтеп коймак пешереп торырмын, дия идем. Язмады. Тормышыбыз 18 елга да 1 ай тулмады. Ә тормыш дәвам итә. 

Бездән генә калмаган шул һәркемнең үз язмышы. Әле шөкер, ялгыз түгелмен. Төп нигез тәрәзләрендә ут бар. Гомер буе Гайнетдин бабабызның нигезе җиде ятка калмасын иде дип телим. Гайнетдинның ике улы Изахетдин 7 баласын, Заһретдин 3 баласын калдырып сугышка китәләр. Икесе дә, күршедәге туганнары Сәләхетдин дә кире кайтмыйлар. Тормышны Фаяз белән Вагыйз дәвам итә. Килендәшләрем кайнанам белән гел бергә булдылар. Алардан соң да Фирая белән мин гел керешеп яшәдек. Уңган иде Фирая, бакчасында нәрсә генә үстермәде. Мичурин әби, дия идек. 3 ел элек ноябрьнең 9ында үлеп китте. 2 ел элек Вагыйз, 6 айдан соң кызлары Элмира да китеп барды. Йортта җиде ятлар, диләр. Әле күргәнебез юк, кайтмаганнар. Бакчаның да җимешен җыючы булмады. Кемгә дә кирәкмәде. Балаларының үзләренеке җитә. Кара тәрәзәләргә карыйм да җаным өшеп китә. И адәм баласы, тырышасың, тырмашасың барысы да кала. Матур гына башланган тормыш матур гына төгәлләнсен иде инде. Кеше рәнҗетмичә, балаларга бәла булмый гына... 

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии