Республика көне: «Без Татарстанның мөстәкыйльлеген суга салдык»

Республика көне: «Без Татарстанның мөстәкыйльлеген суга салдык»

Август ахыры җиттеме, бер сорауга җавап таба алмый иза чигәбез. Аңлагансыздыр, 30нчы август турында сүзем. Җәй ахырында Республика көнен бәйрәм итәбезме, җәйне озатабызмы, әллә шәһәр көнен билгеләп үтәбезме? Кызганыч, республика көне үз исемен күптән югалтты, ә милли йөзе, мәгънәсе калдымы икән? Шул сорауга җавап эзләдек.

НӘРСӘ КҮРДЕК?

30нчы август – Татарстан халкы өчен гади ял көне булса, балаларга Сабан туена тиң. Өлкән буын гына аны башкача кабул итә. Бүген дә иң матур күлмәкләрен киеп, ак яулыгын бәйләп килгән әбиләр һәм башына түбәтәй элгән бабайларны күреп күңел сөенде. Хәер, бу яктан тел-теш тидерерлек түгел. Мода дип кенә булса да, калфак яки милли бизәк төшерелгән кием киючеләрне санап бетерергә биш бармак кына җитмәс. Әйтик, ел да уздырыла торган «Печән базары» фестивалендә кунакларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сәламләде. Татар халкының милли киеменнән булса да, авызыннан чыккан «здравствуйте, с праздником» сүзләре күңелгә тиде. Бизәк тагып кына, татар булып һәм милли йөзне саклап калып буламы икән?..

Казанның үзәге – чараларга бай. Һәр адым саен яңа концерт ноктасы. Монда – җырласалар, тегендә бииләр. Әмма халык Камал театры янына агылды. Монда алар күңеленә күптән хуш килгән «Уйнагыз, гармуннар» фестивале бара икән. Беренче тапкыр ул 1985нче елда узса да, һаман да популярлыгын югалтмый. Быел илнең 48 регионыннан фольклор коллективлар килгән. Бу – 700дән артык катнашучы дигән сүз. Бер катнашучыны эләктереп, сөйләшеп тә алдык әле. Бу – «Риваять» ансамбле солисты, конферансье Илмир Ямалов иде.

– Без быел Алабуга дәүләт ансамбле исеменнән катнашучы буларак килдек, ләкин кайбер елны оештыручы буларак та катнаштык. Бәйрәмне алып баргалаган чаклар да булды. Күптән күрмәгән дус-ишләреңне очрату, хәл-әхвәлләр белешү өчен менә дигән мөмкинлек.

– Ничек уйлыйсыз, бу бәйрәмнең миллилеге калдымы икән?

– Дөресен генә әйткәндә, бу көнне оештырылган чаралар ниндидер тамашага әйләнеп бара. Шәһәрнең төрле мәйданчыгында берничә фестиваль үтә, һәркайсы үз тамашачысын таба. Мактанып әйтүем түгел, әмма безнең татар халкына гына хас булган миллилек, күңел һәм җан җылысы бары тик менә монысында гына. Монда милли моң да, милли кием дә, җанлы аралашу да.

– Әлеге чарада берничә ел катнашасыз. Үзгәреш бармы, әллә һәр бәйрәм бер-берсен кабатлыймы?

– Бүген фестивальдә беренче тапкыр катнашучылар моны зур чара итеп кабул итә. Дөрестән дә зур, сәхнә артында – 700дән артык гармунчы. Ә ел да катнашкан кеше аның үзгәрешен күрергә тиеш, тик әлегә ул күренми. Менә безне сарык көтүе кебек тегеннән – монда, моннан тегендә куып йөриләр. Тамаша куям дип, милли колоритны, фәкать татарларга гына хас булган сыйфатларны югалтабыз кебек. Сәхнә артында тамашачыга кызык булган әйберләр күбрәк. Менә мәсәлән, үтеп барышлый күрдегезме икән, бер әби белән бабай озак кына баянга җыр сузды. Минуты һәм секунды саналып куелган тамаша түгел, ә җанлы аралашу, тере тавыш җитми халыкка. Әйтик, мин бу баянчыларны халык арасына төшерер идем һәм кечкенә мәйданчыклар булдырыр идем. Халык бәйрәмгә килгән бит. Елга бер генә булса да үзебезнең милли һәм моңлы көйләрне сузу комачау итмәс иде. Дөрес, аның зур концерты да булсын, әмма сусауны басу өчен гади генә әйберләр җитми. Хәзер шуны исбатларбыз да.

Гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде

Шул сүзләрдән соң, Илмир үзенең баянчы иптәшенә кушылып җыр сузды һәм бәйрәм чарасын карарга килүчеләр тиз арада кечкенә мәйданчык булдырды. Күп булса, биш-алты минут эчендә, татар халкының өч җырын җырларга, рәхәтләнеп биеп, такмаклар әйтергә һәм үзара дуслашырга да өлгерделәр. Казанда яшәүче Дамирә ханым Гайнуллина да бу күренешкә карап: «Менә ичмасам булдыра егетләр. Алайса, сәхнә янына китермиләр, ерактан күреп булмый», – дип белдерде.

Концерт тәмамланганнан соң, гармунчылар колоннасы Бауман урамыннан Казан Кремленә таба юл алды. Парадны Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләде. Шуңа да аның артыннан иярүчеләр күп булды. Гомумән, бу бәйрәмгә бары тик аның җырларын гына тыңларга килгәннәр шактый иде. Ике кешенең берсенең телендә «Тямай» булды.

Биеп арыгач, Иске Татар бистәсенә дә сугылдык. Монда, гадәттәгечә, «Печән базары» уза. Икенче көне булуга карамастан, сатып алучылар күп. Монда барысы да милли һәм матур. Өстәвенә, биредә «Милли кием» фестивале дә уза икән. Теләге булган һәркем төрле халыкның милли киемен киеп, чыгыш ясый ала. Шунысы куанычлы, рәсми рәвештә милли киемнәрдән йөрергә һәм туган якның мәдәниятен һәм тарихын күрсәтергә мөмкинлек бар.

Римма Мортазина – әлеге чараның төп йолдызы булгандыр, мөгаен. Башкортстанның 81 яшьлек әлеге активисты заманында күрше республикада татар теле укыту өчен көрәшкән кешеләрнең берсе. Хәзер ул Казанда яши һәм: «30 ел буе шушы киемдә. Мин чын татармын һәм милли костюм аша татар булуымны күрсәтергә теләдем. Татарларның нинди матур киемнәре бар икәнен күрсеннәр, яшьләр көнләшеп карасыннар», – ди ул.

Казан блогеры Ләйлә Лерон да шундый фикердә. «Казанда яшәмәүче дусларым миннән: «Мондый чараны ничек оештырып була соң?» – дип сорый. Башка шәһәрләрдә дә матур бәйрәм көннәре була, әмма анда рухи күтәренкелек җитми сыман. Ә монда күңел ачасың. Күпләр «Милли кием»не бары тик татар халкына гына кагыла дип уйлый. Юк, теләсә кайсы милләтнең киемен киясең, башкасының тарихына чумасың – шунысы кызык та. Татарлар өчен генә түгел, башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы бәйрәм бу», – диде ул.

Римма Мортазина бәйрәмгә гел милли киемнән килә

Чыннан да, бәйрәмдә башка чит төбәкләрдән килгән кешеләр дә, бер авыз татарча белмәгәннәр дә шактый иде. Шуңа да «Казан сөлгесе» фестивале туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Өч сәгатькә сузылган концертта төрле телләрдә бик күп җырлар яңгырады, шулай ук күп милләтле республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте күрсәтелде. Алар арасында «Казан нуры» оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле, «Мирас» үрнәк балалар бию ансамбле, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең «Юлдаш»халык хореография коллективы да бар.

– Тамаша, ясалма бәйрәм дисәк тә, бу көнне зурлап бәйрәм итү кирәк. Бездә татарча мохит болай да юк диярлек, аны тудыру да кыен. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, тик фатирдан урамга атлауга – онытабыз. Ә менә мондый бәйрәм көн саен булып торса да, комачау итмәс иде. Бүген барысы да милли киемнән, күпләр милли әйберләр сатып алырга тырыша, күптән күрешмәгән дуслары белән күрешә, самавырдан чәй эчеп утыра – матур күренеш бит. Җырчыларның булуы да кирәк. Фирдүс Тямаев булсын ди. Аңа акча түләгәннәр, билгеле. Тик бер үк мәйданчыкта татары да, урысы да «Сайра, әйдә, сандугач»ны җырлый икән, концерт беткәч автобуста да шул җырны кабатлап кайта икән – димәк, татарның киләчәге өметле әле. Бер генә нәрсә күңелне ашый – ул да булса, 30нчы августның нинди көн икәнен белүче сирәк. Чираттагы ял көне, түрәләр оештырган бәйрәм яки җәйне озату көне дип кабул итмәсеннән иде, – дип бүлеште безнең белән журналист Чулпан Гарифуллина.

Миллилек бар, диләр. Киемнең бер төшенә булса да матур бизәк төшерелгән икән, бу – милли, дибез. Ә ул башта, уй-фикердә һәм гамәлләрдә дә булырга тиеш. Бу чарада милли йөз бик югалып бетмәгән үзе – гармун моңында, ак яулыклы әбиләрдә һәм матурлык өчен куелган самавырда булса да миллилекне табарга мөмкин.

НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТКӘННӘР?

Республика көне турында язма әзерләргә утыргач, бер хакыйкатькә төшендек: бу хакта язган материалларның эчтәлеге ел да кабатлана икән. Өченче елгы бәйрәм узган елгыны, узганы быелгысын кабатлый. Шуңа күрә шәһәр буенча ни кыланганнарын карап йөрмәдек, үткәннәргә кайтып, хатирәләрне яңартырга булдык. Берничә дистә ел элек бу бәйрәмне ничек билгеләп үткәннәр? Аның төп әһәмияте нидә булган? Даими укучыларыбыздан сораштык.

Айдар ХӘЛИМ (язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе): «ЯШЬ БУЫННЫ ЙОКЫСЫННАН УЯТЫРГА ВАКЫТ»

– Кызганычка каршы, быел бәйрәмгә чыга алмадым, тик телевизордан карадым. Көне буе түгел, әмма кирәклесенә күз төште.

– Хәзерге көндә бу бәйрәмнең милли йөзе бармы?

– Милли йөзе булырга тиеш дигән теләк бар, әмма җиренә җиткереп үтәүләре чамалырак. Гомумән, без Татарстанның мөстәкыйльлеген суга салдык. Республикабыз мөстәкыйль түгел, бу шартларда ул була да алмый, чөнки икътисады үз кулында түгел. Татарстаныбыз тыныч яши, милләтара мөнәсәбәтләр дә яхшы безнең, әмма татарны кимсетү исәбенә барырга тиеш түгел ул. Татар милләте дөньякүләм мәгънәгә, абруйга ия булган зур, сабыр, чыдам, батыр, эшчән, моңлы милләтнең берсе. Ул мөстәкыйльлекнең дә шундый сыйфатларына ия булырга тиеш. Бу минем өчен бик зур кайгы. Моны беркем дә кимсетү итеп кабул итәргә тиеш түгел. Һәр милләтнең бәхет турында хыялланырга хакы бар, моны беркем дә тыя алмый.

– Без – яшь буын кешеләре, яңа гына үткәрелгән бәйрәмнәрне истә тотабыз, әмма үткәнгә кайтып, олылардан: «Сезнең заманда бу көнне ничек билгеләп үтәләр иде?» – дип сорасак, кызыклы вакыйгалар турында сөйләп бирерләр. Сез ул чакларны хәтерлисезме?

– 10 ел элек бу бәйрәмнең әһәмияте зуррак иде. Бәйрәм кызыклы да, шул ук вакытта истә дә кала торган иде. Кешенең күңелен ача торган сәхифәләр күбрәк була торган иде. Әле дә очрап куя, әмма тулаем без теләгәнчә ачыла алмый.

– Ничек соң ул «без теләгәнчә»?

– Менә без бит инде Русия өчен һәр сугышта катнашкан, канын койган горур халыкларның берсе. Элек безнең кайгылы булмаган, үзеннән-үзе аңлашылган хокуклар бар иде. Әйтик, милләтнең үз телендә белем алырга хокукы. Аны әрләшмичә, талашмыйча да табигый рәвештә укыдык. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да. Бу шулкадәр зур гаделсезлек. Татар милләте моның өчен бик нык кимсенә. Мин моңа үземнең каршылыгымны белдерәм. Бу очракта В.Путин үзен татар милләтенең кадерен белмәгән патша итеп күрсәтте. Мин моның өчен бик үкенәм, шуңа күрә туган телдә уку – милләтнең иң беренче хокукларының берсе. Менә шушы хәлнең булуы, законсызлыкка куып кертелүебез, күңелле һәм кызык вакыйгаларны каплый. Менә бик матур сүз әйттегез, яшь буын, дидегез. Менә шул яшь буынны йокысыннан уятасы иде...

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ: «ТАТАРНЫҢ АВЫРТКАН ҖИРЕНӘ КАГЫЛЫРГА КУРЫКМАСЫННАР»

– Телевизордан карадым, быелгы бәйрәм ошады. Узган ел бөтен җирдә «шәһәр көне»н билгеләп үтсәләр, быел Республика көнен үткәрделәр. 30нчы августның Татарстан суверенитеты көне икәнен бөтен Татарстан халкы белсә, тагын да яхшы булыр иде дә бит. Дөрес, элек бәйрәмнең әһәмияте зуррак иде. Без дуслар белән җыелып үзәккә бара идек. Ирек мәйданыннан тезелешеп халык Казан Кирмәненә агылыр иде, милли көй, күңелле уеннар тынмас иде. Быел да бераз үткәннәрне хәтерләп куйдым әле үзе. Камал театры янында узган «Уйнагыз, гармуннар» фестивале азга булса да, бу вакытларга кире кайтарды. Элегрәк, мөһим вакыйгаларга урын бирелә иде. Милләтебез һәм республикабыз өчен мөһим булган вакыйгаларга 30нчы августта тукталып үтәләр иде. Ни кызганыч, быел да татарның иң авырткан урыны – теленә карата берни әйтелмәде. Шунысы күңелне күтәрә – безнең татар халкы онытмый. Миңа Петербургтан, Чаллыдан, Төмәннән шалтыраттылар, сораштылар. Бу – тарихка кереп калган көн. Бәйсезлек әле булмаса да, булачак!

Илгизәр АКЪЕГЕТ: «БЕЗ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕККӘ ҮЗЕБЕЗ ИРЕШКӘН ИДЕ»

– Дөресен генә әйткәндә, бәйрәмнең йөзе бар, тик милли төсмере юк инде ул хәзер. Мин – милләтче, тик бәйрәмдә милләт баласы өчен берни юк. Бәйрәм дигән сүзе генә бар. Аның исеме дә дөрес түгел, үзгәртелгән. Шәһәр көнен билгеләп үтәләр бит хәзер. Элегрәк безнең күңелдә яхшы киләчәккә өмет яши иде. Без аны үзебез яулап алдык. Көн-төн дип тормадык, Ирек мәйданына йөрдек, милләт өчен кулыбыздан килгәнен эшләдек. Анда Чаллыдан, башка ерак шәһәрләрдән килгәннәргә ашарга алып килә идек. Өмет белән яшәдек, һәр уңышка сөендек, ләкин безне саттылар. Шул гүзәл чакларны кайтару өмете әле дә яши, чөнки киләчәктә бу система барыбер таралачак дип ышанам. Менә безнең халык «Русиянең ирек һәм гаделлек партиясе» турында белми. Элеккеге партияләр отачаклар инде, чөнки бөтен дәүләт оешмалары шуларны яклый. Татар милләтен, бөтен халыкның ана телләрен якларга кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии