- 10.02.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Мин үзем халкыбызның йөзек кашлары, алтын баганалары, милләтпәрвәр шәхесләр: Зәки абый Зәйнуллин, Фәнзаман абый Баттал, Нәҗибә апа Сафиналар белән дус булдым. Зәки абый Зәйнуллин мин «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгәндә, редакцияләргә килгәч, яныма кергәли иде. «Син рәсем ясарга гына тиеш, бүтән шөгыльләреңне ташла. Рәсемнәреңне җыеп китап чыгарырга кирәк, аның сиңа бик кирәге чыгар! Мәрҗәни мәчете янында өем бар, анда ишек алдында машинам тора, әйдә бер җай белән Балтач районының Салавыч авылына кайтып килик әле!» – дип әйткәли, искә төшергәли иде. «Минем бабаларым Салавыч авылында яшәгәннәр, Петр патша заманында чукындырулар башлангач, Башкортстанга, Эстәрлебашка күчеп киткәннәр!» – дип өстәп тә куя иде.
Зәйнуллин хәрби фәннәр докторы, полковник, талантлы язучы, драматург, рәссам да иде. Агачтан юнып ясалган кечкенә скульптураларын хәзер дә сагынып искә алам.
Сатира, юмор остасы, язучы Фәнзаман Баттал да гомере буена халкым дип яшәде. Ул шулай ук рәссам да иде. Мин аңар багышлап дусларча шарж ясасам, рәсемемне өеннән чыгып киткәндә генә кулына тоттыра идем, Чөнки Фәнзаман абыйдан нигәдер шүрли идем. Аның йөзе бик матур һәм кызык, үзе сәгать саен үзгәреп тора. Ясарга бик җайлы иде. Зур түрәләрне дә бер карашы белән дер селкетә торган Ф. Баттал миңа бик мәрхәмәтле булды. Үзе дә рәссам буларак, мине аңлый, гел күңелемне күтәрә иде. Шаржлар китабыма да «Дусларым, дус-ишләрем!» дигән исемне ул уйлап тапты, кереш сүзне дә ул яратып язды.
Фәнзаман абый гомере буена бер үзе яшәде, аның өеннән кеше өзелмәде. Ул хатын-кызларны бик хөрмәт итте, аларга бик сокланды һәм алар белән бик дус, тату булды. Ярдәм сорап килүче кешеләргә дә кулыннан килгәнчә булыша иде. Ашарга пешерергә, табын хәзерләргә бик оста булды, суыткычында тәмле әйберләр беркайчан да бетмәде.
Быел Фәнзаман абыйның да вафат булуына 10 ел тула. Дустымның исеме һәм язган әсәрләре онытылмасын иде.
Нәҗибә апа Сафина белән әле кайчан гына язучы Вахит Имамовның 70 еллык юбилеенда Тинчурин театрында бергә утырган идек. Шагыйрь Мөдәррис абый Әгъләмов белән Нәҗибә апа берара «Шәһри Казан» газетасында эшләделәр. Без Нәҗибә апа белән анда Мөдәррис абыйны эзләп бара идек. Бер тапкыр Мөдәррис абый гонорар алды да: «Әйдә киттек миңа, мин сине тозлы гөмбә белән сыйлыйм!» – диде. Ул вакытта Казан шәһәренең Серов урамында тора иде. Кайтып бераз сыйланып, сөйләшеп утыргач: «Ярар, бүген Нәҗибә апаң янына барырга кирәк!» – дип, китәргә җыенды. Нәҗибә апа Соцгородта яши иде.
Мөдәррис абый авырый башлагач, аны Нәҗибә апа бик карады, хөрмәтләде. Аның вафат булуын ишеткәч тә, Нәҗибә апаларга барып, кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым. Башта без анда Мөдәррис абыйның апасы, Нәҗибә апа һәм мин өчәү генә идек. Аннары шагыйрәләр Фәйрүзә Мөслимова белән Бикә Рәхимовалар килде. Бервакыт Нәҗибә апаның йөрәге авырта башлады. Миндә дусларым биргән йөрәк даруы бар иде, шуны бирдем. Табиблар килгәч, даруны дөрес биргәнсең, диделәр. Озакламый шагыйрь Равил абый Фәйзуллин белән ул вакыттагы язучылар идарәсе рәисе Мөхәммәт Мирза килеп керделәр. Равил абый елап та алды әле. Шундый көчле шәхеснең нечкә күңеллелегенә аптырап та куйдым. Ркаилләр килгәч, Нәҗибә апа мине кайтарып җибәрде. Мөдәррис абый белән хушлашу авыр булып истә калган.
50 яшьлек юбилеемны 2007нче елда Казандагы Гайдар мәдәният йортында үткәрдем. Аны шунда эшләүче дустым Нәҗибә апа Сафина оештырды. Апрель аенда юбилеемны туган ягым Балтач районының Кили авылында да билгеләп үттек. Анда Алмаз Хәмзин төркеме белән дустым Нәҗибә апаны да алып кайттым. Нәҗибә апа бик яхшы чыгыш ясады, шигырьләрен укыды. Аннары Алмаз абый белән икәүләшеп Кили авылына багышлап җыр да яздылар әле.
Нәҗибә апаның өенә килеп керүгә, уң якта баян тора иде. «Бу баян синең өчен тора, әйдә теге җырыңны уйнап җырла әле, мин аны бик яратам!» – дип әйтә иде ул. Аннары чәй эчертә, ә анда чын, тәмле башкорт балы була иде.
Соңгы тапкыр Зәки абыйны күргәч әйтте: «Мин Башкортстанга, Эстәрлебашыма кайтам!» – диде. Фәнзаман абый да Минзәләсенә, язучы Габделхәй абый Сабитов янына кайтып ятты. Инде менә Салисә апа Гәрәева да аларга килеп кушылды. Нәҗибә апа берара: «Яңа бистә зиратында Мөдәррис абыең янында миңа урын бар!» – дип әйткәләде. Инде менә ул да туган ягы Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылына кайтып китте.
«Исәнме, туган ягым! Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән күтәренке-романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм. Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай. Бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда мине юатырга онытма!» – дип язган иде Мөхәммәт абый Мәһдиев. Вафатыннан соң ул да туган авылы Гөберчәк туфрагына кайтып ятты.
Әйе, китәләр, берәм-берәм туган туфракларына иңәргә дип кайтып китәләр. Мөхәммәт абый Мәһдиев дөрес язган. Туган туфрактан да кадерле, йомшак җир юк шул. Казан гына ятим кала бара кебек. Бу шәхесләребезне алмаштырырлык милли җанлы яшьләребез табылырмы?
Сез халкыбыз күңелендә мәңгегә онытылмассыз. Безнең өчен легендага әйләнеп, тере, исән-сау булып калырсыз, кадерле дусларым!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре
Комментарии