Сөенеч: җәй җитте…

Сөенеч: җәй җитте…

40 ел география фәнен укыткан, хәзер Балтач районының Янгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев, быелгы җәйдә бишмәт киеп чәчәчәкләр, чәчү икегә бүленәчәк, яңгырлар комачау итәчәк. Җәй хәвефлегә охшаган, җил-давыллы, хәтәрле булачак, боз явачак, дип фаразлаган иде апрель аенда ук. Аның фаразлары туры килде. Әле җәйнең җәйлеген күрмәдек.

– Шушма елгасын күзәтәм мин, быел ташымады. Су җәелмәгән ел хәвефле була. Быелгы җәйнең салкын килүе кышка охшап тора. Февраль-март айлары җәйгә йогынты ясый. «Худ суыклары» чыкмау яманга. Февраль-март айлары җылы килде. Шуңа май-июнь айлары салкын, – диде безгә халык синоптигы. Ә март азагында көннәрнең яхшыруын теркәп куйган ул. Шуның белән өметләрне дә җылытып куйды:

– Бу яңгырларның туктавы инде. Буласы яңгырлары да куркыныч түгел. Бүген, ягъни 18ендә яуган яңгыр бик әйбәт булды. 3–4 көн эчендә кабатланырга мөмкин. Ләкин зыянлы тоташ яңгырлар булмас.

Июльнең ахыры, август бик әйбәт киләчәк. Иң мөһиме, игеннәр сөендерә. Аны җыеп алуда да булдыклыларга кыенлыклар тумас.

Әле бәрәңге чәчәкләр атып, бәрәңгесе төшкән вакытта яңгырларны сагынмагаек.

Печән дип кайгырасы юк, өлгерәбез. Ул мул һәм картаймый. Мин белгәннән 17нче июльдән соң төшәләр иде печәнгә. Аның туклыклы матдәләре арта гына бара.

Семенов көн – 14нче сентябрь, покрау – 14нче октябрь көннәре чын җәй булырга тиеш. Быел Әбиләр чуагы былтыргылар кебек бүлгәләнмәс.

Быел җиләк, карлыган мул. Чикләвек тә мул булырга тиеш. Чикләвекнең кортлавы ул 2010нчы елгы корылыкның зокымы. Чыршылар да шуннан зәгыйфьләнеп калды, – ди ул.

Шулай итеп, Әмир абый фаразынча, табигать безгә урланган җәйләрне көзен кайтарырга ният итә, тик хәвефләр, җил-давыллар, боз сугулар бик ихтимал, дип кисәтә халык синоптигы.

Без Әмир абый белән даими хәбәрләшеп торырга вәгъдә итештек.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии