«Прощай»лы балачак

«Прощай»лы балачак

«Безнең гәҗит»не өлкән буын укый, бүген телефонга чокынган үсмерләр һәм балалар түгел. Безнең буын китсә, матур әдәбият һәм журналистика белән ни булыр, дип уйланам мин көзге каршында. Чөнки без чын тормышта яшәдек, Интернетта түгел. Кайтасы иде шул тормышка... 
Мин телевизор карамыйм. Хәтта үзем катнашкан тапшыруларны да. Вакытымны исраф саныйм. Китаплар укырга да вакытым калмый. Сәламәтлегемне кайгыртасы (54нче битне укы), эшемне үтисе, оныкларымны да яратып чыгасым килә... Кыскасы, вакытым җитми... Ә замандаш дуслар шалтыратса, вакыт кысанлыгы онытыла. Әйтик, гел хәбәрләшеп яшибез Мансур «Ташкичинский» белән (мин аңа шулай дәшәм). Арча районы, Ташкичү авылы егете, баянчы Мансур Фәхриев Кысна кызы чибәр Рәйсә белән тормыш корганда шаһит та булдым. Гомумән ул туйлар бер кызык тарихлы: өч дус бер мәлдә өйләнештек. Әле кем кайчан дип бәхәсләшеп тә алдык бугай, чөнки атнада шимбә бер генә, ә безгә елда шушы вакыт кына закон булган бугай... Куллар бирештек. Әмма мин исәпкә алмаганмын, безнең туй авылымдагы урам күршем, бергә уйнап үскән Илһамның (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, бик иртә китте) туе белән чагышканын... Мансур Рәйсә туенда мин кияү егете, үземнекендә әлбәттә «нормаль» кияү, аннан соң Хашим-Рәмзия туенда тагын кияү егете. Өч атна рәттән туй. Август ае. Менә шундый туй атналыгы... 
Инде безнең никахыбызның шаһиты булган, туйны алып барган (ул чакта тамадалар юк, шул шаһитлыкка имза куйган егетләр тамада) Илгиз дустым да гүр иясе, урыны җәннәттә булсын.
Ул чакта кредит алып туй үткәрү юк. Башкалар ничектер, мин абыйдан сорап торып өйләндем. Укып ыштансыз килеш армиягә китеп, анда стройбатта хезмәт итеп 700 сум акча алып кайтсам да, студентлыктан ялангач армиягә киткән малайны ярым киендерергә генә җитте ул акча.
Менә шундый иде бәхетле совет тормышы. Аякта «прощай». Бүгенге яшьләр аның ни икәнен белми торгандыр. Бик ипле аяк киеме иде ул. Асты пластмасс, өсте тукыма. Кышын бераз басып торсаң аякка шунда ук салкын үтеп керә. Мин үзем биюләрне бик яратам һәм аяк җылыта торган халык биюләрен тәкъдим итә алам. Татар халык биюе бар гәүдәне җылыта, аякны түгел, ә менә мари, удмурт биюләре аякны җылыта. Мине милләтемне сатуда гаепләмәссез, татар биюе белән өшегән аякны җылыта алмыйм, марича тыпырдыйм, мизгел җылына... 
Әй , хатирәләр... тезелеп китә алыр иде... Әмма шушы урында туктыйм, әле дәвам итәрбез. Сез дә серләрегез белән уртаклашырсыз. Сүз башы Шүрәле дигәндәй, «Безнең гәҗит»челәр бик актив, бу чакыруга да битараф калмаслар.
Рәхәтләнеп кидек, тыпырдадык, аякларыбызны туңдырмадык. Ләкин ни өчен «Прощай» дип аталганы турында уйламадык. Һәрхәлдә минем уема кереп карамады кебек ул. 
Кайсы еллар икәнен хәтерләмим, чит илләр белән аралашуда тимер рәшәткәләр ишелгәч, мине Австралиягә, башка илләргә чакырдылар. Шунда бөтенләйгә китеп урнашырга, яшәргә... Уйлап тормый, юк, дидем. Чөнки мин бик популяр, мине бар да таный... Таныйлар, тик аягымда прощай. Ул чакта аягымда прощай булу белән хурлануны мин сизмәдем. Барыбыз да диярлек бер төрле идек бит. Һәрхәлдә пред балалары булмаганнар. Колхоз җитәкчеләре балалары гына башкачарак иде... 
Хәтерлим, бәхетле әтиле сабый чагымны... Үзбәкстандагы туганнарыбыз патефон һәм күп тәлинкәләр алып кайтты булса кирәк. Өйгә күрше-күлән, туган тумача җыела күрәсең, ә мин шул громмофонны пружинасын зыр-зыр борып концерт «куям». Әнием әйтә иде, тәлинкәне сорауга карап куя торган булганмын. Кем әйткәндәй, сораулар буенча концерт. Укый белмим, әмма пластинкаларны таныганмын. Җырга әле биюче дә булганмын: Илһам абыйлар җырлаганда биегәнмен. Бу 6 яшькә кадәрге матур тормыш... 
Прощай дигәч, әллә ниләр актарылдымы? Әле тагын да актара алам. Әйдәгез, барыбыз да актарыйк. Матур булды бит безнең яшьлек. Ачрак, ялангачрак, әмма бүгенге балалардан бәхетлерәк идек. Без, җай чыкса, эштән бушасак, дөньябызны онытып, кагыйдәле, тәртипле уеннар уйный идек. Команда идек. Яңа кайткан малай-кызлардан яңа уеннар өйрәндек, яңа санамышлар оттык. Монысын оныкларым белән уйнаганда әле дә файдаланам, онытылмаган:
«Ыргадан мыргадан, пәри йөри елгадан, упырт чупырт, син кал, син тончык...»
Прощайдан башладым, прощай белән бетерәм. Ни өчен прощай, дип эзләндем. Аңа исемне халык кушкан. Арзанлы аяк киеме. Яшьләр ул чакта бүгенге кебек кайгыртучан әти-әниле түгел иде. Бүген генә барын да әти-әни бирергә тиеш, 40–50гә җиткән улын да әнисе тәрбияләве гадәти хәл. Кыскасы, прощай – яшьләр аяк киеме булган, дип язганнар Википидеядә. Прощай молодость, дигәннән чыккан дип фараз иткәннәр анда. 
Әйе, прощайсыз үтмәде яшьлек. Бүгенге балалар аны белми. Ә без искә төшерик яшьлек хатирәләрен... Прощайлы һәм башка истәлекле нинди хатирәләребез бар? Уртаклашыйк шул хакта. Бәлкем моңаеп, бәлкем елмаеп алырбыз. Көлешсәк тә гөнаһ түгел, яшьлек риясыз бит ул...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии