Пар мендәрләр – әнкәм бүләге

Пар мендәрләр – әнкәм бүләге

Атна ялларына кайткач, әни белән каз каурыйлары сыдырып килдек әле. Әни соңгы елларны инде үзе каз асрый алмаса да, авылдашлар якын итеп, аңа үзләре үстергән каз каурыйларын китерә. Бер минут та эшсез торырга күнекмәгән шул ул безнең әни, каз каурыйларын сыдырып, бер дигән мамык мендәрләр ясап бүләк итә безгә. Үзем каурый сыдырам, үземнең күз алдыннан балачак елларым йөгереп үткәндәй була.
Әнә әни безгә, өч баласына, каурыйларны тигез итеп бүлеп бирә дә: «Әйдәгез, балалар, кем беренче сыдырып бетерә, шуңа тәмлүшкә алырга акча бирәм!» – ди. И-и-и, тотынабыз шуннан ярыша-ярыша эшләргә! Апа белән абый олырак. Алар тиз сыдыра. Минеке генә һаман кимергә уйламый. Ачудан, көнчелектән борын җебеп, мышкылдап чыга. Бармак очларының тиреләре юкарып ачыта башлый. Ләкин еларга, сер бирергә ярамый. Чөнки теге акча кызыктырып, кытыкны китереп тора! Апа белән абый күрмәгәндә генә әни миңа булышкалап ала, минем каурыйларны алып үзенекенә кушып куя. Шулай итеп, күп очракта җиңү миңа тәти. Әни, әлбәттә инде, акчаны барыбызга да бирә. Әле бит яңадан да сыдырасы була чөнки! Теге каз мамыклары без хәрәкәтләнгәнне генә көтеп торган кебек, әле тегендә, әле монда очып куна. Аларның йомшаклыгы! Әни шуларны үзебез юынып чыкканнан соң мунчада яхшылап юып, чайкап, киптерергә тарата. Ул мамыклар башта укмашыбрак торсалар да, берничә көннән кипшереп, түшәмгә кадәр менеп җитә яза! Аннан әни сүрүләргә тутырып мендәрләр ясый. «Бусы кызларым белән кияүләремә, бусы улым белән киленемә!» – дип, сөйләнә үзе. Без оялышып, хихылдашкан булабыз. Янәсе, әле без үскәнче! Ә бит үсеп, туган оядан канат кагып очып киткәнеңне сизми дә каласың икән лә ул... Бары да бер вакыт кына... Моны еллар узгач кына аңлыйбыз шул.
Каз мамыгыннан ясалган парлы мендәрләргә башыбызны салуга, арып тәмле йокыларга талабыз. Без генәме, әле балалар, оныклар да изрәп йоклый әбиләре әзерләгән шул мамык мендәрләрдә! Башка бернинди мендәрләргә дә алышмыйбыз аларны. Чөнки аларга газиз әниебезнең күңел һәм кул җылысы сеңгән. Ә ул җылыны дөньядагы бер генә нәрсә дә алыштыра алмый шул!
Гомумән, борынгыдан калган матур гадәт: йортта кызы яки кыз оныгы булган кешенең пар мендәре һәрчак әзер торырга тиеш. Кулдан тегеп куйган мендәр сүрүләре, чиккән мендәр тышларын уңган әниләр, дәү әниләр алдан ук әзерли. Хәер, заманалар алга бара дип, күпләр кибет мендәрләренә күчеп барса да, барыбер арабызда каз мамыгыннан сырган юрганнарга өстенлек бирүчеләр кимеми. Әле дә яңа тормышка аяк баскан яшь кәләшләрне, ак бәхетләр теләп, мамык мендәрләргә бастыралар. Әти-әни өйләнешүче кияү белән кәләшкә – парлы мендәрләр, сабыйлары дөньяга аваз салгач исә бәби мендәре бүләк итә...
Чистартып, юып киптерелгән каз мамыгы мендәренә ятып йоклау да тәнгә сихәт, шифа бирә. Элек заманнардан ук урын-җиргә карап хуҗаларның муллыкта яшәвен күзалларга булган. Түрдә тышлыклары матур итеп чигелгән, каз мамыгы тутырылган чиста, матур мендәрләр хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәтеп торган.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии